«Тизрәк чыгыгыз, хәзер шартлый»: Райондашыбыз студент чагында булган вакыйгаларны искә алды
Булган хәл.
Газетаның 7 июнь санында басылган Лилия Нургалиеваның «Геройлар үзебезнең арада» язмасын укыгач, минем дә студент чагында булган бер хатирәм яңарды. Без дә шул юллардан кайтканда аңлатып булмый торган маҗараларга очрадык.
Казанда укып йөргән чаклар. Ул вакытта электричкалар хәзерге сыман еш йөрми иде. Иртәнге якта сәгать 9лар тирәсендә һәм кичке 4ләрдә. Атна саен булмаса да, ике атнага бер авылга кайтабыз. Билгеле, шимбә көнне иртәнгесенә өлгермибез, кичке электричкага калабыз. Анысы сәгать 8нчеләргә генә кайтып җитә Кукмарага. Әле бит авылга да кайтасы бар. Анда ничек җай чыга инде: я каршы алалар, я берәр машина очрый.
Шундый бер авылга кайту вакыйгасы мәңгелеккә йөрәккә уелып калган. Искә төшсә, әле дә тәннәр чемердәп китә. Әле ярый исән калдык дип сөенеп куям.
Кыш аеның җилле-буранлы шимбә көне иде ул. Алдан хәбәрләштек, әти машина белән каршы алам, диде. Электричкадан төшеп, машинага утырдык. Әти белән әни, иптәш кызым белән мин күңелле генә сөйләшә-сөйләшә кузгалып киттек. Кышкы юл, бераз шомландыра, җитмәсә, кар ява, себерә. Ярты юлны уздык. Халык телендә «тыныч түгел» дип таралган борылышка җиттек. Ул куркыныч уйлар башка да кереп карамаган иде. Кинәт... машина әкренәйде, бераз барды да бөтенләй сүнде. Әти кабызмакчы була — кабынмый, чыгып, капотын да ачып, нәрсәдер боргалады, бензин да салып карады, ләкин тимер атыбыз кабынырга уйламый да. Хәзерге вакыт булса, тиз генә ярдәм, такси чакыртыр идек тә, шуның белән эш бетәр иде. Ләкин ул заманнарда кәрәзле телефоннарның чыга башлаган вакыты, беребездә дә андый хәбәрләшү чарасы юк.
Без, күзләребезне дүрт итеп, юлга карап утырабыз. Тизрәк берәр транспорт килсә иде! Шулчак юл кырыенда нәрсәдер ялтыраган сыман булды. Яхшылабрак карасам, юлда һәлак булганнарга куелган чардуган икән. Йөрәк жу итеп китте. Янымда утырган дус кызыма төрттем дә, башым белән генә ым кактым, нинди җирдә туктаганны күрдеңме, янәсе. Ул түгәрәк кара күзләрен тагын да зуррак ачып, миңа якынрак килеп утырды. Көтәбез шулай. Бер сәгать үк булмаса да, аякка, тәнгә салкын йөгерде инде. Юлда ниндидер ут чалынды, әти тиз генә чыгып, туктарга кушып кул болгады. Мәрхәмәтле кешеләр икән, туктадылар. Күрше авыллар булып чыкты, машинаны буксирга алып кайтырга кузгалдык. Машина шул килеш кабынмады, алай да өйгә кайтып җитәчәгебезгә шик юк иде. Авызлар ерылды, тәнгә дә җылы йөгергән сыман тоелды. Ләкин шатланырга иртәрәк булган икән…
Авылга кергәндә таудан төшәргә кирәк. Арткы утыргычта утырсам да, күзем — юлда. Тау төшә башлагач, әтинең нидер сөйләнгәнен ишетеп, тагын да ныклабрак юлны күзәтә башладым. Барысы да бер мизгел эчендә булды: машина кызуланды, алда барганына килеп бәрелергә бик аз ара калды. Шулчак әтинең «тормоз тотмый», дигәнен ишеттем, һәм без сулга — басу эченә таба кереп киттек. Күрәсең, ул вакытта кар әз булган, батмадык. Тимер ат әзрәк барды да бер әйләнде, икенче тапкырында тәгәрмәчләр өстә калды.
Тынлык урнашты. Күзләремне ачтым: тәрәзәләр аста, әзрәк кенә төшкән яктылыктан кар шәйләнә, селкенеп тә, торып та булмый. Үлүем шушы икән, дим. Шулай яшь кенә килеш китеп баруымны уйлап, тамакка төер тыгылды. Кинәт әтинең нидер әйткәнен ишеттем: «Тизрәк чыгыгыз, хәзер шартлый!» Күз алдыма кинолардагы шартлаган машиналар килә башлады. Сулау тагын да кыенлашты. Әти тагын эндәште: «Сез исәнме, дим!» Бер-бер артлы бөтенебез тавыш биреп чыктык. Шөкер, барыбыз да исән-сау идек. Бары тик минем кулым, әнинең муены бераз авыртып йөрде. Ул арада безне буксирга алган кешеләр килеп җитте, чыгарга булыштылар, өйгә кадәр кайтарып куйдылар. Ә машинаны трактор белән өстерәтеп алып кайттылар. Берничә җирдән кыршылган, янчелгән урыннары бар иде.
Иртәгесен әтидән сорыйм: «Син нишләп машина шартлый, дидең соң?» — дим. «Алай дип әйтмәдем, әллә ничә тапкыр сез исәнме дип сорадым», — ди. Көлештек инде.
Ә иң кызыгы — машина иртәгесен ачкычын бер борудан кабынды. Нидән шулай булды? Техниканың гаебеме, әллә башка сихри көчләр тәэсир иттеме, белмәссең!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев