Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Забота о СВОих” акциясе кысаларында “Булгарстройкомплект” оешмасының генераль директоры Нияз Аитов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты

Аларга күчтәнәч һәм балаларына сертификатлар тапшырды.

“Забота о СВОих” акциясе кысаларында “Булгарстройкомплект” оешмасының генераль директоры Нияз Аитов, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова белән Поч.Кучук җирлегендә булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты, аларга күчтәнәч һәм балаларына сертификатлар тапшырды. 

Поч.Кучук авылыннан Ришат Мөлеков махсус хәрби операциягә контракт төзеп киткән, ә Алексей Алексеев һәм Княгордан Юрий Еруслановлар мобилизацияләнгән. Кунакларны солдатларның тормыш иптәшләре, балалары һәм әниләре каршы алды. Алар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр, солдатларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сораштылар. 

- Маскировка өчен челтәрләр, коптерлар, тепловизор, рацияләр сорыйлар, икенче урынга күченгәч, такталар кирәк була. Барысы да - сатып алына торган әйберләр. Вакытлы ялга да кайтканы юк, бик сагындык, бала әтисен күрми үсә. Ирем киткәндә, аңа ике ай иде, - дип сөйләде Алексей Алексеевның тормыш иптәше Фаина Андреевна. 

Юрий Еруслановның тормыш иптәше Людмила Анатольевна да үзенең проблемалары белән уртаклашты. “Ирем киткәннән бирле сала башлаган йортка чүп өчен түләү килә”, - дип сөйләде ул. Нияз Фаатович әлеге мәсьәләне үзенең карамагына алды. 

Очрашу барышында Ришат Мөлековның тормыш иптәше Резеда ханым иренә видеоэлемтә аша чыгып хәлен дә белде. 

- Хәлләр бер көе. Җиңү белән кайтырбыз, Аллаһ боерса, - диде солдат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев