Пычак урта мәктәбендә Фоат Галимуллин исемендәге бәйгегә йомгак ясалды
Очрашу кичәсендә якташыбыз Фоат Галимуллин үзе һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты.
Пычак урта мәктәбе мәртәбәле кунаклар кабул итте. Белем йортында “Татар шагыйре Габдулла Тукайның – 140, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлап үткәрелүче Фоат Галимуллин исемендәге төбәкара шигырь укучылар бәйгесе”нең йомгаклау кичәсе узды.

Чарага шушы көннәрдә үзенең 85 яшен тутырган мөхтәрәм якташыбыз, танылган әдәбият белгече, галим, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы, дәүләт бүләкләре иясе Фоат Галимуллин һәм аның якыннары: кызы Әлфия ханым, оныгы Айдар, хезмәттәше - районыбызның Пычак авылы кызы, доцент, филология фәннәре кандидаты, КФУ укытучысы Гөлүсә Каюмова, якташыбыз, “Киров өлкәсе татар конгрессы” өлкә ижтимагый оешма рәисе урынбасары, журналист Шәмсия Хәлимова кайтты, шулай ук район һәм күрше төбәкләрдән килгән шигъри җанлы, җыр-моң сөюче укучылар, укытучылар җыелды. Кунаклар арасында Фоат абыйның якын туганы Асия ханым Хафизова, ветеран укытучы Вәсилә апа Җиһаншина да бар иде.
Шигъри бәйрәм истәлекләр белән уртаклашу, тәбрикләүләр, конкурска тәкъдим ителгән иң яхшы чыгышлар белән үрелеп барды. Чыгыш ясаган кунаклар яшь буында туган телгә, милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уятуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады, бәйгене оештыруга зур өлеш керткән якташыбыз Хафизов Илнар Фәнил улына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.

“Минем бик күп җирләрдә чыгыш ясаганым бар. Әмма туган якта һәрвакыт дулкынлану хисе туа. Чөнки синең күзеңә авылдашларың, якташларың карап тора. Туган якка кайту - минем өчен зур бәйрәм. Әллә ничә көн инде ашкынып, дулкынланып, әйтәсе сүзләремне барлап яшәдем. Мондый зур чараны минем исемгә багышлап уздыруыгыз, елдан-елга аны үстерә баруыгыз өчен зур рәхмәт”, - диде Фоат Галимуллин.
Бәйге “Йөрәктән чыккан иҗат”, “Шигырь язам”, “Татар шагыйрьләренең шигырьләрен уку”, “Батырлык җыры” номинацияләрендә узды. Йомгаклау кичәсендә иң яхшы чыгышлар кабат тәкъдим ителде, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнеп, аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фоат Галимуллин исә һәр катнашучыга үзенең китапларын бүләк итте.

Әлеге чара катнашучыларга иҗади тәҗрибә тупларга, үзара аралашырга һәм татар шигъриятенең бай мирасына тагын да якынаерга мөмкинлек бирде. Җылы һәм дусларча мохиттә узган кичә кунакларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев