Өркеш авылындагы “Нур” мәчетендә дини белем-тәрбиягә зур урын бирелә
Мәчет яшь буынга дини белем, тәрбия бирүгә, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирә, бу аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Без килгәндә дә мәчет балаларның шат авазларына күмелгән иде
Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булу – “Нур” мәчете ачылу турында газетада язып чыккан идек инде. Хәзер ул үзенең эшчәнлеген коммерцияле булмаган автономияле оешма сыйфатында алып бара. Өч елдан соң без кабат әлеге мәһабәт дин йорты янында, аның күккә ашкан манарасына карап хозурланабыз. Безне Казандагы “Гадел” мәчетенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе Фәниябикә абыстай белән аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган баш табибы, күп еллар Каменкадагы дәваханәне җитәкләгән, бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы булып торучы Габдерәшит хәзрәт Җәләлиевлар каршы ала. Әлеге гаиләнең гап-гади, кечкенә генә бер татар авылы өчен дини белем бирү юнәлешендә башкарган игелекле эшләре санап бетергесез.
- Мин тумышым белән Өркештән, ә Рәшит Биектау районының Дөбъяз авылыннан. Иптәшем хәрби кеше булганлыктан, безгә бик күп шәһәрләрдә яшәргә һәм эшләргә туры килде. 1992 елда Казанга кайтып төпләндек. Һөнәрем буенча табибә бит мин, шуның өчен укытучылык эшенә алынырмын дип тә уйламаган идем. Алллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән мәдрәсәдә мөгаллимлек итә башладым, - ди Фәния абыстай.
Тарихи чыганаклар буенча, Өркеш авылы тирәсендәге җирләргә өч татар гаиләсе килеп урнаша. Алар мәҗүсилек динен тоткан халыкка ислам кыйммәтләрен тарата. XIX гасыр ахырында исә авылда мәчет салына. Зур мәчет 50нче елларга кадәр саклана да алга таба эшчәнлеген туктата.
- Моңа, әлбәттә, без бик борчыла идек, - дип сүзен дәвам итте Фәния ханым. - Шунлыктан, туганнар белән җыелып сөйләштек, киңәшләштек тә, төп йортны Хәбибрахман бабайның нигезенә күчереп салырга булдык. 2001 елда биредә “Фәниябикә” мәдрәсәсе эшләп китте, авылда кабат азан тавышы яңгырады. Алга таба инде гаиләбез: мин, ирем, сеңлем Әлфия һәм мәхәллә халкы ярдәме белән яңа мәчет салу эшенә керештек. 2016 елның августында иң зур хыялларыбызның берсе – “Нур” мәчете үзенең ишекләрен ачты.
Җәләлиевлар сүзенә караганда, Аллаһ йортының бер генә көн дә бикле, кешесез булганы юк икән.
- Төп яшәү урыныбыз Казанда булуга карамастан, кышын да атна саен авылга кайтабыз, мәчеттә укулар оештырабыз. Авыл халкы җомга намазларын калдырмый, 15-20ләп кеше җыела. Бәйрәм көннәрендә исә кайткан кунаклар да кереп намаз укый. Халыкның дингә тартылуы безнең өчен бары тик сөенеч кенә, - ди мәчетнең имамы Рәшит хәзрәт. – Мәчетнең икенче катында конференц-зал урнашкан. Анда еш кына Казаннан кайткан мөгаллимнәр белән очрашулар уза, вәгазьләр тыңлана. Мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече Мөхлисә Бубый, күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган чаралар да бик файдалы үтте.
Мәчет яшь буынга дини белем, тәрбия бирүгә, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирә, бу аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Без килгәндә дә мәчет балаларның шат авазларына күмелгән иде. Кызлар - бер бүлмәдә, малайлар икенче якта әдәп-әхлак, ислам дине нигезләрен үзләштерү белән мәшгуль. “Каникул бит, мондый яңгырлы көндә рәхәтләнеп йокламыйча, иртән иртүк килеп җиттегезме?” - дим балаларга.
- Монда шундый рәхәт. Укытучылар бик яхшы. Без ике тапкыр ашыйбыз, сәяхәтләргә чыгабыз, уйныйбыз, дәресләрдә догалар, намаз укырга өйрәнәбез, - ди алар, күмәкләшеп.
- Шулай ук оныкларына, балаларына тел һәм динне өйрәтү өчен Мәскәү һәм Казаннан да туганнарыбыз, танышлар кайта. Сеңлем Әлфиянең кызы Америкада яши. Ул да балалары белән биредә. Барыбыз бергә 40лап кешегә җыелабыз, - ди Фәния абыстай. - Без уку-укытуны Диния нәзарәте программасы буенча алып барабыз. Бирегә килгән балалар намазга басалар, Коръән аятьләре, догалар өйрәнәләр. Балалар белән төрле походлар, дини-мәдәни чаралар оештыру да эзсез калмый, билгеле. Әйтик, кояшлы матур көннәрнең берсендә авыл буйлап сәяхәт итеп кайттык. Мин аларга иске мәчетнең, мәктәпнең кайда булуы турында сөйләдем, чишмәләр, авыл тарихына тукталдым. Шулай ук зиратка кереп, әрвахлар рухына дога кылып чыктык. Урманнарга экскурсияләргә бару да тәрбияви нигездә оештырыла. Балаларның гаурәтләрен каплап, яулыктан йөрүләре өлкәннәргә үрнәк тә булып тора.
Кыз балалар Фәния абыстай һәм Әлфия ханым белән шөгыльләнсә, ир балаларга дини тәгълиматны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Камил хәзрәт Мостафин бирә.
- Балалар белән эшләүне авыр дип күзаллый идем, алай түгел икән. Малайларның барысы да тыңлаучан. Һәр дәресне яхшылап үзләштерәләр. Алар белән бергә белемем тагын да ныгый, - ди ул.
Инде 20 елдан артык биредә мөселман балалар Сабан туе уза. Элегрәк ул өркешлеләр белән генә үтсә, бәйрәмгә хәзер күрше-тирә авыллардан малай-кызлар һәм имамнар да кушыла икән. Сабантуйда Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтүдән тыш, футбол ярышы, өлкәннәр, балалар арасында милли көрәш һәм башка спорт уеннары да оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев