Оштырма-Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеев үзара салым акчасына быел нәрсәләр эшләнелгәне турында сөйләде
Станислав Тимофеевның Оштырма-Юмья авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгәненә сентябрь аенда ике ел булган.
Юлда барганда Станислав белән кыскача гына кайбер саннарга тукталдык. 1318 кеше яшәүче, 384 хуҗалыклы җирлеккә барлыгы җиде авыл керә. Килешәсездер, аз түгел. Әле аларның кайберләре үзәктән читтә — урман эчендә үк урнашканын да исәпкә алсак, яшәүчеләр саны чагыштырмача аз булса да, идарә иткәндә җирлек башлыгына күптөрле сорауларны хәл итәргә туры килә.
Быел Вильмон авылында үзара салымны 500әр сумнан, Оштырма-Юмьяда — 700, Иске Юмья, Югары Юмья, Сәрдәүч, Филипповка, Яңа Комар авылларында 1000әр сумнан җыярга килешкәннәр. 80 яшьтән узган өлкәннәр, беренче төркем инвалидлар, студентлар, армия хезмәтендәгеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзара салымнан азат ителгән. Үзара салым 90 процент, барлыгы 700 мең 900 сум җыелган, һәм ул дәүләттән 3 миллион 504 мең 500 сум булып кире кайткан.
Иң беренче итеп Яңа Комар авылына кереп чыктык. «Җирлегебездә шундый тырыш, булган халык яши, күбесе — удмуртлар», — дип таныштыра Станислав. Урман кочагында яшәүче авыл халкы быел үзара салым акчасын 100 процентка үтәп тапшырган. Һәм ике ел рәттән ул сумма таш җәю өчен тотылган. Яшьләр урамында ике генә хуҗалык яши икән, һәм моңа кадәр бу урамга язгы-көзге пычракларда керү юлы бөтенләй булмаган. Шунысына рәхәт итеп гаҗәпләндем: авыл халкы җыен барышында җыелган сумманы беркая да тотмыйча, нәкъ менә шушы урамга баручы юлны таш белән күтәртергә, дигән фикергә килгән. Хәзерге заманда башкаларга да яхшы булсын әле дип яшәүчеләр булу — матур фал. Быелга 220 метр арага таш түшәлгән. Эш 314 мең сумга төшкән: 213 мең сумга таш сатып алынса, эшләгән оешмага 101 мең сум түләнелгән. Киләсе елга бу юлның калган өлешен тәмамларга планлаштыралар.
Ә Сәрдәүч төп юлдан бер чакрым ераклыкта урнашкан. Авылдагы ун хуҗалык тәрәзәсендә ел әйләнәсендә ут янса, җәйгә тагын дүрт-биш өйгә кайтып торучылар бар икән.
— Озакламый биредә зур эш — өйләргә газ кертү башланачак, документлар Мәскәүгә китте, — ди Станислав Тимофеев. — Район башлыгы Сергей Димитриев проект эшләре тиешле оешмаларны үтте, барысын да карадылар, тәртип дип әйтте. Быел, мөгаен, Оштырма-Юмьядан газ торбалары сузу эшенә тотынырлар дип көтәбез. Барлыгы 15 хуҗалык өчен газ кертергә документлар әзерләгән идек. Авылдагы һәр йорт үз хисапларына ишегалларында кое казыттылар. Җыенда суүткәргеч турында сүз булса да, авыл халкы түзәрлек бит әле, үзара салым акчаларын юл ремонтына тотарга иде дип сорады. Бу эшләр өчен 90 тонна таш сатып алынды. Ул 40 метр арага таш юл салу өчен һәм 40 метр юлга түшәү өчен кулланылды. Эш барлыгы 133 мең сумга чыкты. Әлеге авылның узган елдан калган 84 мең сум акчасы бар. Аңа 50 тонна таш сатып алырга планлаштырабыз.
Берничә генә хуҗалык булган, урман эчендәге Филипповкада да суүткәргеч юк, халкы коедан су ала. Әмма газ кергән. Быел үзара салым акчасына 100 тонна таш сатып алынган, тагын 100 тонна таш алып куясылары бар.
«Вильмон, Сәрдәүч, Филипповка ташландык авыллар исемлегенә кермиме соң?» — дип кызыксынам җитәкчедән. «Юк, алай дип әйтмәс идем, — ди Станислав Валерьевич. — Берсе дә ташландык түгел, йортларны төзекләндерәләр. Оштырма-Юмья һәм Иске Юмья авылларында әнә җир участокларына сорау зур. Быел җирлектә аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финансланучы программа буенча 6 кеше йорт алырга теләк белдергән иде, киләсе елга шулардан 4 участокка җир әзерләнде».
Әлбәттә, халкы аз булган авылда үзара салым акчасы да зур суммада җыелмый. Вильмонда 11 кешедән 5500 сум акча тупланган. Ул, дәүләт тарафыннан дүрт тапкырга артып, кире кайтарылган. Шуның 10 мең сумы кышкы юлны карап тору өчен тотылса, 17500 сумына янгын сүндерү өчен кое ясаганнар. "Быелга бу авылга 3 кубометр су сыешлы кисмәккә акча калмады, мөгаен, янгын "рукава"лары гына алырбыз«, — ди Станислав. Шулай, ул җитәкче итеп билгеләнгәнче, Вильмонда башланган газ кертү эшләрен дә төгәлләп куйганнар.
Югары Юмьяда авыл халкы риза булса, Майская һәм Тау асты урамнарын тоташтыручы күперне яңарту — җирлек башлыгының зур хыялы. Бу авылда шулай ук янгын сүндерү гидранты урнаштырганнар, урамның бер өлешенә — 150 метр арага таш салганнар, су скважинасы өчен насос сатып алганнар, датчикларын алыштырганнар.
Ә менә җирлекнең үзәге булган Иске Юмьяда су проблемасы иң беренче урында тора икән. Чөнки җәйләрен биредә башнядагы су җитми. Узган ел үзара салым акчасына 1 миллион 500 мең сумга проект һәм экспертиза ясатканнар. «Акча күп китсә дә, инде барлык тиешле документ та бар, — ди Станислав.
— Хәзер „Чиста су“ программасында катнашып, Иске Юмья белән Югары Юмья арасына су башнясы куярга хыялланабыз. Шулай ук авылдагы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы тузган хәлдә. Киләсе елга биредә күпфункцияле үзәк төзелә башлар дип көтелә. Тиешле документлары инде әзер, дияргә була. Бу авылда шулай ук өч чишмә төзекләндерелде. Үзара салым акчасына Иске Юмьяның зиратына бара торган юлны да ясадык. Зират кырыена бер будка салып куйдык. Бу авылда барлыгы 500 метр арада таш түшәлде. Юллар өчен таш сатып алуны биржа аша куюыбыз файдага булды. Башлангыч бәясендә ташның бер тоннасы 1 мең сум тора иде. „Торг“ вакытында ул 930 сумга төште, экономияләнгән акчага тагын таш алдык».
Авыл җирлеге карамагында дүрт су башнясы бар. Быел үзара салым акчасына Оштырма-Юмьядагы ел саен кыш көне суы катып интектерүче 10,5 метр биеклектәге бер башня җылытылган, янына горизонталь бораулап, кое ясалган. Аның гомуми эше 260 мең сумга төшкән. Авылда бер янгын гидранты ясаганнар. Киләсе елга авылдагы клубта капиталь ремонт эшләре башлану да җиңнәрне тагын катырак сызганып эшләүне сорар.
Авылларда йөргәндә шуңа игътибар иттем. Җирлек башлыгы күбрәк халыкка яшәү өчен уңайлы булган, моңа кадәр читтәрәк калган сорауларны күз алдында тота икән. Әйтик, Оштырма-Юмьяда авыл читендәге ялгыз өйдә кызы белән ветеран укытучы яши. Шул өйгә баручы юл кырыендагы баганаларга 200 метр чыбык сузып, урамга өч лампочка урнаштырганнар. Оштырма-Юмьяда, халыкка йөрү өчен уңайлы булсын дип, үзәнлеккә юл салынган, ике урамны тоташтыручы тыкрыкка таш түшәлгән. Җирлектә, гомумән, авыл урамнарын яктырту өчен быел яктырткычлар күп сатып алынган.
Станислав Тимофеев — ике югары белем алган җитәкче. Математика укытучысы белеме аңа барысын да төгәл исәпләргә, анализларга, ә юридик белеме 12 ел Казандагы хокук саклау органында эшләгән лейтенантка халык белән аралашырга ярдәм итә.
«Хезмәтегездә иң авыры нәрсә?» — дип кызыксынам җитәкчедән. «Юк, барысына да ияләнәсең икән ул. Һәр авылның үз проблемалары. Проблемалар, дөресрәге, сораулар, максатлар булсын ул. Халык үтенече алга таба эшләргә стимул булып тора».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев