Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәгариф учреждениеләренең мәктәпкә әзерлеге тикшерелә

Райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрде.

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия бүген Урта Комар, Ош. Юмья, Березняк җирлекләрендәге балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә булып, җәй көне башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы һәм башкалар белән танышты.

Мәктәпләрнең барысында да эш гөрли: уку елына соңгы әзерлек эшләре бара, әкренләп бакчалардан уңышлар җыела.

— Мәктәптә әллә ни зур эшләр башкарылмады. Күп вакытыбыз мәктәп яны лагерена багышланган иде. Шуңа да карамастан барлык кабинетларга үз көчләре белән косметик ремонт эшли алдык, хәзерге вакытта ике кабинетта «Үсеш ноктасы» проекты буенча ремонт эшләре бара, — дип сөйләде Урта Комар мәктәбе директоры Владимир Михайлов

Белем йортының бакчасында да тәртип. Алар азык чөгендеренең орлыгын сату белән шөгыльләнә. Үткән ел, шуны сатып, 30 мең сум акча эшләгәннәр. Аңа артык игътибар да кирәк түгел, үстерүе җайлы, диделәр.

— Шулай ук кәбестә, кишер сатабыз, аны Кукмара кибетләренең берсенә куйдым. Сарымсакны исә чистартып, колбаса ясау цехына тапшырдым. Быел яшелчәләр бар кешенеке дә уңды, шуңа күрә аларны сату авыр, — диде директор. — Гөлҗимешләр өлгереп килә, аларны җыярга кирәк. Базарда аңа сорау бар. Үзебезнең участокта дару үләннәре үстереп киптерәбез.

Директорның сүзләренә караганда, Урта Комар мәктәбендә — 65, ә Түбән Комардагы башлангыч мәктәптә 11 бала укый. Тик быел Урта һәм Түбән Комарда беренче сыйныфка керүчеләр юк икән. 10 сыйныф та булмаска мөмкин, чөнки 9 сыйныфны тәмамлаучылар һөнәри уку йортларына керү нәтиҗәләрен көтә.

Шулай ук җирлектәге балалар бакчаларын да карадык. Урта Комардагы бакчада — 18, ә Түбән Комарда 14 бала исәпләнә. Билгеле, җәй көне аларның барысы да бакчага йөрмәгән.

Оштырма Юмья мәктәбе территориясе 5 гектардан артык мәйданны били. Биредә дә эш бара иде, бакчадагы үләннәрне чабалар, укучылар җәйге практикага килгән. Каникул булуга карамастан, мәктәпнең тәрәзә төбендәге гөлләрнең караулы икәне күренә: барысы да шау чәчәктә утыра.

Мәктәптә 109 бала белем ала, бакчага 9 сабый йөри. Ә Иске Юмья балалар бакчасы 17 сабыйны сыендыра.

— Мәктәп яны участогы белән биология укытучысы Елена Маматова шөгыльләнә. Анда барлык төр яшелчәләр дә бар: бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, уңыш яхшы, суганнарны җыеп алдык. Сарымсакны бераз саттык, ярминкәләргә алып барырбыз дип торабыз. Шулай ук әлеге яшелчәләрне мәктәп ашханәсендә дә кулланачакбыз, — дип сөйләде Оштырма Юмья мәктәбе директоры Виталий Семенов.— Моннан тыш, гөл үсентеләре белән дә шөгыльләнәбез. Аның белән дә кызыксынучылар күп.

Алга таба Березняк җирлегенә юл тоттык. Шушы көннәрдә мәктәпкә яңа директор билгеләнде. Дилүс Кәримуллин әлегә кадәр Лельвиж мәктәбендә тормыш иминлеге һәм физкультура дәресләре укыткан.

— Мәктәптә 63 бала белем ала. Быел Березнякта беренче сыйныфка — 3, Камышлыда 4 бала укырга киләчәк, — диде ул.
Равия Каримуллина яшь җитәкчегә уңышлар теләде һәм элеккеге директор Альберт Фәхретдиновның эшен лаеклы дәвам итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев