Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әнисе күрсәткән юл

Мөслим районының Митрәй авылында туып-үскән Зилә Габдрахманованың медицина училищесын тәмамлап, район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашканына быел 36 ел була.


Өлгер, җитез, һәркемгә ачык йөзле ул. Елмаеп кына торучы, үз эшенең чын остасы булган өлкән шәфкать туташы Зилә Габдрахманованы инфекция бүлегендә дәваланган пациентлары гына түгел, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә, эшен, кешелеклелек сыйфатларын югары бәяли.  

Мөслим районының Митрәй авылында туып-үскән Зиләнең медицина училищесын тәмамлап, район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашканына быел 36 ел була. Ул елны Кукмарага аның белән бергә укыган җиде яшь белгеч билгеләнгән булса да, бары тик Зилә генә биредә кала. Язмышына шулай язылгандыр инде: тормыш юлдашы Илдар белән гаилә кору, кызлары Резидәне, улы  Ильясны алып кайту...

«Кечкенәдән үк өйдәгеләргә кадак, шырпы белән “укол ясап”, дару дип, төймәләр биреп йөри идем. Әнкәем еш авырганлыктан, гел фельдшер Мәдинә апаны чакырдык. Минем кумир иде ул. Уколдан калган пенициллин шешәләренә су тутырып уйныйм. Кызыксынганымны, Мәдинә апа яныннан китмәвемне күреп, әнкәем: “Кызым, шәфкать туташы булырсың, яме”, - дип әйтә торган иде», - ди Зилә, балачагын искә алып. 

Ә менә училищеда укыган чорында инфекция бүлегенә практикага барырга аеруча курка. «Маскамны күземә кадәр күтәреп киям, кесәдән кулны да чыгармыйм, аяк киемемне дә калдыра идем», - ди ул. Шул вакытларда укытучысының: «Ну-у Зилә, инфекция бүлегенә эләгерсең әле», - дигән сүзе фәрештәләрнең «әмин» дигән вакытына туры килә, күрәсең.

«Беренче тапкыр инфекция  бүлеге ишегеннән бик куркып кына кердем, 1987 ел иде ул. Икенче көнне төнге сменага килүгә  “Гигант” хуҗалыгыннан түләмә (сибирская язва) эләктерүчеләрне алып килә башладылар. Өч палатада 8-9 кеше иде, бик авыр яттылар. Ул вакыттагы бүлек җитәкчесе Равил Хәлиев миңа нык булышты: хәтта “система”ларны  җыеп, әзерләп торды. Каушап та киткәнмендер инде. Җитмәвенә шул ук көнне бүлеккә менингит белән бер бала да керде. Беренче чирканчыкны, шулай итеп, бик “көчле” алдым. Бүлек мөдирләре Валерий Васильев, Раиф Мортазин, Илдус Сәмигуллиннар бик тәҗрибәле иделәр, безгә - кызларга яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Мин алардан хезмәтебезнең күп нечкәлекләренә өйрәндем. Эшебез сменалы булгач, тәүлекнең төрле вакытында эшләргә туры килде. Рәхмәт инде үзләренә, балалар үскәндә, Илдарның әнисе, күршебез Гүзәлия Идиятовалар бик булыштылар, икенче әниләре булдылар», - ди хезмәтенең 35 ел гомерен нәкъ менә биредә үткәргән Зилә.

Соңгы елларда тормышыбызга килеп кергән коронавирус инфекциясе медицина хезмәткәрләреннән үз-үзләрен аямыйча эшләүне таләп итте. Әлбәттә, Зилә дә башкалар белән бергә «алгы сызык»та иде. 

«Икешәр смена рәттән эшләгән көннәр дә күп булды, әмма иң авыры - пациентларның китеп баруы, шуннан соң туганнарының, якыннарының күзенә күтәрелеп карау. Син күпме тырышасың, чабасың, әмма язмыш кайчакта аяусыз шул», - ди ул.  

...Төпчеге Зиләсенең үз эшенең чын остасы булуын, кызганыч, әнисе генә күрми кала. Кызы 10 сыйныфны тәмамлап, имтихан биргән көнне, авылдашлары Сабантуйны бәйрәм иткәндә, 58 яшендә вафат була ул. «Әнкәем янәшәмдә, барысын белеп, сизеп торадыр кебек», - ди ул. Әйе, әниең күрсәткән юлдан әле озак еллар атларга насыйп булсын сиңа, Зилә.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз эшенен остасы ул Зилэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК яхшы шэфкэт туташы,нэрсэ эшлэсэ Дэ жиренэ житкереп Эшли,Бар кешегэ Дэ ярдэмчел,алланын рэхмэте яусын узенэ!!!

      erid: 2VtzqxWHLUk