Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Олыяз авылыннан Рузания Галләмова - үз эшенең остасы

Аның җилкәсендә еллар дәвамында тупланган саллы тәҗрибә ята. Быел «Урал» хуҗалыгында сыер савучы булып эшли башлаганына утыз ел булган.

Әлеге фоторәсемдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик матур итеп кемгә карап тора дип уйлыйсыз?! Бу - безнең райондашыбыз,  Олыяз авылыннан Рузания Галләмова. Алдынгы сыер савучы «Татарстан Республикасының  атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды һәм район Советы утырышында бүләкләнде.

Рузания апаның үз эшенең остасы булуына гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки аның җилкәсендә еллар дәвамында тупланган саллы тәҗрибә ята. Быел «Урал» хуҗалыгында сыер савучы булып эшли башлаганына утыз ел булган. Ә аңа кадәр мәктәпне тәмамлаган яшь кыз Яр Чаллыга китеп, ике ел заводта эшләп белем алган. 

«Без гаиләдә  биш бала: дүрт кыз һәм бер малай тәгәрәшеп үстек. Әти – хуҗалыкта балта остасы булып, ә әни төрле эшләрдә хезмәт куйды. Әти авырый башлаган вакытта энем кечкенәрәк иде, шуңа күрә шәһәрне калдырып, авылга кайтырга туры килде. Шуннан соң фермага сыер саварга кердем. Бу һөнәр миңа мәктәп елларыннан ук таныш, чөнки укыганда шимбә саен фермага эшкә өйрәнергә җибәрәләр иде, - диде савымчы. - Элеккеге мал торакларында кул хезмәте аеруча күп булды. Саву аппаратларын үзебез күтәреп йөрдек, аннан соң сөтүткәргечләр куйдылар. Ә мега-ферманы җиткезгәннән соң, бөтенләй башка шартларда эшли башладык: монда сыерлар “карусель”дә савыла. Билгеле, хәзер дә тик тормыйбыз, аяк-куллар гына чыдасын». 

Мега-фермада  эш өч сменада оештырылган, һәрберсендә дүртәр савымчы хезмәт куя. Смена саен «карусель» аша бер меңнән артык сыер уза. 

«Башта сөтлебикәләрнең имчәкләрен махсус күбек белән эшкәртәбез, беренче кат сөтен стаканга савып алганнан соң гына аппаратны тоташтырабыз. Җилемнәре бозылмасын өчен, ахырдан тагын бер төрле препарат сөртеп чыгарабыз. Савым тәмамлангач, залны су сиптереп юу да безнең өстә. Барлык эшләрне дә кызлар белән бергә, бердәм рәвештә башкарабыз. Аллага шөкер, коллективыбыз бик дус, аңлашып эшлибез», - диде әңгәмәдәшем.
«Урал» хуҗалыгында эш кешесенә хөрмәт зур. Биредә хезмәт хаклары вакытында түләнә, күпме сөт савуга карап, премияләр дә бирәләр, бер бәйрәм дә мулдан әзерләнгән күчтәнәчләрдән башка узмый. Шулай ук эшчеләрне ял йортларына җибәреп, сәламәтлекләрен дә кайгырталар. Фермага да терлекчеләрне машина йөртә икән. Газелебез яңа, җылы, уңайлы безнең, дип сөйләде Рузания апа. Шулай ук эшчеләргә махсус кием: алъяпкыч, перчатка, халатлар һәм башка кирәк-яраклар да  бирелә. Мега-ферманың ял итү бүлмәсендә кызларга бераз хәл җыеп, чәй эчеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, шунда бергә-бергә туган көн һәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. 
«Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хатыйм улы да һәрвакыт хәлләребезне белешеп тора. Хезмәтебезне күрә белгән җитәкчеләргә рәхмәт», - диде алдынгы сыер савучы.

Рузания апа буш вакытларында яшелчә бакчасында кайнашырга ярата, шәхси хуҗалыгында кош-кортлар тота, олы терлек тәрбияләргә җитешеп булмый, ди. Бердәнбер кызы гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши икән, ә ире бик иртә вафат булган.

«Балаларның кайтканын көтеп вакыт үтә, - дип елмая ул. – Оныгым да әбигә кайтам, дип кенә тора. Шул сүзләрне ишетү – үзе зур сөенеч. Авыл җирендә рәхәт шул, уйнарга да иркен.  Исән-сау гына булсыннар».

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев