Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара музееның өлкән фонд саклаучысы Сиринә Сабирова: Музеебыз белән ерак төбәкләрдән кызыксынучылар булу - хезмәтебезнең бушка үтмәвен раслый

Кукмара музеенда барлыгы 9223 экспонат исәпкә куелган.

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда «Мирас-Наследие» программасы буенча капиталь ремонт эшләре 2010 елда тәмамланып, аның менә-менә ачылыр чагында, Сиринә Сабированың биредә беренче эш көне башлана. Һәм менә инде 14 ел дәвамында ул өлкән фонд саклаучысы буларак, үткән еллар кайтавазы булган экспонатларны көн саен кулына ала.

«Ул вакытта ремонттан соң тулысынча экспозицияләрне элеккеге директорыбыз Ләбүдә апа Дәүләтшина ясады. Тәвәккәл, таләпчән җитәкче, легенда иде ул һәм, минем аңа эндәшергә, тиешлесен сорарга курыкканымны сизеп, булдырасың, экскурсовод эшенә дә өйрәнергә кирәк дип үсендереп, барын да аңлатып, кулымнан тотып диярлек эшкә өйрәтте. Югары белемле тарихчы-музеолог булсам да, практик яктан якын килеп эшләмәгәнлектән, беренче көннәрдә каян башларга, нәрсәгә барып тотынырга белми идем», — дип, Сиринә әңгәмәбез башында үткәннәрне искә алды. 

Кукмара музеенда барлыгы 9223 экспонат исәпкә куелган. Төп фондында — 6697 данә, ә фәнни-ярдәмче фондта 2526 экспонат теркәлгән. Башлыча экспонатларның бик күп өлеше район халкыннан, читтә яшәгән якташларыбыздан килгән. Музей кагыйдәләре буенча, экспонат бүләк итүче өч төрле документка кул куя, һәм әле шуннан соң да бер ай дәвамында ул исәпкә алынмый икән. «Чөнки экспонат хуҗасы аны алырга да мөмкин, әйтик, гаилә реликвиясе булган балалайканы шушы срок эчендә кире алып киттеләр. Бер ай вакыт узгач, без комиссия белән берлектә әлеге экспонатлардан кайсысын төп фондка алабыз, ә кайсысын фәнни ярдәмче фондка аласын хәл итәбез. Акт төзегәннән соң, экспонатны фоторәсемгә төшерәбез, сакланышы турында мәгълүматларны язабыз һәм аны кабул ителүләр китабына теркибез. Хезмәтебез бик җаваплы, чөнки һәр экспонат өчен җавап бирәсе», — ди Сиринә. 

Көн саен экспонатларны кулына ала дип әйтү юкка түгел: фонд саклаучысы буларак, Сиринәгә хезмәттәше, шулай ук әлеге бүлектә озак еллар эшләүче Гөлия Фәтхединова белән берлектә 1995 елдан бирле тупланып килгән экспонатларны махсус программа нигезендә Дәүләт электрон каталогына кертү вазыйфасы йөкләнгән. Фондтагы һәрбер экспонат ныклап өйрәнелә, үлчәме сантиметрлап үлчәнелә, нинди максатларда кулланылышта булганлыгы, кайда җитештерелгәне турында җентекләп язылып (таныш булмаган очракта башка чыганаклардан да тулыландырылып), Кукмара музее, Татарстан һәм Россия Дәүләт электрон каталогына теркәлә бара икән. 

— «Гасырлар тузаны» эчендә казыну ялыктырмыймы соң? — дип кызыксынам үзеннән. 

— Мин хәзер үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, бик кызыклы тарихи экспонатлар бар, — ди Сиринә— Туристларның шуның кадәр мавыгып, шул чорларны тоемлыйк әле дип, бигрәк тә бертуган Комаровларның шкафлары, Володиннар предприятиесендә җитештерелгән эшләнмәләр белән танышуларын күрү менә хәзер сезгә сөйләгәндә дә тәнемне чымырдата. Дәүләт электрон каталогына кереп, музеебыздагы экспонатлар турында ерак төбәкләрдән кызыксынулары да хезмәтебезнең бушка үтмәвен раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев