Кукмара районыннан хәрбинең тормыш иптәше: «Иремнән яхшы хәбәрләрне зарыгып көтәбез»
Алмаз Әүхәдиев махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә, өлешчә мобилизацияләү башлангач та китә.
Зур Кукмара авылында яшәүче Ландыш Әүхәдиеваның тормыш иптәше Алмаз бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында.
«Балаларның: „Әти кайчан кайта?“ — дип сорамаган бер генә көне дә юк. Аларны кочагыма кысып: „Тиздән, бик тиздән. Әз генә сабыр итегез инде“, — дип юату минем өчен икеләтә авыр. Тормыш бит ул без дигәнчә генә түгел, хәрби хезмәтнең дә үз кануннары, үз тәртибе бар. Моны бик яхшы аңлыйбыз һәм Алмазның: „Ялга җыенам“, — дигән ике сүзлек хәбәрен түземсезлек белән көтәбез», — ди Ландыш.
...Ике яшь йөрәк 2014 елның августында тормыш кора. Аларны Ландышның Янил аграр көллиятендә белем алучы авылдашы таныштырган була.
«Мин үзем тумышым белән Зур Кукмарадан, ә Алмаз — Шепшеңәр авылыннан. Без беренче очрашуда ук бер-беребезне ошаттык. Күпмедер вакыт хисләребезне сынаганнан соң өйләнештек. Гаиләбезне тулыландырып, бер-бер артлы балалар туды. Улыбыз Адельгә бүгенге көндә — 9, ә кызыбыз Илвинага — 7 яшь. Икесе дә Зур Кукмара урта мәктәбендә укыйлар. Балалар шәһәр эчендәге автобуста бушка йөри, мәктәптә кайнар ризык белән тукланган өчен дә акча түләгән юк. Узган ел район башлыгының „Чыршы бәйрәме“ндә, Яңа ел алдыннан Казанда узган чарада да катнаштылар», — ди хуҗабикә.
Алмаз махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә, өлешчә мобилизацияләү башлангач та китә. Аңарчы заводта эшләгән була.
«Адельне каратэ түгәрәгенә алып барган иде ул көнне. Бу хәбәрне ишеткәч, мин тәмам „коелып“ төштем, елый башладым. Әмма ирем, армиядә хезмәт иткән кеше буларак, үзен тыныч тотты, Ватанны сакларга кирәклеген аңлатты. Алар иң элек өйрәнүләр уздылар, аннары махсус хәрби операция зонасына җибәрелделәр. Өченче ел инде Алмазның тавышын ишетмичә, я язып җибәргән хәбәрен укымыйча, кулдан кәрәзле телефонны төшергәнем юк. Шөкер, җае булу белән элемтәгә чыгарга тырыша. Ике елдан артык вакыт эчендә аның беркайчан зарланганы булмады, киресенчә, безне тынычландыра, яхшы хәбәрләр турында уйларга куша. Аның җылы сүзләре көтү мизгелләрен бераз җиңеләйтеп җибәрсә дә, бик авыр. Безнең өчен иң зур бүләк — барлык хәрбиләрнең дә исән-сау булуы. Волонтер Илдар абый аша ай саен посылка җибәрәбез, ул сораган әйберләрне тупларга тырышабыз. Балалар икәүләшеп әтиләренә хат язалар, аңа атап, рәсемнәр ясыйлар. Тәм-томнар янында, әлбәттә, әлеге кадерле бүләкләр дә урын ала», — ди Ландыш.
Чираттагы ялга кайтуында гаилә башлыгы балаларының хыялын тормышка ашыра: попугай бүләк итә. Илвина исә зур курчаклы да була.
«Без попугайга Кеша дип исем куштык. Сөйләшә белмәсә дә, үзе белән уйнаганны, алма биргәнне ярата. Без Кыш бабайдан әтине Яңа елга безнең янга җибәрүләрен сорыйбыз», — ди алар.
Сабыйларның теләкләре чынга ашсын!
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев