Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Олимп” спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер Диас Сәйфетдинов: Минем бөтен хоккей юлым әти белән бәйле

Аның әтисе — Илдар Ганиев – районда яхшы билгеле тренер, күпме яшьләрне хоккей дөньясына алып кергән шәхес.

Спорт – ул көч, түземлек һәм характер тәрбияләү мәктәбе. Ә хоккей исә бу сыйфатларны аеруча нык таләп итә торган спорт төре. Районда хоккейның үз традицияләре, үз тарихы һәм әлеге юлны бүген дә дәвам итүчеләр бар. “Олимп” спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер булып эшләүче, Кукмарадан Диас Сәйфетдинов өчен дә хоккей – һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше, балачактан күңеленә сеңгән чын мәхәббәт.
 
Хоккей Диасның тормышына очраклы рәвештә генә килеп кермәгән: ул бу спорт төре белән инде биш яшеннән үк шөгыльләнә башлаган һәм менә 27 елдан артык вакыт хоккейдан аерылмыйча яши.

Якташыбызның хоккейга мәхәббәте гаиләдән килә. Аның әтисе — Илдар Ганиев – районда яхшы билгеле тренер, күпме яшьләрне хоккей дөньясына алып кергән шәхес.

– Минем бөтен хоккей юлым әти белән бәйле, – ди Диас. – Ул мине беренче тапкыр тимераякка бас­тырды һәм шул мизгелдән башлап хоккей белән “авырыйм”. Башта үзем уйнадым, хәзер исә балаларда әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Әти һәрвакыт янәшәмдә: киңәшләре белән ярдәм итә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ул – гомеренең кырык елдан артыгын хоккейга багышлаган кеше. Бүген “Олимп”та эшләүче күп кенә тренерлар – аның укучылары. Без исә аның йөзенә кызыллык китермичә, намус белән хезмәт итәргә тырышабыз.

Диас үзе дә балачак­ларын сагынып искә ала. Әмма ул чакта хәзерге кебек мөмкинлекләр, уңайлы шартлар юк иде, ди.

– Кышын өч ай гына икенче мәктәп янындагы катырылган шугалакта уйный идек, калган вакытта туп типтек. Күңелле иде. Хәзер исә балалар ел әйләнәсе хоккей белән шөгыльләнә ала. Моның кадерен белергә кирәк, – ди тренер.

Икенче мәктәпне тәмамлагач, Диас Сәйфетдинов Казан химия-технология институтына укырга керә һәм икътисадчы белгечлеге ала. Әмма күңелендә хоккейга булган мәхәббәт сүнми. Соңрак ул (Идел буе) федераль университетында хоккей буенча тренер һөнәрен үзләштерә. 2015 елдан башлап, “Олимп” спорт мәктәбендә эшли, һәм инде ун ел дәвамында балаларны хоккей серләренә өйрәтә.

– Эшкә урнашкач, 2011–2012, 2013–2014 елгы балаларны җыеп, командалар тупладык. Үткән ел исә 2019–2020 елгы нәниләр белән эшли башладык. Хәзерге вакытта барлыгы өч яшь төркемендәге “Ягуар” командалары белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде Диас.

Тренер эше җиңелләрдән түгел, үзенең авырлыклары, җаваплылыгы бар. Әмма Диас өчен бу – күңеленә якын, кызыклы хезмәт.

– Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару, – дип саный ул. – Балалар белән республика һәм Россия күләмендә уза торган ярышларда катнашабыз, илнең төрле төбәкләрендә булабыз. Уңышларыбыз да җитәрлек. Мәсәлән, ил күләмендә узган “Алтын алка” ярышында 16 команда арасында Татарстан данын яклап, икенче урынны яуладык.

Тренер фикеренчә, уңышка ирешү өчен иң элек тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык кирәк.

– Балалар спортны яратырга, әти-әниләр дә аларны тренировкаларга вакытында йөртеп, бу эшкә җитди карарга тиеш. Тренер, бала һәм әти-әни – өч звено бердәм эшләгәндә генә нәтиҗә күренә, – ди ул.

Шулай да елдан-ел балаларны хоккейга җәлеп итү кыенлаша, дип сөйләде тренер. Моңа спорт төрләренең күп булуы да, хоккейның финанс чыгымнары таләп итүе дә тәэсир итә. Формалар, кирәк-яраклар сатып алу җиңел түгел. Соңгы елларда хоккей федерациясе ярдәме сизелсә дә, проблемалар тулысынча юкка чыкмый.

– Мин, хоккей фанаты буларак, яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Спорт – ул сәламәтлек. Хоккей уйнаганда бөтен гәүдә эшли, кеше физик яктан да, рухи яктан да ныгый. Хоккейдан башка спортка күчкән балалар да югалып калмый, алар һәрвакыт әзер була, – ди тренер.

Диас үзе дә вакытында Кукмараның җыелма командасы составында уйнаган. Бүген исә тренерлык эшенә тулысынча бирелгән: команда да таралган, вакыты да калмаган. Бүген Диас Сәйфетдинов өчен хоккей – әтисеннән күчкән тормыш кыйммәте. Ә тренер өчен иң зур бүләк – медальләр дә, кубоклар да түгел, ә спорт­ны яратып, сәламәт һәм көчле булып үсүче укучылары. Нәкъ менә шундый кешеләр аркасында Кукмарада хоккей яши, үсә һәм киләчәккә ышаныч белән карый.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев