«Хезмәт даны» газетасы корректоры Лариса Малова: Тәҗрибә мәктәбен редакциядә үттем
Ларисаның редакциядә эшли башлавына быел 24 ел.
«Хезмәт даны» газетасы редакциясендә дус, бердәм, тату коллектив эшли. Биредә хезмәт куючы кем турында гына язарга уйласаң да, бик күп матур сүзләр әйтергә була. Бүгенге язмам герое — рус бүлегенең иң үткен күзле корректоры, акыллы һәм тыйнак, үз эшенең остасы булган хезмәттәшем, дустым Лариса Малова.
Лариса белән танышлыкка ун елдан артык вакыт үтеп китте. Ул — тумышы белән Кукмара кызы, 3нче урта мәктәптә белем алган. Аннан соң тормышка чыгып, бүгенге көндә Байлангар авылында гомер итә. Мин редакциягә корректор булып эшкә урнашкан вакытта ул декрет ялында иде. Аның урынында эшләгән Алсу Гатауллина: «Син аны белмисең әле, ул — шулхәтле төгәл кеше, аннан бер хәреф тә качып кала алмый. Килешеп китә алырсызмы икән инде?!» — дип әйтеп шүрләтеп тә куйган иде. Шул вакытта кырыс холыклы, елмая белми торган кеше күз алдыма килеп, Ларисаның эшкә чыгуыннан бераз куркып та йөрдем. Әмма барысы да юкка булганын бик тиз аңладым. Ул миңа газетада качып калган күп хаталарны табарга булышты, эшкә өйрәтте, хезмәттә генә түгел, тормышта да киңәшчем, сердәшчемә әверелде.
Ларисаның редакциядә эшли башлавына быел 24 ел. Әлеге вакыт аралыгында күпме үзгәрешләр булган, күпме җитәкчеләр, хезмәткәрләр алышынган.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ГПТУда хисапчы белеме алдым. 2000 елның 1 августында язмыш җилләре редакциягә алып килде. Ул вакытта баш мөхәррир Мирзәхмәт абый Идрисов иде. Ул мине баш хисапчы Гөлфия апа Ивановага ярдәмче итеп куйды. Аннан соң җыештыручы да булып тордым, машинистка Светлана Афанасьева декрет ялына киткәч, аның урынына да эшләдем. Ул вакытта компьютерлар юк, журналистлар мәкаләләрен кулдан яза, без аны машинада җыя идек, әле штаттан тыш хәбәрче, газета укучылардан килгән хатлар да бар бит. Кайвакыт, җитешә алмаганда, якшәмбе көнне эшкә килеп, пичәтләп утырганымны хәтерлим. Бу миңа бик зур тәҗрибә мәктәбе булды. Алга таба корректор вазыйфасына билгеләделәр. Рус газетасының баш мөхәррир урынбасары, мәрхүм Әнәс Кавый улы бик акыллы, белемле кеше иде. «Бер дә курыкма, монда без дә бар бит, иң мөһиме: ир — хатын, хатын ир булып чыкмасын», — диде. Ул мине эшкә өйрәтте. Газетада бөтен текстлар да бер, борчылма дип тә киңәш бирделәр. Ничек инде, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка бик күп төрле темалар бар дип аптырадым. Ә, чыннан да, корректор күзлегеннән караганда, барлык текстлар да бертөрле икән бит. Хезмәтемне бик яратам, шуңа күрә башка һөнәрләр турында уйлап та караганым булмады, — диде Лариса, эшли башлаган вакытларын искә алып.
Җитәкчеләрдән Расим Ризванов, Гөлгенә Шәрипова кул астында хезмәт куйган вакытларын да сагынып искә ала хезмәттәшем. Атнага ике газета чыга ул вакытта. Редакция гөрләп тора. Бергә бәйрәмнәрне үткәрәләр, ял вакытларында җыелышып чәй эчүләр һаман да искә төшеп, елмаерга мәҗбүр итә.
Лариса барлык текстларны да җентекләп тикшерә, төзәтә, аннан бер хәреф хатасы да качып кала алмый. «Элек эшебез авыррак, газетада хата чыгу куркынычы да күбрәк иде. Хәзер исә компьютер заманы, хезмәтебез бераз җиңеләйде, әмма башка мәшәкатьләр өстәлде», — ди ул. Чөнки корректор вазыйфасыннан башка, подписка, почта белән бәйле мәшәкатьләр, альтернатив рәвештә язылучылар белән эшләү дә Ларисага йөкләнгән. Кемгәдер газета вакытында килеп җитми, югалып кала икән — хезмәттәшемнең аларга да җавабы әзер. Ә соңгы вакытта ул почтальон булмаган урамнарга газеталар да өләшә. Шуңа күрә кайбер язылучыларыбыз аны «хат ташучы» буларак та белә.
Лариса — эштә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк. Ул — үз улы белән беррәттән, әнисез калган ике балага да терәк булган олы йөрәкле ханым, тормыш иптәшенә яраткан хатын. Бүгенге көндә Лариса кыз-улларының сөенечләренә куанып, мәшәкатьләре өчен борчылып яши. Шулай ук Кукмарада гомер итүче әнисе Нина апага да булышырга, хәлен белергә вакыт таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев