Яшь урманчылар Лубянда очрашты
Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелүче слетка 31 команда җыелды.
22-24 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының IX слеты уза. Быелгы чараның темасы – «#Урман.Хәтер.Бердәмлек» («#Лес.Память.Единство»).
Слетның беренче көне укучылар өчен бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч чаралар белән истә калды. Алар дебатлар форматында узган “Урман трибунасы” бәйгесендә катнашып, мәктәп урманчылыкларының роле, экологик туризмны үстерү, урман массивларын саклау һәм торгызуның заманча алымнары, урман хуҗалыгына санлы технологияләр кертү кебек актуаль темалар буенча фикер алыштылар һәм үз белемнәрен күрсәттеләр.
.jpg)
Моннан тыш, катнашучылар өчен спорт эстафетасы да оештырылды. Туплар белән биремнәр, эстафета таягын тапшырып йөгерү һәм башка сынаулар яшьләрнең җитезлеген, командада эшләү осталыгын һәм физик әзерлеген сынады.
Чараның рәсми ачылышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, Кукмара районы башлыгы аппараты җитәкчесе Ирина Ходова сәламләде.
.jpg)
“Мәктәп урманчылыклары яшь буында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә, экологик мәдәният формалаштыруда һәм урман тармагына кызыксыну уятуда мөһим роль уйный. Мондый чараларның тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр һәм күнекмәләр туплау өчен әһәмияте зур. Барлык командаларга да уңышлар телим”, - диде Илгизәр Зарипов.
.jpg)
Көн дәвамында яшь урманчылар төрле конкурсларда көч сынашты, гамәли биремнәр үтәде, мастер-классларда катнашты. Слет нәтиҗәләре буенча иң көчле командалар һәм иң актив катнашучылар билгеләнәчәк.
Лилия Матвеева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев