Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Каенсар авылыннан Наилә Мостафина: Яныма бер кешене китертмәдем, чөнки авырган чакта кеше күрәсе килми ул

37 яшендә аның тормышы 180, юк, 360 градуска борыла. Ике ел буена бер тапкыр да урыныннан тормыйча, дәваханә караватында ятарга мәҗбүр була ул.

Каенсар авылында тормыш иптәше Наил абый белән гомер итүче Наилә апага 66 яшь. 37 яшендә аның тормышы 180, юк, 360 градуска борыла. Ике ел буена бер тапкыр да урыныннан тормыйча, дәваханә караватында ятарга мәҗбүр була ул. Шушы вакыт аралыгында Наил абыйның тугрылыгы, туганнарының никадәр якын булулары, күршесе Альфираның кешелеклелеге сынала да инде. 

Әйе, әйе, ялгыш укымадыгыз, Наилә апа Мостафина, беркетеп куелгандай, ике ел буе караватта ята. Дөрес, ян-якка борылырга, аз гына башын күтәреп, мендәргә сөялергә ярый үзенә. Әмма торып йөрү дигәне табиблар тарафыннан катгый тыела. 

Наилә Мостафина: «1993 елда Кукмара мех фабрикасында эшләгән чагым. Тимер юлда товар поезды туктап тора иде, эшкә ашыгам бит, ә аның аркылы чыгарга кирәк. Вагон баскычыннан төшим, дигәндә генә, поезд кузгалды. Баскычтан сикердем һәм күкрәк өлешендә нидер чәнчеп алды, бер тын сулый да алмыйча басып тордым әле. Эшләп йөрим, әмма хәлем китә башлады, ябыгам, вакыт-вакыт я бер җирем чәнчи, я башкасы. Авыруымны табиблар таба алмыйлар, дәваханәдә ятып чыгам да яңадан уңайланып алам. Бер хатын-кыз табибәсе бала алып кайтырга кирәк сиңа, диде. Ә минем бу вакытта 10 яшьлек улым Марс бар иде инде, беренче никахым уңышлы булмады, аерылып кайттым. Кая инде миңа яңадан кияүгә чыгу, мин кемгә кирәк соң дип көлгән идем шул чакта. Язмыштыр инде... Булачак тормыш юлдашым Наил Билалов Аш-Буҗидан авылыбызга әбисе янына килеп йөри иде. Кечкенәдән беләм үзен, акыллы кеше, бер аягы аксаграк булганлыктан жәллим дә, берәрсе белән гаилә корса яхшы булыр иде дип уйлыйм. Авылдашлар белән җиләккә барганда, берсендә Наил дә бар иде. Шушы көннән соң үзара тагын да җылырак сөйләшә башладык. Марс янына күчтәнәчләр алып килә, аны якын итә, минем дә күңел Наилгә тартылган кебек».

Шулай итеп, 36 яшендә Наилә апа Аш-Буҗига килен булып китә. Берәр елдан балага уза. Ә анда олы яшьтәге бабай, йөри алмый торган бер апа да бар. Өйдәге сыерны савып, өлкәннәрне тәрбияләп, суган, кәбестә басуына эшкә йөри яшь килен. Наил дә, минем аягым зәгыйфь дип, өйдә утырмый. Кечкенә вакытта иптәш малае аның аягына типкәнлектән, тугыз операция кичерә, техникумда укып чыга. 

Наилә Мостафина: «Инсаф дөньяга туганда ук йөзен чытып туды. Хәзер дә үз сүзен өздереп әйтә, инглиз телен су кебек эчә, рус, татар телендә камил сөйләшә. Күп сөйләшми торган, басынкы Марс белән икесе ике төрле холыклы алар. Наилнең дә үз улына караганда Марс белән сүзләре күбрәк килешә. Инсафны тудыруга берәр ай вакыт узгач, кул-аякларым артка китә башлады. Үземчә, бала карап талчыгамдыр дип уйлыйм бит әле. Дәваханәгә кереп яткан идем, бер укол кадауга терелдем. Менә бит, авыруым шушы бер уколдан торган икән дип сөендем дә әле». 

Бу вакытта Наилә апага хуҗалык эшендә булышырга, олы кешене мунчада юындырырга дип, Каенсарда яшәүче сеңлесе Наҗия апа атна саен дүрт һәм алты яшьлек балалары белән килә. Ә беркөнне мунчадан чыгуга Наиләсенең күзләре артка таба китә башлый. Тиз арада аны район дәваханәсенә озаталар. Ә үзе Инсафка җылымса суга аз гына сыер сөте болгатып бирә дә, алып калырга теләүче табылмагач, сабыйны үзе белән Каенсарга алып китә. Урын булмаганлыктан, авыруны кардиология бүлегенә салалар.

Наилә Мостафина: «Табибә Рәфидә Йосыпова, авылдашым шәфкать туташы Резеда Шакировалар каршы алды, аларга ихтирамымны белдерәм. Тикшерә башладылар, рентгенга төшергәч, кара тап барлыгы күренгән. Казан юлында Каменкадагы туберкулез дәваханәсе турысыннан үткәндә гел Алла сакласын дип куркып, читкә карап уза идем. Нәкъ менә шунда үземә кереп ятарга туры килде. Теге вакытта вагон баскычыннан сикереп төшү нәтиҗәсендә сөяк чатнап, миндә сөяк туберкулезы башланып, умыртка сөягенең ике ягы өзелергә җиткән булган икән. ...Дәваханә коридорының аргы башыннан зур гәүдәле бер ир-ат килә. Шул вакытта ак халатлы коткаручым шушы икән, дигән уй күңелгә килде, җылынып киткәндәй тоелдым. Чынлап та, шулай булып чыкты ул. Рентген рәсемен карагач, сезгә операция кирәк, диде. Үләм икән мин, дидем аның бу сүзенә каршы. Ике ай дәвамында караватка кадаклап куйган кебек ятарга туры киләчәк, диде. Ике аем ике елга сузылды. Ул юри аны шулай киметеп әйткән булып чыкты».

Берничә айлык Инсаф әнисен онытып бетермәсен дип, Наилә апа Кукмарада чакта Наҗия апа, сабыйны юрганга төреп, Каенсардан электр поездына утырып, көнгә бер тапкыр дәваханәгә килә торган була. Ә бервакыт аны күршедәге күп бала әнисе Альфира Нигъмәтҗанова туктата. «Буранда интегеп, баланы тилмертеп йөртмә, кызыма җиде ай бит инде, тамагы туя. Инсафны үзем имезеп карыйммы соң әллә?!» — ди булачак сөт анасы. Шулай итеп, ничә айлар дәвамында Инсаф рәхәтләнеп сөткә туена. Үсеп җиткәч, яхшылыгы өчен авылдашына яулык бүләк итә. 

Наилә Мостафина: «Ул вакытта миндә Инсаф, Марсны уйлау юк иде, алар өчен борчылмыйм да. Чөнки үз хәлем — хәл. Наҗияләргә шул вакытта эшләгән яхшылыклары өчен әле дә рәхмәтләр укыйм. Ике ел буена ых та итми Инсафны үстерде бит ул. Харис абыйның кызы Гөлнар да балаларны карашырга гел булышты. Ә яныма бер кешене китертмәдем, чөнки авырган чакта кеше күрәсе килми ул, үземнән чыгып, шуңа мин хәзер дә авыручының хәлен белергә йөрмим. Сәламәт чакта гына матур итеп сөйләшеп утырырга кирәк дип уйлыйм. Бер ай дәвамында Каменкада янымнан Наил китмәде. Торырга ярамаганлыктан, матрасны, караватны тишеп куйдылар да, йомышларны шунда аска гына башкардым. Аннан соң атнага бер Наилне генә көтеп ала идем. Әле бит авылда авыру апасы да бар! Түшәмгә карап, җиде ай дәвалап, операциягә әзерләгәннәрен, ягъни, минем аңлавымча, сөяк янындагы үлекнең ташка әйләнүен көттем. Мәскәүдән бер профессор килде, мине кабул иткән, мине дәвалаучы табиб белән икесе бергә операция ясадылар: кабыргадан сөяк алып, умыртканы тоташтырдылар. Ул чактагы 1 миллион сум акчаны аннары түләү шарты белән кешедән алып тордык. “Үләм, дидең, исән калдың бит. Ике ел ятасың дип әйткән булсам, түзми идең. Тагын аз гына йөрсәң, операциядән соң да коляскада утырырга кала идең”, — диде соңыннан бу игелекле табибым».
Әйе, операция ясалганнан соң 1 ел да 3 ай шушы дәваханәдә була Наилә апа. Түшәмгә карап, шакмак санап ятудан тыш, тагын үзенә бер шөгыль таба. Табиблар рөхсәте белән, мендәргә генә сөялгән килеш Фагыйлә апасы җегерләп җибәргән мамыктан шәл, йоннан оекбаш бәйли.

Наилә Мостафина: «Наил берничә тапкыр Инсафны алып килде. Ул — мине, мин аны танымыйм. Аягыма басып, култык таяклары белән авылга кайткач, Инсаф Наҗияләргә барам дип елый, мин елыйм, Наҗия елый. Сеңлем аптыраганнан, әйдә, миңа гына бирәсезме әллә дип тә карады. Улым үсә, миңа гына исе китми, Наҗия апа да, Наҗия апа, ди. Беркөнне: “Андый-мондый хәл була калса, мин сине түгел, Наҗия апаны жәлләячәкмен”, — дип тә әйтте. Үсмер организмының күчеш чорындагы тирән кичерешләре вакытында мин аңа көчемнән килгәнчә ярдәм иттем. Шул вакытта миңа беренче тапкыр син әйбәт әни, диде. Бүгенге көндә ул чит илдә яши, гел шалтыратып тора.

Ә Наил бик кешелекле, хәлемне аңлый торган, ярдәмчел кеше булып чыкты. Дуслары да аны хөрмәт итә. Дөрес, тарткалашмыйча яшәп булмый, утыз ел эчендә пыр туздырып ачуланып аткан чакларым да бар, әмма бер тәмәкесен тартып керә дә, яңадан сөйләшә башлыйбыз. Безне үз өенә сыендырган Фагыйлә апабызны да сагынып, рәхмәт сүзләре белән еш искә алабыз. Марс улым Шәмәрдәндә гомер итә. Киленем Сәридә белән дә килешәбез, әйбәт усал ул, үз кызым шикелле. Үземнең күргәннәремнән чыгып, шуны әйтәсем килә: тормышта болай да кыерсытылганнарның рәнҗешен алмыйк. Кайчагында юк кына нәрсә өчен дә туганнар арасында ишекләр ябыла. Ябылмасын иде ул ишекләр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев