Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлге авылында яшәүче Халисә Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллиналар килде, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелды.

Бүген Өлге авылында яшәүче Халисә Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллиналар килде, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелды. 

Юбиляр яшь чагыннан лаеклы ялга кадәр фермада сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән. 

-Таң атканчы без фермада сыер сава идек инде. Башта кул белән саудык, соңрак аппаратка күчтек. Ул аппаратны юганда сүтеп җыюлары бик мәшәкатьле иде. Өйдә дә малны күп асрадык. Хәзер шөкер, яшьләр ул авырлыкларны белмиләр, — дип көрсенеп алды әби. 

Халисә апа дару үләннәренең дә серен, файдасын белеп, кулланып яшәгән. Киңәш сорап килүчеләргә дә нинди чирдән кайсы үләннәрне кулланырга кирәклеген аңлаткан. 

-Соңгы бер елда бернинди дә үләннәр кулланмыйм инде. Элегрәк болыннарга, урманнарга махсус барып җыя идем. Аларны тәфсилләп киптереп, кирәк вакытта еш кулландым, — ди ул. 

-Миллиард бишле куярлык әби ул, — ди аны котларга килгән кодагые. — Балаларын шулхатле дөрес итеп, бөтен эшкә өйрәтеп үстергән. Безнең кияүнең дә бер белмәгән эше юк, нинди генә эшкә тотынса да, барысын булдыра. 

Туган көн иясе тормыш иптәше белән алты балага гомер биргәннәр: берсеннән-берсе булган дүрт малай, ике уңган кыз тәрбияләп үстергәннәр. Сигез онык, җиде оныкчыкның кадерле дәү әнисе дә әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев