Нырья авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте
Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар дәвам итә. Аның чираттагысы — Лельвиж авыл җирлегендә узды. Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.
Җирлек башлыгы Владимир Павловның сүзләренә караганда, җирлек үз эченә 9 авылны ала. Территориясенең гомуми мәйданы — 3 мең 857 гектар.
«Җирлектә 521 хуҗалыкта 1368 кеше яши. Шуларның 254е — пенсия яшендәгеләр, 42 се — күп балалы гаиләләр. Эш яшендәге 769 кешенең 129ы — „Рассвет“ агрофирмасында, 80е — бюджет өлкәсендә эшли, 21 кеше кече бизнес белән шөгыльләнә. Узган ел 15 бала дөньяга килде, 17 кеше вафат булды. Шәхси хуҗалыкларда 613 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 286сы — сыерлар. 2023 елда ике гаилә мини-ферма төзү өчен субсидия алды», — ди ул.
«Үзара салым» программасы буенча узган ел халыктан 1 миллион 781 мең сум акча җыелган булган. Дәүләт ярдәме белән тулыланганнан соң, 8 миллион 905 мең сумны тәшкил иткән.
«Үзара салым акчаларына авылларда шактый эшләр башкарылды. „Авыл территорияләрен төзекләндерү“ проекты нигезендә Нырья авылында 8 миллион 571 мең 428 сумлык урам юллары төзекләндерелде, ремонтланды. Хәл итәсе проблемалар да бар. Куркино авылында фельдшер-акушерлык пункты начар хәлдә, Нырья мәдәният йортының түбәсен алыштырасы бар. Нырья авылындагы ФАПка капиталь ремонт төгәлләнгәннән соң, анда эшләү өчен фельдшер кирәк булачак», — ди Владимир Ильич.
Хисап җыелышында «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Шәмәрдән урманчылыгының участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллиннарның да чыгышлары тыңланды.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда дәүләт һәм республика программаларының үтәлеше, һәр тармакта башкарылган эшләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.
Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, алдынгы хезмәткәрләр, юбилярлар, яшь гаиләләр, лаеклы ялга китүчеләр бүләкләнде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев