Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлгедән Гайфи бабай хатыны үлгәч 100 төп чыршы утырткан

93 яше тулып китүенә карамастан, ут, газ, су өчен үзе түли, түләүләрнең исәбен алып бара, йорт-җир документларын җыйнап, тәртиптә тота

Туры килүен әйт әле: Өлге авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайфи абый Мөхәмәдиев 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә дөньяга килгән. Әнисе аны ак биләүгә биләгәндә, улыма утлы-канлы фронт юлларын узарга туры килер, дип, уена да китермәгәндер. Ни кызганыч, төпчек баласын туйганчы сөеп-назлап та кала алмаган ул: авырып үлеп киткән. Гайфи абыйга бер яшь ярымнан үги әни тәрбиясендә үсәргә туры килгән.

Сугышка чакырылганда унсигез яше дә тулмаган була әле аның. 1943 елның гыйнвары бу.

- Кукмара хәрби комиссариатыннан җигүле ат белән Арчага кадәр бардык, төнлә генә килеп җиттек, аннары безне товар поездында алга таба озаттылар, - дип истәлекләрен яңарта Гайфи абый. - Владимир шәһәрендә сугышчан әзерлек узганнан соң, Мәскәү янын (Подмосковье) илбасарлардан тулысынча азат итү сугышларында катнаштым, үзйөрешле артиллерия җайланмасында төзәүче идем.

- Беренче тапкыр яуга кергәндә бигрәк куркыныч булгандыр? - дим.

- Куркытты, әлбәттә: тирә-юньдә бомбалар шартлый, снарядлар, пулялар оча, ут, төтен... Һәр адымда үлем сагалый. Тора-бара ияләнелде инде, - ди Гайфи абый, моңсу елмаеп. - Шуннан соң Гайбецк артиллерия полкына разведчик итеп җибәрелдем. Разведчик дигәч тә, безнең бурыч дошман тылына барып, “тел” алу түгел, зурайтып күрсәтүче стереоторба аша сугыш кырын күзәтү, дошманның ут нокталарын ачыклау һәм төгәл координаталарын билгеләү иде. Безнең артиллерия шул координаталар буенча көчле ут ача иде аннары.

Әйе, ялгышлык җибәрү гафу ителми торган, үтә җаваплы булган аның вазыйфасы.

- Немец сугышчылары белән кара-каршы очрашырга туры килдеме? - дип сорыйм.

- И-и, ничек очрашмыйм, ди! Пехота белән бергә һәрчак алгы сызыкта йөрдек бит. Безнең һөҗүмнән соң, тәгәрәшеп үлеп ятканнарын да, мылтыкларын ташлап, әсирлеккә бирелгәннәрен дә күрдем. Эх, безнең яктан да бик күп иптәшләрем мәңгелеккә ятып калдылар.

Үзенең исән калуын, хәтта яраланмавын Гайфи абый һәрчак догада булуы белән аңлата. Ул заман өчен зур белемле – 8 сыйныфны тәмамлаган егет сержант дәрәҗәсендә отделение белән командалык итә. Сугыштагы кыюлыгы өчен Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Шулай итеп, III Белоруссия фронты составында Германиянең мөһим өлеше - Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә.

- Без Берлинга кермәдек, әмма безнең гаскәрләрнең Германия башкаласына хәлиткеч һөҗүмнәрен, дошманның күзләрен көчле прожекторлар белән яктыртып, артиллерия утына тотканын ерактан күреп тордык. Без ул чакта да алгы сызыкта идек, - дип сөйли.

Бөек Җиңү яуланганда егеткә нибары егерме яшь тулып киткән була. Әмма өенә тиз генә кайта алмый әле: башта Германиядә тынычлык сакларга калдыралар, аннары Белоруссия, Украинада хезмәт итә. Туган җиренә 1950 елның апрелендә генә аяк баса. Биредә аны бердәнбер сеңлесе Салиха каршылый. Абыйлары белән күрешергә язмаган: дүртесе дә сугышта һәлак булганнар. Күңелендәге югалту ачысын, әрнү-сагышларын “йотып”, егеткә яңа тормыш башларга туры килә. Гомерлек мәхәббәтен – Тәкәнеш районыннан килгән фельдшер-акушер кыз Мәрьямне очрату аңа яшәү көче бирә. Шул ук елны кавышалар. Бик зирәк, сабыр, тирән белемле була Мәрьям апа. Авылда табибә вазыйфасын да башкарып, фельдшер-акушер пунктында 11 койкалы бүлеккә хезмәт күрсәткән бу белгечне авыл кешеләре әле дә онытмый.

Гайфи абый “Госстрах” оешмасына урнаша, анда озак еллар хезмәт куя, читтән торып Казан финанс техникумын тәмамлый. Соңрак кайда гына эшләмәсен, эшен зур төгәллек белән, җиренә җиткереп башкара, җәмәгать эшләрендә катнаша ул. Белемгә омтылган гаиләдә тәрбияләнүе дә моңа йогынты ясагандыр. Юкка гына авыл халкы аларның нәселенә ихтирам белән “Вәжнәйләр” дигән кушамат бирмәгәндер. “Важный”, ягъни дәрәҗәле, күренекле дигән сүз.

93 яше тулып китүенә карамастан, ветеран зиһенле, хәтерле булуы белән шаккаттыра. Көндәлек алып бара, анда барлык хәлләрне сәгате-минутына кадәр теркәп куя, уй-фикерләрен яза, балаларына, 8 оныгына, 9 оныкчыгына теләкләрен юллый, календарь битләренә көн саен һава торышын язып куя.

- Ут, газ, су өчен үзе түли, түләүләрнең исәбен алып бара, йорт-җир документларын җыйнап, тәртиптә тота. 33 ел тату гомер итәбез инде, - ди килене Нурзия ханым.

Гайфи абый тик торуны һич белми, әз йоклый икән. Озын гомерле булуының сере хәрәкәттә, ди ул. Аяклары “язылсын” өчен, көн саен иртән шактый ерактагы авыл кибетенә барып кайта икән. Ипи, сөт, май, казылык алам, баллы ризыкларга кызыкмыйм, ди үзе. Бакчадагы агачларны карап, корыган ботакларын кисеп тора, төпләрен йомшарта, ди. Шаккатмалы: җәмәгате Мәрьям апа вафат булган 2008 елны, аның истәлегенә булсын дипме, инде 83 яшендә бакча башларына йөз төп чыршы утырткан, 2010 елгы корылыклы җәйдә аларга лейка белән су сибеп йөргән. Әле дә төпләрен чистартып тора.

- Агачларның үскәнен күрү йөрәккә рәхәтлек бирә. Күрәсеңме бакча башындагы биек тупылларны? Аларны әтием утыртып калдырган, кайберләре колач җитмәслек, - ди ветеран. Тавышында горурлык та, моң-сагыш та сизелә. Мәрьям апаны да юксына, күрәсең. Каберенә моңарчы көнаралаш барып йөргән, әле дә бара, зираттагы барлык якыннарының чардуганнарын үзе буйый икән.

Барысы: авырлыклар да, шатлык-борчулар да исендә. 1971 елда йортлары янып, бер әйберсез калгач, хуҗалыкны яңадан торгызырга туры килгән. Дүрт бала үстергәннәр. Гайфи абый шул төп нигездә, улы Равил гаиләсендә гомер кичерә. Йортлары зур, иркен, барлык уңайлыклары бар. Хөкүмәткә дә рәхмәт, пенсиям килеп тора, дип шөкер итә. Әле менә Татарстан Республикасының “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүенә сөенгән.

Җыйнак кына гәүдәле ветеран белән саубуллашканда, күңелем сыкрап куйды: ачлы-туклы заманнарда үсеп, беләкләре дә ныгып җитмәгән көе әзмәвердәй фашистларны җиңгән буын вәкиле бит ул.

- Сугыш безне чыныктырды, яшәү кадерен белергә өйрәтте, - диде ул безне озата чыкканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев