Узып баручы 2024 ел кукмаралыларда нәрсәләре белән истә калыр?
Әле кайчан гына 2024 ел җиһанга аяк баскан иде, инде кулъяулыгын изәп китеп тә бара. Шул вакыт эчендә ил-көнебездә нинди генә вакыйгалар булмады: шатлыгы да, кайгы-хәсрәте дә тормышның һәр мизгелен кабатланмас итте. Райондашлар белән елның иң якты хатирәләре турында аралаштык. Әмма күңелсезләрен искә төшерәсе килми, үтеп баручы елда калсын, диде алар. Килешәбез, алдагысы хәерле булсын.
Гөлсинә Зыятдинова, Зур Сәрдек:
— Илдә барган вакыйгалар тынычлап кына, гел канәгать булып яшәргә мөмкинлек бирми, әлбәттә. 2024 ел да, күңелләргә үзенең эзен салып, уйландырып-моңландырып, истәлек-хатирәләре белән үтеп бара. Гимназия тормышының һәр көне истә калырлык инде ул. Шулай да март аенда татар авылы эшмәкәрләренең 12нче Бөтенроссия җыенында катнашучыларны кунак итү күңелдә канәгатьлек хисе һәм матур истәлекләр калдырды. Без бу көнне гимназиянең милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә күп еллар алып барылган эшчәнлегенә имтихан тоттык. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсендә дә эшебезгә зур бәя бирелде, җылы сүзләр әйтелде. Минем өчен бу елның иң зур вакыйгасы сентябрь аеннан лаеклы ялга чыгып, 39 ел яратып башкарган эшемнән, коллективтан аерылып, өйдә тора башлау булды. Ә бу гомернең искиткеч мөмкинлекләргә бай чоры икән бит: гаиләмә, балаларыма-оныкларыма игътибарның артуы, сәяхәт-экскурсияләр, яраткан шөгыльләрем минем һәр көнемне мәгънәле итә. Бишенче оныгыбыз туу, зурларының үсеп, һөнәрләре артуы, ирешкән уңышлары — безнең өчен зур сөенеч! Татар әниләренең «Сөембикә» журналы оештырган беренче форумында катнашу да гаҗәеп кешеләр белән аралашырга, фикерләрен тыңларга, уйланырга мөмкинлек бирде.
Энҗе Гайнетдинова, Югары Арбаш:
— 2024 елда, 41 яшемдә мин, ниһаять, югары квалификацияле белгеч булдым, Казан дәүләт мәдәният институтының халык иҗатын өйрәнү һәм музыка буенча белем бирү бүлеген тәмамладым. Шушы белемем белән мин хәзер мәктәп, балалар бакчаларында, клуб, мәдәният йортларында эшли алам. Моңа бик сөенәм, чөнки яшь чакта югары белем бирергә гаиләбезнең мөмкинлеге булмады. Шуннан соң үзем тегүчелеккә укыдым, кияүгә чыгып, тормыш мәшәкатьләренә чумдым. Район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина мәдәният институтында укырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Диплом эшемне язганда укытучым һәм кураторым, җырчы Асылъяр (Алсу Рөстәм кызы) бик ярдәм итте, һәм минем хезмәтемне ике төркем арасында иң яхшысы дип югары бәяләделәр.
Айнур Мөхәммәтов, Кукмара:
— Быел минем укытучы булып эшли башлавыма 12 ел булып китте. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта бик кызыклы да. Мәктәп мәшәкатьләре белән мавыгып, елның үткәнен сизми дә каласың. Балаларны ел дәвамында төрле чараларга, район һәм республика күләмендә оештырыла торган конкурс, олимпиада, имтиханнарга әзерләргә кирәк. Укытучы эше бит ул үзең белән бергә өйгә дә ияреп кайта. Ә гаиләдә тынычлык хөкем итмәсә, аларның берсен дә эшләп булмас иде. Шәхси тормышта барысы да стабиль, шуңа күрә Аллага шөкер.
Римма Сәйфетдинова, Аш-Буҗи:
— Кешелек тормышында ел буена әллә нинди вакыйгалар була: арасында шатлык-куанычлысы да, йөрәккә яра сала торган хәсрәтлесе дә.
Безнең гаилә өчен 2024 ел бик матур истәлеге белән күңелгә уелып калыр. Чөнки олы кызыбыз Алия киявебез Булат белән чәчләрен чәчкә бәйләп, бер тормыш корабында йөзәргә уйладылар, гаилә дигән статуска ия булдылар. Безнең өчен әлеге вакыйга — мәңгелек, чөнки ике як гаиләдә дә иң өлкән балалар башлы-күзле булды. Бу — әйтеп бетермәслек шатлык.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»; гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев