Нур Баян урамында ярминкә узды
Бәрәңге, суган хуҗалары янында халык өзелмәде.
Нур Баян урамында атна саен шимбә көнне ярминкә уза. Бүген дә биредә халык шактый иде. Кемдер тырышып үстергән, җитештергән продукциясен, товарын сата, икенчеләр кышка запас туплый – сатып ала.
Бәрәңге, суган хуҗалары янында халык өзелмәде. Күрше Нократ Аланы районы Урта Шөн авылының кәбестәләрен дә чират торып алдылар. Ит белән ике ноктада сату иттеләр. Балыклыдан итче Раниф Насретдиновны ярминкәдә гел очратабыз. Тик аларның өстәлләре бер сәгать эчендә бушап калды. “Ит алырга җитешмәдек, тагын кайчан киләсез?” – дип уфтанучылар да бар иде.
Вахиттән Корбановлар ярминкәгә янбакчаларында үстергән бәрәңге алып килгән. Икенче икмәк мәйданнарын киметмәдек әле, ди алар.
- Хәзер техника заманы бит, бар эшне дә шулар ярдәмендә җиңеләйтәбез. “Гала”, “Розанна” һәм башка төрле сорттагы бәрәңгеләр үстерәбез. Үзебез ак эчлесен яратабыз. Ә сары бәрәңге өчпочмак, бәлешләр ясаганда бик уңайлы, тиз каралмый, - диде алар.
Күрше ноктада гына Янил авылыннан Корбановлар сату итә иде. Шулай ук бәрәңге алып килгәннәр. Икенче икмәк белән беррәттән перепелка йомыркалары да саталар.
- Бәрәңге алай күп үстермибез. Үзебездән арткан 15-20 капчыгын сатабыз. Нинди сорт икәнен дә әйтә алмый, ак эчле, әтиләрдән калган, алар үстергән сорт. Ышанычлы, чөнки әйбәт саклана, тәмле дә, - дип сөйләде Рәзимә Корбанова. – Перепелкалар белән дә үзебез шөгыльләнәбез, 400ләп кошыбыз бар иде, әтәчләрен ит өчен эшкәрттек, хәзер 200ләп калды. Аларны үстерүнең әлегә авырлыгын күргән юк, җайлы кошлар.
Иске Кенә авылыннан Мариэтта һәм Валентин Шангараевлар халыкка сөт продукциясе тәкъдим итте. Үзләренең сигез сыерлары, үгезләр белән бергә 20ләп мөгезле эре терлекләре бар икән. Болардан тыш, икешәр партия йөзәр тәүлеклек бройлер чебие, казлар алып үстерәләр.
- Һәр шимбә саен, ярминкәгә каймак, сөт, эремчек, йогырт, сыр, кайнатылган сөт һәм башка ризыклар алып киләбез. Артык калган очракта гына сөтне җыючыларга тапшырабыз. Аны гел тикшертеп, анализларын ясатабыз. Үзебезнең 12 гектар җиребез бар, анда люцерна үстерәбез, - диде Мариэтта Шангараева.
Кукмарадан Венера апа Хәлиуллина ярминкәгә үзе бәйләгән мунча миллекләре алып чыккан. Арада каен, имәннеке бар. Әле пихтаныкын да әзерлим, ди тырыш райондашыбыз. Тагын да файдалы һәм тәмле исле булсын өчен, арасына бөтнек куша.
- Ел саен йөзәр миллек бәйлим, аны чормага элеп киптерәм. Яфрагы коелмасын өчен Питрау бәйрәменә кадәр җыярга кирәк, - дип аңлатты ул.
Аш-Буҗидан Руфинә Таһированы да ярминкәдә очраттым. Ул машинасы янына барып, әле бәрәңге дә сатып килә, әле өстәлендә тезелеп торган чеби, үрдәк, сөт продуктларын җибәрә.
- 100 чеби, 150 үрдәк үстердем, гөмбәгә дә йөрдем. Әле аларның барысын да эшкәртергә кирәк бит, төнге уникеләргә кадәр гөмбә яба идем. Утызар, кырыгар банка сорап алучылар булды, - диде өч бала әнисе, уңган ханым.
Ярминкәгә килгән “Нур Баян” иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Рауля Самерханова чисталык өчен борчылуын белдерде. “Атна саен агач төпләрендә тартмалар өелеп кала, бер дә матур түгел бит. Чисталыкны саклыйк дип, һәрберсен кисәтеп чыктым”, - диде ул.
Кукмаран Андрей Сапаркин гомере буе район Башкарма комитетында һәм пенсия фондында водитель булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда.
- Үзебез фатирда торабыз, шулай да кечкенә генә участогыбызда помидор, кыяр, кишер һәм башка яшелчәләрне үстерергә тырышабыз. Әле аны башкалар белән дә бүлешәбез. Ярминкә исә бик күңелле җир бит ул, күпме кешеләрне очратасың, танышлар белән күрешәсең. Нур Баянда атна саен ярминкә була, ә менә үзәктә юк, шуңа күрә монда киләбез. Бүген исә турнепс дигән шалкан кебек яшелчә алмакчы идем. Аны гел бер ир-ат кына сата, тик бүген күренми әле, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев