Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Районда 49 укучы алтын медальгә тәкъдим ителә

Кукмараның мәгариф өлкәсе республиканың 45 районы арасында беренче урынны били.

Әле кайчан гына 1 сентябрь бәйрәмен билгеләп үткән идек, уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Ел дәвамында башкарылган эшләр, мәгариф системасындагы яңалыклар, уңышлар белән безне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин таныштырды. 

— Район мәктәпләрендә барлыгы 6219 бала белем ала. Шулар арасында тугызынчы сыйныфлар — 552, ә унберенчеләр — 176. Балалар бакчаларында исә 2400 сабый тәрбияләнә. Без 2023-2024 уку елына планлаштырылган эшләрнең якынча 70-80 процентын башкарып чыга алдык. Бу уку елы платформага «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисы керү белән дә истә калыр. Чөнки ул укытучыларга да, әти-әниләр өчен дә зур этап, зур эш булды. Авырлыкларны җиңеп чыга алдык, бүгенге көндә бердәм укыту программасы, планнар, кулланма материаллар, электрон көндәлекләр платформасы белән уңышлы гына эшлибез. 

Мәгариф системасында хезмәт куючылар өчен иң мөһиме — балаларга сыйфатлы белем, тиешле тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, имтихан һәм олимпиадаларда нәтиҗәләргә ирешү. 

Ул яктан районның мәктәп директорлары да, укытучылар да бик көчле. Узган ел фән олимпиадаларында 99 призлы урын яуланган булса, быел җиңүчеләрнең саны 133кә җитте. Өч — Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, бер призерыбыз бар. Киләсе елга республиканың кече районнарын узып китүне дә үзебезгә максат итеп куйдык. 

Чыгарылыш сыйныфларны алда зур эш — имтиханнар көтә. Шунысы сөенечле: районның барлык укучылары да сынауларга кертелде. Тугызынчы сыйныфлар ике фән: рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыра. Калган фәннәр баланың үз теләге белән сайлана. Сынау 21 майда башланып китте. Ә менә унберенчеләрнең тәүге бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) 23 майда булды. Алар өчен дә төп имтихан фәннәре — рус теле, математика (база һәм профильле). Югары уку йортына керергә теләүчеләргә математиканың профильле юнәлешен бирү кирәк. Узган ел өч укучы БДИны 100 баллга тапшырган иде. Бу юлы да кызлар-егетләр сынатмаслар дип ышанам. 
«Укудагы аерым уңышлар өчен» медальләргә ия булучыларның саны да елдан-ел арта. Бу — район мәгарифенең сыйфаты яхшы дигәнне аңлата. Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына алтын һәм көмеш медальләр бирә башлаячаклар. Районда 49 бала — алтын, ә 20се көмеш медальгә тәкъдим ителә. 

Кукмараның мәгариф өлкәсе республиканың 45 районы арасында беренче урынны били. Без спортта да калышмыйбыз, төзекләндерү һәм төзелеш эшләре дә тулы көченә бара, матди-техник база да яңартыла. Район башлыгы Сергей Димитриев барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яхшы, заманча шартлар булдыруны максат итеп куя. Быел Поршур һәм Каенсар авылларында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпне үз эченә алган күпфункцияле үзәкләр төзелә, балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү эшләре бара, Югары Чура мәктәбе дә ремонттан соң үзенең икенче яшьлеген кичерде. Шулай ук Пычак, Янил, Мәчкәрә урта мәктәпләренең ашханәләрендә азык-төлек блоклары төзекләндерелә, аларга заманча җиһазлар кайтарылачак. 

Хәрби-патриотик, һөнәри юнәлеш бирү буенча да күп эш башкарыла. Күп кенә мәктәпләрдә педагогик, агрономия, инженер, энерго, урманчылык сыйныфлары ачылды, «ИТ-Кукмор» үзәге эшли. Бу уку елында үзәктә 18 укучы шөгыльләнде. Киләчәктә аларга оешма-предприятиеләрнең сайтларын алып баруны, үстерүне йөкләргә планлаштырабыз. Безнең төп максат — һөнәри сыйныфларда белем алучы егет-кызларның бу юнәлешләр буенча укуларын дәвам итеп, диплом алгач, үзебезнең районга эшкә кайтуларын тәэмин итү. Чөнки районга югары квалификацияле, тирән белемле хезмәткәрләр бик кирәк. Һөнәр сайлаган вакытта укучылар да, әти-әниләр дә бу хакта онытмасын иде. 

14-18 яшьлек барлык балалар да каникуллар чорында эш белән тәэмин ителергә, хезмәт хакы алырга тиеш дигән бурыч куелды. Узган ел хезмәткә 700 укучы тартылган булса, быел 14-18 яшьлек 1570 баланың 70 проценты эшле булыр дип планлаштырабыз. Алар өчен авыр хезмәт тәкъдим ителми. Әйтик, берәүләр — сәнәгать предприятиесендә, икенчеләр — авыл хуҗалыгы өлкәсендә, ә өченчеләр шәхси эшмәкәрләрдә, мәктәп территориясендә эшли ала. Моның өчен һәр укучыга район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм күрсәтелә, шулай ук эш белән тәэмин итүче хезмәт хакы да түли. Бер ай дәвамында бала акча эшләп, аны мәктәпкә әзерләнгән вакытта кирәк-яраклар алу өчен файдалана, гаилә керемен тулыландыра ала. 

Киләсе уку елыннан барлык белем бирү учреждениеләрендә дә бердәм формага күчеп бетәчәкбез. Шулай ук кәрәзле телефоннарны да мәктәпкә алып килү тыелачак. 

Алда — укучыларның җәйге каникуллары. Өч айга сузылган озын ялларны исән-имин, файдалы итеп уздырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев