Олыяз авылыннан Илдария Гарипова: Һөнәремне алмаштырганга бервакытта да үкенмәдем
Тумышы белән Татар Толлысы авылы кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина көллиятендә белем алган, ә хәзер кибеттә сатучы булып эшли.
Кибетче нинди булырга тиеш, дигәндә, Олыяз авылыннан Илдария Гарипова кебек дип җавап бирәсе килә. Үзе тыйнак, үзе йомшак телле, үзе итагатьле. Әйе, дорфа кибетчедән товар алу түгел, ул булганда кибеткә керәсе дә килми шул.
Илдария апаның кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел булуы бәлки сайлаган һөнәре белән дә бәйледер. Чөнки ул белеме буенча шәфкать туташы икән. Тумышы белән Татар Толлысы авылы кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина көллиятендә белем алган. Районга эшкә кайткач, элеккеге табиб, бүгенге көндә мәрхүм Илгиз Бәдретдинов аны Зур Сәрдек дәваханәсенә алып килә.
— Олыяз авылындагы фельдшер декрет ялына киткәннән соң, мине бирегә эшкә билгеләделәр. Ул чакта ирем Җәлил Зур Сәрдектән килеп алган иде. Аның белән шулай танышып китеп, ике еллап очрашкач гаилә кордык. Ул «Урал» хуҗалыгында КамАЗ йөртә. Бергәләп ике бала тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә әби-бабай булып, оныклар сөябез. Киленебез Гүзәл белән әниле-кызлы кебек бер-беребезне аңлашып тату гомер итәбез. Фельдшер урынында бер ел ярымлап эшләгәч, үзем декрет ялына кадәр авылдагы физиотерапия кабинетында хезмәт куйдым. Ике бала белән ялдан чыкканда һөнәрем буенча эш калмаган иде. Шуңа күрә башка юл сайларга туры килде, — дип сөйләде Илдария апа. — 2001 елдан шәхси эшмәкәр Нурия апа Тимергалиева җитәкләгән кибетләрнең берсендә хезмәт куям. Эшемне бик яратам. Җитәкчебез дә бик әйбәт. Нурия һәм Нурсил Тимергалиевлар безнең күршедә генә гомер итәләр. Шулкадәрле ярдәмчел, олы йөрәкле кешеләр, аларның яхшылыклары турында сөйләгәндә хәтта күңелләр тула. Нурия апа кибеттә эшләп пенсиягә чыккан кешеләрне дә онытмый, кунакларга чакыра, күчтәнәчләр белән сөендерә.
Илдария апаны кибеткә эшкә иренең икетуган сеңлесе Алсу Әгълиуллина чакырып ала. Ул үзе дә шунда хезмәт куя икән.
— Яңа эш башлаганда һәрвакыт куркыта, шүрләтә бит ул. Мин дә ялындырганмын инде. Әле беркөнне генә Алсу белән шул вакытларны искә алдык. Диван башына утырып, күпме үгетләдем бит мин сине, диде. Хәзер исә, Аллага шөкер, димен, хезмәтемне бик яратам. Нурия апаларның ике авылда өч кибете бар. Шуларда җиде кибетче бик дус-тату эшлибез, бер кызыбыз ял иттереп тора иде, ул әле декрет ялында, тиздән чыгарга тиеш. Олыяз авылындагы кибетләрнең берсендә Алсу белән икәү сатабыз. Бер сатучы кибеткә иртәнге сәгать сигезгә килеп, кичке сәгать бишкә кадәр эшли, аннан соң килгәне кичке сәгать сигезгә кадәр шунда була. Көнне бүлешеп, чиратлашып хезмәт куябыз, — диде кибетче.
Билгеле, һәр эшнең дә үз авырлыклары була. Хезмәтемне башлаган елларны чут белән исәпли идек дип искә ала язмам герое. Хәзер исә калькуляторлар ярдәмгә килә, әмма төгәллек, игътибарлылыкны бернинди машиналар да алыштыра алмый шул. Кешеләр дә күптөрле бит, аларның да җаена туры килергә кирәк, кибеттә вакытта йорттагы мәшәкатьләрне дә онытып торасы. Шундый вакытларда аңа һәрвакыт сабырлык ярдәм итә.
— Медицина һөнәреннән китәргә туры килсә дә, аны үзләштергәнемә бервакытта да үкенмәдем. Чөнки килен булып төшкән йортта өлкән яшьтәге әби, авырту әти бар иде. Шулай ук безнең белән яши торган апабыз да авыру. Белемемнең файдасы аларга күп тиде, — диде әңгәмәдәшем.
Гариповлар маллар, кош-корт асрап гомер итә. Илдария апа яшь чакта чигәргә ярата идем дип сөйләде. Хәзер исә ул бакчасында гөлләр үстерә, буш вакытларында якыннарын тәмледән-тәмле камыр ризыклары белән сыйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев