Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Начар юллар, тузган су торбалары, Комаровлар йорты: журналист район халкы белән аралашты

Журналист район халкы белән телефоннан аралашты.

Элегрәк газета укучыларыбыз бик актив катнашкан «Сорау — сездән, җавап — бездән» рубрикасын яңартырга теләп, үткән җомгада аралашу көне үткәргән идек. Соңгы елларда районыбызда тормыш-көнкүреш шартлары уңай якка үзгәргәнгәме, әллә күпләргә хәзерге заманның битарафлык чире «йоккангамы», шалтыратучылар аз булды. Кем белә, бәлки алдагы сөйләшүләрдә сорауларны, фикерләрне күбрәк ишетербез. Ә бу юлы нәрсәләр турында сөйләштек соң?

Иң беренче булып, дөресрәге, бер көн алданрак, Кукмараның Толстой урамында яшәүче бер газета укучыбыз шалтыратты. «Хәтерләсәгез: элегрәк ветеринария берләшмәсе белән безнең урам арасындагы ерганактан транспорт белән йөреп булмый иде. Җәяүлеләр генә турыдан йөрде. Бу ерганакка балчык салынганнан соң, шоферларның да юлы кыскарды. Әмма язгы-көзге пычракларда, яңгыр яугач, биредәге балчык, тәгәрмәчләргә ияреп, безнең асфальт җәелгән урамыбызга да күчә. Шунда бер-ике йөк кенә вак таш салсалар яхшы булыр иде», — дип, үз фикерен җиткерде ул.

Әлеге сорау белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллинга мөрәҗәгать иткәч, аннан әлеге җавапны алдык: 

— Толстой белән Чернышевский урамнары арасындагы юл тиешле таләпләргә туры килми. Чөнки бер урамнан икенчесенә чыга торган җире бик тар, җитмәвенә анда ветеринария берләшмәсенең машиналар тукталышы да бар. Анда үтәли юл ясап булмый, көннәр матурайгач, ул юлны бетерәчәкбез һәм аркылы мәйданчык ясап куячакбыз, — диде ул. 

Элемтәбезне иртәнге сәгать 9дан башларбыз дип язган идек. Югары Чәбия авылыннан Әсхәт абый Әсхәдуллин бигрәк төгәл кеше булып чыкты. 83 яшьлек Әсхәт бабай күршесенең өй телефоны аша аралашты һәм үзенең тормыш юлын сөйләде. «Кешеләр белән сөйләшергә бик яраттым. Чөнки аның йөрәккә файдасы тия, тәкәбберләнеп сөйләшмичә яшәү — йөрәк дошманы, — ди ул. — Тормыш иптәшемне моннан 53 ел элек урлап алып кайткан идем, биш малай үстердек, матур гомер итәбез».
Әсхәт абый белән шушы араларда Югары Чәбиягә барып, күзгә-күз карашып, сөйләшеп утырырбыз әле дип саубуллаштык. 

Татар Толлысы авылында яшәүчеләрне су челтәрендәге торбаларның тузуы борчый икән. «Урамның буеннан-буена торбаларны алыштырасы иде, ярдәм итү буенча бар өмет сездә», — диде телефонның аргы башындагы бер ир кеше. Әлбәттә инде, бу очракта, иң беренче булып, авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә чыктык.
— Әлеге сорау буенча шушы араларда гына республиканың ике журналыннан шалтыраттылар инде, — ди җирлек башлыгы Эдуард Козлов.

— Татар Толлысында яңа суүткәргеч кирәк, әмма аны алыштыру өчен иң элек якынча 1 миллион 200 мең сумлык проект эшләтү сорала. Авылда су бар, аның белән өзеклекләр юк, суы чиста. 2020 елда авылдагы су башнясын тулысынча алыштырдык, яңа насос куйдык, быел кыш янып чыкмасын дип, аны да яңага алыштырдык инде. Берничә ел элек гидрантлар урнаштырылды. Алар әйткәнчә, бер торбаны алып, икенчесен салып куеп кына булмый. Үзара салым акчасының суммасы проектка җитми. Быел бу авылдан 152 мең сум (79 процент) үзара салым акчасы җыелды. Республика ярдәме белән 611 мең 640 сум акча тупланды. Авыл буенча 89 миллиметрлы су торбалары үтә. Алыштырам дисәң дә, хәзер 100лене салырга кирәк. Авыл җыеннарында шул турыда сүз кузгатылса да, халык үзара салым акчасын шушы эшкә тотарга бик атлыгып тормый, акча җыюы да авыр. 

Бу уңайдан ни әйтергә була соң? Тагын бер кат әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, уңай якка хәл итсәгез генә инде. 

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә инде күптәннән бик күңелле чара: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасы үткәрелеп килә икән. Хәтта күрше төбәкләрдән дә мәктәпкә килеп катнашучылар бар, диделәр. Мәктәп командасы төбәкара күләмендәге викторинада 50дән артык команда арасында призер булган. «Бу республика олимпиадасында җиңү белән бер дәрәҗәдә санала», — дип аңлатып үтте газета укучыбыз. 
Чынлап та, бу турыда газетабызда бер дә яктыртканыбыз юк иде. Киләсе саннарда язма әзерләнәчәк.

Чираттагы сорау районыбыз тарихына битараф булмаганнарның күбесен борчымыйча калмыйдыр. Сүз Ворошилов урамындагы 6нчы йорт, данлыклы Комаровлар яшәгән йорт турында бара. «Тарихи йортның җимерелеп беткәнен көтәләрме соң? Ни өчен бер дә реставрация эшләре күренми, алып барылмый?» — дип борчыла Гөлфия ханым.

Әлеге сорауга да шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин җавап бирде. 

— Анда төзәтү, реставрация эшләре бара, башланды. Быел аны җәй ахырына эшләп бетерергә тиешләр, — диде ул. 

— Шушы темага бер язма әзерлә әле, Лилия. Үзәккә үткән проблема бит бу, — дип, инде күптәннән бер танышым әлеге өлкәне өйрәнергә кызыктырып куйган иде. «Кул гына» җитмәде. Бүген икебезнең арада янә шушы турыда, ягъни ялгыз яшәүче хатын-кызларга эш кушардай ир-атларның булмавы турында сүз кузгатылды. «Хуҗалыкта берәр төрле эшкә тотыныйм, акча түләп эшләтим, дисәң, кеше табып булмый. Элек базар тирәсендә баш төзәтергә дип, биш-ун тиен соранып басып торучылар бар иде. Хәзер алары да юк. Ә каян безнең ишеләргә бакча казырлык, утын ярырлык, кар көрәрлек ярдәмче табарга?» — диде ул.

Менә бит берәр төрле бизнес оештырып җибәрергә теләүчеләр өчен нинди шәп идея! Районыбызда ялгыз яшәүче, эшче кулларга мохтаҗлар күп. Хатын-кызлар гына димим, ялгыз, өлкән яшьтәге ир-атлар да шактый. Ә эшне ел дәвамында табарга була. Аракы белән дус булмаганнарны туплап алып, район газетасы аша үз "компания"ң турында белдереп, реклама бирәсең дә эшкә тотынасың. Ике як та отышта кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев