Кукмарада ветеринария хезмәткәрләре вакцинация ясый, чип куя
Алар белән без дә, Манзарас авылында булып, эш барышы белән таныштык.
Эт, мәче кебек йорт хайваннары һәр шәхси хуҗалыкта диярлек бар, аларны авыл халкы гына түгел, шәһәрдә дә яратып асрыйлар. Әмма күпләр моның бик җаваплы эш икәнен аңлап бетерми, чөнки әлеге хайваннарны ашату, артларыннан җыештырудан тыш, вакцинацияләргә һәм чип та куйдыртырга кирәк.
Кукмарада да ветеринария хезмәткәрләре йорт хайваннарына, эт-мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясый, шул ук вакытта чип куюны дәвам итә. Алар белән без дә, Манзарас авылында булып, эш барышы белән таныштык.
Билгеле, котыру чиренә каршы вакцина ясату турында күп ишеткән бар, ә менә чип кую, дигәч, халык сагаеп карый.
«Без һәрвакыт котыру чиренең никадәр куркыныч булуы турында кисәтеп торабыз. Ул — кискен, вируслы, йогышлы, үлемгә китерә торган чир. Авыру кешегә чирле хайван тешләгәндә, тырнаганда яки киселгән яралы урынга селәгәе тигәндә эләгергә мөмкин. Шуңа күрә саклану максатында, эт-мәчеләргә һәм башка хайваннарга вакцина ясату мәҗбүри. Әлеге прививка олы малга елга бер тапкыр эшләнә. Гомумән алганда, ике айлык вакыттан хайваннарга вакцина ясарга ярый», — диде ветеринария табибы Гөлфия Әхмәтова.
Ветеринария хезмәткәрләре котыру чиренә каршы вакцинация үткәргән вакытта хайваннарга чип та куя.
«Чип ул — хайваннарны маркировкалауның бер төре. Бу вакытта тире астына дөге ярмасы зурлыгында чит предмет кертелә. Ул — һәр хайванның үзенә бирелгән идентификацион номеры. Бу ни өчен кирәк соң? Эт берәр кешене тешләгәндә, шул чипны сканер ясап, хуҗасын билгеләргә мөмкин, шуннан чыгып, әлеге хайванга нинди прививкалар эшләнгәнен ачыкларга була. Моннан тыш, югалган хайванны эзләгәндә дә чип ярдәм итә. Яңа елдан хайваннарны теркәү мәҗбүри рәвештә башкарылачак», — дип сөйләде ветеринария табибы.
Манзарас авылыннан Рамил Гафиятуллиннар гомер буе шәхси хуҗалыкларында терлек асрап көн күргәннәр. Хәзерге вакытта да тавыклары, этләре, мөгезле эре терлектән үгезләре бар. Хуҗа ветеринария хезмәткәрләрен капкасын ачып каршы алды. Ишегалдындагы ят тавышларны ишетеп, эт өрергә тотынды. Шаян исемле икән, кечкенә вакытта бик шаян, шук иде дип сөйләде хуҗасы. Этебезгә март аенда биш яшь була, диде ул.
«Үзем дә 35 ел буе ветеринария табибы булып эшләдем, шуңа күрә әлеге процедураларның кеше тормышы, иминлеге өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлыйм. Бер елны да вакцина ясатмыйча калдырганыбыз юк, саклану чарасы бит. Без эшләгән вакытта да әлеге вакциналар бөтенесе башкарылды, бары тик чип кую гына юк иде. Хәзер кешедә мал кимеп бара, хәтерлим әле: шушы урамыбызда гына да 135 сыер бар иде, бүгенге көндә берәү дә калмады», — диде ул.
Ул арада ветеринария табибы этнең баш артына чипны урнаштырып та куйды. Бик тиз икән, Шаян сизми дә калды, ахры…
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев