Кукмарада түгәрәк өстәл вакытында тимер юлларда иминлекне профилактикалау буенча сөйләштеләр
Түгәрәк өстәлнең төп максаты — нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек урнаштыру.
«Галактика» балалар иҗат үзәгендә «Тимер юлларда һәм юлларда балигъ булмаганнарның үзләрен имин тотышын профилактикалау, шулай ук яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык чагылышларын кисәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсенең транспортта балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, полиция майоры Фәния Фәсхетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район башлыгы ярдәмчесе Рашат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәлнең төп максаты — нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек урнаштыру. Балигъ булмаганнарның иминлеге — ул бары тик ата-аналарның һәм педагогларның гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең, бигрәк тә төрле ведомство вәкилләренең дә җаваплылыгы.
Көчләребезне берләштергәндә генә без балаларны фаҗигаләрдән саклап кала алырлык нәтиҗәле профилактика системасы булдыра алабыз дип билгеләп үтте Илфат Әхмәдуллин.
«Мәгариф учреждениеләре, транспорт полициясе һәм район администрациясе тарафыннан алып барылган комплекслы эшчәнлеккә карамастан, без һаман да балаларның тимер юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен тупас бозу очракларын теркибез. Иң еш очрый торган кагыйдә бозуларга түбәндәгеләр керә: юлны рөхсәт ителмәгән урыннарда чыгу, поезд хәрәкәте булган җирдә уйнау, шулай ук мобиль җайланмалар һәм колакчыннар куллану аркасында игътибарсыз булу. Кызганычка каршы, быел инде бала үлеме белән тәмамланган фаҗига да булды», — диде ул.
Илфат Ильяс улының сүзләренә караганда, районның мәгариф оешмаларында тематик дәресләр, сыйныф сәгатьләре, профилактика субъектлары вәкилләре катнашында әңгәмәләр даими рәвештә үткәрелеп килә. Рәсем бәйгеләре, викториналар, «Игътибар, балалар!» кебек акцияләр дә оештырыла. Ата-аналар җыелышларында балаларны күзәтү һәм алар белән әңгәмә кору кирәклеге турында системалы рәвештә ассызыклана.
Очрашуда соңгы айларда теркәлгән юл-транспорт хәлләре, тимер юллардагы куркыныч очраклар анализланды. Статистика күрсәткәнчә, кайбер очракларда балаларның игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы, ә кайбер чакта өлкәннәрнең җавапсызлыгы бәхетсезлеккә китерә. Шуңа күрә профилактика эшен тагын да көчәйтү зарур.
«Профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен традицион әңгәмәләр белән генә чикләнмичә, заманчарак форматларны да кулланырга тәкъдим итәбез: балалар катнашында кыска видеороликлар төшерү, тимер юл станцияләренә экскурсияләр оештыру, социаль челтәрләрдә иминлеккә багышланган позитив контент булдыру. Ата-аналар белән эш барышында гади әңгәмәләр генә түгел, бәлки күрсәтмә чаралар, фото һәм видеоматериаллар белән иллюстрацияләнгән чыгышлар да файдалы булыр иде. Бу эшкә хокук саклау органнары вәкилләре һәм психологлар да җәлеп ителергә тиеш», — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Фәния Фәсхетдинова:
Безнең эшчәнлектә төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе — юлларда балалар травматизмын һәм тимер юл тарнспорты объектларында хокук бозуларны профилактикалау. Кукмара районында тимер юл транспорты кирәкле транспорт булып санала. Шуңа күрә олыларга да, кечкенәләргә дә анда шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Иң элек олылар яхшы үрнәк күрсәтергә һәм тимер юлларны тиешле урыннарда гына чыгарга тиеш. Гомумән, тимер юлларда җәрәхәт алуның ике төп факторын билгеләп үтәргә була. Беренчесе — шуның тимерьюлны тиешсез урыннардан чыгу булса, икенчесе — 27 мең Вольт көчәнешле ток үтә торган чыбыклар булган вагоннарга менү. Шулай ук юлны кыскартырга теләп, ике вагон арасыннан чыгучылар да бар. Әмма тимер юл һәрвакыт куркыныч зона булып кала. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармаска, аның турында балалар, яшүсмерләр белән дә сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барырга кирәк.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев