Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Палаткалы җәй: Мәчкәрә авылында балалар өчен онытылмаслык ял оештырылган

Мәктәп бакчасында тезелеп киткән 30 палаткада бүген 77 бала ял итә.

Соңгы елларда мәктәпләр каршысында оешып эшләүче палаткалы лагерьлар аеруча популярлык казана. 
Табигать кочагында узган мондый ял балаларны актив тормыш рәвешенә җәлеп итә, дуслыкны ныгыта, туристик күнекмәләр бирә. Мәчкәрә мәктәбе каршында эшләп килүче “Жемчужина” палаткалы лагеренда да балалар өчен нәкъ менә шундый эчтәлекле һәм мавыктыргыч ял оештырылган.

Мәктәп бакчасында тезелеп киткән 30 палаткада бүген 77 бала ял итә. Лагерьда күңелле һәм файдалы ял өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәктәп директоры Илназ Миннемуллин сүзләренә караганда, лагерь үз эшчәнлеген 1 июльдә башлап җибәргән.

– Беренче смена спорт темасына багышланган иде, анда 80нән артык малай һәм кыз ял итте. Хәзерге вакытта туризм юнәлешендәге икенче смена бара. Балалар арасында Кукмарадан һәм район авылларыннан килүчеләр дә, Казаннан кайтучылар да бар. Өченче смена исә патриотик рухта узачак, – диде ул.

Лагерьда балалар белән җиде әйдаман эшли. Алар һәр көнне кызыклы чаралар үткәреп, ялны мөмкин кадәр мавыктыргыч һәм файдалы итәргә тырыша. Ә диджей (аккомпаниатор) вазыйфасын Саба районы егете Инсаф Гыйләҗетдинов башкара.

– Мин балаларны бик яратам, шуңа күрә биредә эшләргә тәкъдим иткәч, шатланып ризалаштым. Узган ел да җәйнең күп өлешен балалар белән лагерьда үткәрдем. Көн гимнастикадан башлана, аннан соң иртәнге ашка җыелабыз. Төшке ашка кадәр лагерь территориясендә төрле чаралар үткәрәбез. Көннең икенче яртысында экскурсияләргә йөрибез, спорт мәйданчыгында ярышлар оештырабыз, урманга сәяхәткә чыгабыз. Ә кичләрен концертлар, җыр-бию программалары, күңел ачу чаралары һәм дискотекалар уза, – дип сөйләде ул.

Инсаф Гыйләҗетдинов Арча педагогика көллиятенең музыка бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. Киләчәктә Мәчкәрә мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшләргә ниятли. Мондый талантлы яшьләрнең авылларга тартылуы аеруча сөенечле.

Рәсүл Зәкиев, Казан:

 – Кукмара районында беренче тапкыр гына ял итүем түгел. Узган ел Олыязда оештырылган лагерьда булдым. Анда ял бик ошагач, быел да кайтырга уйладым. Монда бик күңелле: күптөрле чаралар үткәрелә, сагынырга да, күңелсезләнергә дә вакыт юк. Хәтта өченче сменага да калырга телим, чөнки яңа дусларымнан аерыласым килми. Мин инде бер еллап рэп язу белән шөгыльләнәм. Яраткан лагерем турында да рэп иҗат иттем. 

Зәринә Шәмсетдинова, Балыклы:

 – Узган ел Олыяздагы палаткалы лагерьда ял иткән идем, быел менә Мәчкәрәгә килдем. Биредә дусларым күп, аралашабыз, вакытны бик күңелле үткәрәбез. Биергә дә, җырларга да, төрле чараларда катнашырга да яратабыз. Палаткада яшәү дә уңайлы, урын җитәрлек. Дуслар белән өченче сменага да калырга телибез.


Динә Сәгъдиева, Кукмара:

– Палаткалы лагерьда беренче тапкыр ял итәм. Аның турында миңа дус кызым сөйләде. Җәйге каникулларны гел телефонда үткәрмәс өчен, бирегә килергә булдым. Монда барысы да бик ошый. Кәефләр күтәренке, хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Көн саен күңел ачабыз, яңалыклар белән танышабыз. Күп яңа дуслар таптым. Аларның барысы да якты йөзле һәм ярдәмчел. Әйдаманнарыбыз да һәрчак янәшәдә, ярдәм итәргә әзер. Палаткада яшәү минем өчен яңа тәҗрибә булды һәм ул бик ошый. Ашау да бик яхшы: көненә биш тапкыр тәмле ризыклар, шулай ук җиләк-җимешләр, сок­лар һәм төрле тәм-томнар бирәләр.

Әдилә Галимҗанова, Зур Кукмара:

– Лагерь турында миңа әнием әйтте һәм без бирегә бергәләп килеп карадык. Монда бик ошады, бу ялны сайлавыма бер дә үкенмим. Иртән сәгать 7.30да торабыз, ә кичке сәгать 22.00гә кадәр вакытыбызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәбез. Көн саен диярлек экскурсияләргә йөрибез, төрле чараларда катнашабыз. Өченче сменага да калырга уйлыйм, киләсе елга да монда килергә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев