Лидия Порфирьевага «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылган
2016 елда «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Лидия Порфирьеваның бөтен тормышы сыер савучы һөнәре белән бәйле. Ул хезмәт эшчәнлеген 1986 елда «Рассвет» хуҗалыгында савымчы буларак башлап җибәрә. Һөнәре бик авыр һәм күп вакыт таләп итсә дә, үз эшенә тугры кала, малларны ярата.
Лидия Михайловна Иске Кенә-Юмья авылында җиде балалы гаиләдә дөньяга килгән. Нырья мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, хуҗалыкка эшкә урнашкан. «Җәй көне генә фермада эшләрмен дә китәрмен дип уйлаган идем, әмма шул килеш калдым», — ди ул. Аның әнисе Ольга Федоровна да лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сауган.
— Мәктәптә беренче сыйныфта укыганда ук, гел әнигә ияреп, фермага бара идем. Авыл халкы әле дә минем сыер асларыннан йөгереп уйнап йөргәнне сөйләп көлдерә. Бигрәк тә трактор арбасына утырып барган вакытлар истә, үзенчә күңелле тоелгандыр инде. Бертуганнарым: бер яшькә олы апам Рита, биш яшькә зуррак Ира апамнар да фермага еш барды, бергәләп әнигә булыша идек. Олы апам безне аллы-артлы велосипедка утыртып йөртте. Кайчак төшке аш вакытында әни урынына үзебез дә эшләп кала идек. Апаларым сыер сава, мин сөт ташыйм, — дип, балачакларын искә алды яңа танышым.
Шулай итеп, Лидия Порфирьева, өченче сыйныфта укыганда сыер саварга өйрәнеп, унышар сыерны кул белән сава торган була. Кечкенә чактан шундый авыр эшләрне башкарып үсә алар. Әмма ул бер дә зарланмый, сайлаган һөнәренә дә үкенми. Заманча технологияләр никадәр генә алга китсә дә, сыер савучыларның хезмәте әле дә җиңелләрдән түгел. Әлеге хуҗалыкта эш сменалы оешкан. Беренче смена, төнге сәгать икенче яртыга фермага килеп, көндезге унберенче яртыга кадәр хезмәт куя.
— Без хезмәттәшем белән 72 сыер савабыз. Бигрәк тә иртәнге смена авыр, йокының тәмле чагында торып чыгып китәргә туры килә бит. Эшкә килгәннән соң, мал тагаракларын, сыер асларын чистартып, салам таратабыз, көн саен сыерларны юабыз. Әмма моның белән генә эш бетми. Кайвакыт, ашыгыч ярдәм кирәк булганда, малларны үзебезгә дәваларга да туры килә, укол кадарга да өйрәндек, — дип сөйләде ул.
Әйе, яңгыр дими, кар дими, сыер савучы эшенә барырга, малларын карарга тиеш. Хезмәтен, терлекләрне яратмаган кеше фермада эшли алмас иде. Өйгә кайткач, йорт-кура тирәсендә дә мәшәкатьләр бар бит әле. Бакчасын карарга, чүбен утарга кирәк, элегрәк үзләре дә сыер, бозаулар тотканнар. Хәзер эре маллары юк икән инде, кош-корт асрыйлар. Әле ул җиләк җыярга, тәмледән-тәмле камыр ризыклары пешерергә дә ярата.
Лидия Михайловна бик күп Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән, сыер савучылар арасында уздырылган бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан гына да ике тапкыр зур бүләк алган. Быел аңа «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылган, ә 2016 елда «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелгән. Лидия Порфирьева — бик тырыш, булдыклы, шул ук вакытта тыйнак, оялчан, сабыр ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев