Кукмарада узган Халыкара инвалидлар көнендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов катнашты
Кунаклар өчен фойеда оста куллы райондашларыбызның хезмәтләреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Шулай ук мастер-класслар да үткәрелде.
Бүген район Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Кунаклар өчен фойеда оста куллы райондашларыбызның хезмәтләреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Шулай ук мастер-класслар да үткәрелде.
Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, район җитәкчеләре, физик мөмкинлеге чикле райондашлар һәм башкалар катнашты.
«Физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең мөмкинлекләре чикле түгел. Алар иҗат итә, районның социаль, мәдәни, спорт чараларында актив катнаша. Дәүләтнең дә игътибары зур. Киләсе елдан яңа социаль проект эшли башлаячак. Анда заманча, югары технологияле үзәкләр төзүгә зур игътибар биреләчәк. Чөнки алар да бик кирәк. Сез рухи яктан нык кешеләр. Авырлыкларга карамастан, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышасыз, матур күрсәткечләргә ирешәсез. Күргәзмәләр караганда да сезнең осталыкларга сокландым. Һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телим», - диде Анатолий Иванов.
Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта районыбызда 5500дән артык инвалид бар, шуның 221е - балалар.
фото: Алсу Саляхутдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев