Олыязда республикакүләм «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция үткәрелде
Әлеге чарада Казан кунаклары, якташларыбыз - татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, язучы, шагыйрә Рифә Рахман һәм республика Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксановаларның катнашуы аны тагын да мәртәбәлерәк итте.
Олыязда туып-үссәм дә, мәктәбендә укырга насыйп булмады. Ниһаять, ничә еллардан соң әлеге мәктәп ишеген дә ачып керергә мөмкинлек туды: биредә республикакүләм «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция үткәрелде.
Әлеге чарада Казан кунаклары, якташларыбыз - татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, язучы, шагыйрә Рифә Рахман һәм республика Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксановаларның катнашуы аны тагын да мәртәбәлерәк итте дип саныйм. Чөнки үз фәнни эшеңә карата остазлардан үтемле киңәшләр алу еш була торган очрак түгел бит.
Кунаклар мәктәп фоейсына куелган күргәзмә белән танышкан арада, алдындагы кәгазенә күз ташлый-ташлый, үз чыгышына әзерләнгән бер кыз үзенә җәлеп итте. Саба районының Юлбат төп мәктәбеннән килгән Флүзә Хәмитова икән ул. «Каушамыйм, әмма тагын бер кат кабатлап чыгу комачау итми», - диде ул, җавап итеп.
Флүзә конференциядә «Мирас» юнәлешендә үз эшен күрсәтте. Бу секция эшендә укучыларның, музей һәм җирле материалларга нигезләнеп, туган як тарихын, күренекле шәхесләр тормышын чагылдырган фәнни-эзләнү эшләре каралды. 6 сыйныф укучысы гына булса да, Флүзә чыгыш ясый башлауга ук үзенә җәлеп итте. Беренчедән, аңлаешлы, матур итеп сөйли, үз-үзен иркен тота, икенчедән, ул үз авылларында яшәүче безнең якташыбыз турында да әйтеп үтте.
«Җир улы. Авылыбызда олы хөрмәткә лаек булган, республиканың атказанган агрономы Әхтәмов Габделмәннаф Габсәләм улы турында, яратып, шулай диләр. Ул чыгышы белән Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан. Габделмәннаф абый - авылыбызның бүгенге көндә матур, төзек булуына зур өлеш керткән кеше. Озак еллар рәис булып эшләгән. Ул чорларда, 1973-1986 елларда, авылда бик күп төзелешләр барган: сигезьеллык мәктәп, яңа машина-трактор паркы ачылган, өр-яңа мәдәният йорты төзелгән, ике урам арасына зур күпер салынган һәм башка объектлар. Ул елларда колхозыбыз районда, республикада игенчелек һәм бәрәңге үстерү буенча алдынгы урыннарда бара. Бүгенге көндә Габделмәннаф абый лаеклы ялда. Үз йорты тирәсенә искиткеч матур бакча үстерә. Ул - күңеле белән дә кешелекле, ярдәмчел кеше. Шуңа күрә аны олысы, кечесе хөрмәт итә. Авылда күпләр аннан киңәш сорап килә», - дип сөйләде ул.
Флүзә шулай ук тагын бер кызыклы факт китерде. Юлбат белән янәшәдәге Туктар авылында Муса Җәлилне дәвалаган Хәят исемле бер апа яшәгән. Ул сугыш вакытында шәфкать туташы була һәм партизаннар отрядында Муса Җәлил белән очраша, авыр чагында аңа ярдәм итә. Герой-шагыйрьнең «Авырудан соң» дигән шигыре дә аңа багышланган икән.
Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда, (1943, октябрь) дигән юллар бар әлеге шигырьдә.
Ядегәр урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зилә Шәяхмәтова әлеге «Мирас» секциясендә беренче урынны алды. Ул, фәнни эше итеп, Ядегәр төбәгенең тарихи ядкәрләре - Ядегәр авылындагы тарихи биналар, Билгесез солдат һәйкәле, зираттагы солдат каберләре, борынгы кабер ташлары турында өйрәнүне алган. Жюри составындагы Рифә Рахман һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Баклановалар Зиләнең эшен, бик кызыклы хезмәт дип, югары бәяләделәр. Бу мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Ислам Зарипов исә «Габделхак Каюмов – җирлегебездәге үрнәк остаз» дигән эш тәкъдим итте. Укучыларыбыз өчен дә файдалы мәгълүматлар булыр дип, әлеге хезмәтләрне газетада бирү өчен үзебезгә дә алдык.
«Халкым йолалары» юнәлешендә исә педагогик хезмәткәрләр арасында видеоролик бәйгесе булды. Югары Чура урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Марина Гыйбадуллина Олы көн – Пасха алдыннан үткәрелә торган йола – йомырка буяу буенча мастер-класс төшергән. Балалар белән берлектә эш тәртибен аңлаттылар: чуенда суган кабыгы кайнатып, йомыркаларны манып, аннан соң аларны салкын суга салдылар һәм кибү өчен тезеп куйдылар. Әлеге видеоролик беренче урынны алды.
Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Шакированың «Нигез йоласы» дип аталган эшен дә игътибар белән кызыксынып карадылар. Әйтик, элек өй җиткерергә уйлаган хуҗа кеше кичтән бу урынга имән кайрысы куеп калдырган. Икенче көнне кайрыны күтәреп карагач, аның астында яңгыр суалчаны булса, бисмилла әйтеп, казык какканнар. Ә борынгылар әйтүе буенча, кайры астында үрмәкүч булса, ул көнне бу эшне башламаганнар. Гел каршылык китереп, ятьмә үреп торыр, ә суалчан туфракны эшкәртә, хезмәт ярата, дигәннәр. Фоат ага да бу видеоэшне яңа, үзенчәлекле тема, дип бәяләде. Чулпан, сүз уңаеннан, эшен тулыландырып, Олыязда 260 хуҗалык исәпләнә, кызганычка каршы, аларның 32се - ялгыз өйләр, авылда 840 кеше яши, дип билгеләп үтте.
Менделеевск районыннан килгән Фәнисә Ибәтуллинаның Себер татарларыннан безнең якларга үтеп кергән «Самавыр агарту» йоласы күренеше дә матур булды.
«Минем нәсел шәҗәрәм» дип аталган хезмәт, әлбәттә, бик күп өйрәнүне сорый. Шуңа күрә әлеге секциянең жюри өлешендә катнашучыларга җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр. Кукмара туган төбәкне өйрәнү музееның элеккеге директоры, республикабызга данлы исеме белән танылган Ләбүдә апа Дәүләтшина буыннар тарихын өйрәнү, нәсел йомгакларын сүтү күңелне сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй-гамәлләрне алга куя, диде. Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Эльвина Гарипованың эше, һичшиксез, беренче урынга лаек иде. Ул тәкъдим иткән нәселләрнең кадерле ядкәре – 1898 елда кызы тугач, Маһикамал әбисе чиккән калфакны күрсәткәндә, алтынчы буын бабайлары Сираҗетдиннең 1839 елда документларга куелган нәсел тамгасы - өч япьле сәнәк тамгасы турында сөйләгәндә күпләрнең күңелләре кузгалгандыр.
...Ә бүгенгә республика Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелгән I фәнни-гамәли конференция тәмам. Катнашучыларның «Туган тел» җырын башкарулары белән төгәлләнде ул. Мәктәп директоры Алмаз Гарипов билгеләп үткәнчә, «Соңгысы булмасын, укучыларны һәм укытучыларны алда әле яңа өйрәнүләр көтә».
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев