Зур Кукмара авылында яшәүче 90 яшьлек Миннерәшит Гаязов: Әле дә таксист булып эшләр идем
Ул 67 ел буе машина йөртүче булып эшли.
Мин аны беренче тапкыр гыйнвар аенда Кукмарадагы сәүдә үзәкләренең берсендә — машиналар тукталышында күрдем.
Ак сакаллы өлкән яшьтәге абыйның чит ил машинасы руле артында утырганын абайлап алып, кызыксынуым көчле булганлыктан түзмәдем, ишеген ачып, ничә яшьтә булуын сорадым. Ул арада пассажир урындыгына кереп утырган бер егет җавап та бирергә өлгерде. «Миннерәшит бабаема 90 яшь», — диде ул.
Машина кузгалып китте. Икебез дә бер якка — Зур Кукмара авылына таба барырга туры килгәнлектән, Миннерәшит абыйның бу яшьтә дә машинаны бик оста, җиңел итеп йөрткәне соклангыч күренеш иде. Борылышка да җайлы гына кереп китте ул.
Икенче очрашуыбыз февраль азагында булды. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев белән бер авылдашыбызны 90 яшьлек күркәм юбилее белән котларга, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырырга дип, Колхоз урамындагы йортка бардык.
Юбилярның бер ай элек машина руле артында күргән Миннерәшит абый икәнен белгәч, әлбәттә инде, аның белән иркенләп аралашып алдык.
— Кукмарада гына түгел, Казанда да рәхәтләнеп йөрим әле мин. Аның бер авырлыгы да юк, — дип шаккаттырды инде 67 ел буе машина йөртүче Миннерәшит абый Гаязов. — Мин бит Ташкент каласында 37 ел буе таксомотор паркында шофер булып эшләдем.
...Әтисе ягыннан Садретдин бабасы заманында сәүдә белән шөгыльләнә, әмма кулаклаштыру чоры башлангач, ул авылдан мәҗбүри китә. Әле тыныч вакытта ук аның улы Гаязетдин бер ярлы гаиләнең кызы Миннесәрвәргә өйләнә. Садретдин яшь киленгә матур күлмәкләр дә тектерә. Кулакларны юк итү башлангач, Гаязетдине дә коммунистлардан качып йөри башлый, нәтиҗәдә аның гомере авылга кайтып барганда поезд астында өзелә. Шул вакытта гаиләнең ике ир баласы яшьләй вафат, ә әни кеше Миннерәшите белән авырлы килеш кала.
Бу турыда сөйләгәндә Миннерәшит абыйның күңеле тулды. Бәлки ятим калгач, әнисе ягыннан туганнары белән бергә Зур Кукмарадагы кечкенә генә салам түбәле өйдә яшәүләре, бабасының авырып интеккәннәре, бер тапкыр да әтисенә әти дип дәшә алмавы да йөрәк түренә ачы сагыш булып утырадыр. Күтәртмә чабата киеп, фанер сумка асып, мәктәпкә йөрүләре дә онытылмый.
— Әмма сугыш вакытында нужа күрдек дип хәтерләмим, чөнки сыер асрый идек, — дип сүзен дәвам итә Миннерәшит абый. — Әни 1944 елны, миңа 10 яшь вакытта Кукмарага күченде. Мәктәпкә бер ел укырга бармыйча, сыер саклап йөргәнемне хәтерлим әле. Мәктәптән соң ФЗӨгә укырга кереп, 17 яшемдә Кукмара итек фабрикасына өйрәнчек токарь булып урнаштым. 19 яшем тулгач, армиягә алдылар, хәрби хезмәтне өч ел Германиядә үттем.
Армиядән кайтуына 17 генә көн була әле. Кулына паспорт алган, күңеле белән Казан каласына эшкә урнашып йөрүче егетне туганнары Үзбәкстанга барырга үгетлиләр. «Кияүгә чыгып киткән Миңнур апаңнан бер хәбәр дә юк, аңа иптәш тә булырсың», — диләр әнисе ягыннан апалары.
Шулай итеп, ерак 1956 елның декабрь аенда Ташкент каласы аны җылы кояшы белән каршы ала. Кукмарадан киеп килгән өстендәге кайры тун костюмга алышына.
— Мин килүгә, бездәге кебек кар яуды. Ә болай Ташкентта карның бер тәүлектән артык торганы булмады. Хәтерлим әле: 1967 елларда ничә елга бер тапкыр бик салкын булды. Узган ел шулай ук Ташкентка барган идем, 29 градуска кадәр салкынайтты, — ди ул. — Хөрмәтем чиксез, Миңнур белән иптәше мине беренче көннән үк үз кешеләредәй якын итеп каршы алдылар. Токарь булып урнашырга дип, эш эзләп йөргәндә, бер токарь: «Таныклыгым булса, машина йөртер идем мин», — диде. Аның бу сүзеннән соң ваба авыруына каршы көрәшү станциясенә шофер булып урнаштым. ГАЗ-66 машинасы белән яз көне андагы хезмәткәрләрне Казахстанга — Кызыл Ком даласына тычкан һәм башка җәнлекләрдәге бет-борчаларны өйрәнергә, анализ ясарга алып чыга идем. Ул чордан нәрсәләр исемдә калдымы? Даладагы комга аяк белән басып булмый, пешерә, ә төнлә суык. Комнан барганда да туктап калырга ярамый, газ педаленә басарга кирәк, югыйсә, шунда ук батып каласың.
Берникадәр вакыт эшләгәннән соң, Миңнурның иптәше аңа таксопаркка керергә киңәш бирә. Миннерәшит абый тиешле кешесенә 3 мең сум акча «төртеп» (реформага кадәр), 1958 елда такси машинасына утыра. Һәм 39 ел дәвамында, аннан киткәнчегә кадәр иң алдынгы шоферларның берсе булып тора. Каян беләсең, дисезме? Хезмәт кенәгәсенә барысы да язып куелган. Югары күрсәткечләргә ирешүе һәм хезмәтенә намуслы карашы өчен берничә тапкыр Рәхмәт белдерелгән, Мактау грамоталары бирелгән, исеме Мактау тактасына кертелгән, «Иң яхшы машина йөртүче» конкурсында җиңгән, 1976 елда «Социалистик ярышта җиңүче» дигән күкрәк билгесе, 1988 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
— Миңа грамота кирәкми, аны акчалата премиягә алыштырыгыз дип әйтә идем. Тыңладылар, премия итеп бирәләр иде, — ди Миннерәшит абый, чын күңеленнән көлеп җибәреп. Әйе, бу турыда да хезмәт кенәгәсендә тугыз тапкыр билгеләп куелган. Эш урыныннан бер дә җибәрәселәре килмәсә дә, әнисенең хәле авырайгач, 1995 елда туган ягына күченеп кайта.
Гомеренең иң матур мизгеле үткән, хезмәт юлы чорында биш бармагы кебек белгән Ташкент каласының урамнарын ничә тапкыр әйләнгәнен, әлбәттә, берничек тә әйтеп була торган түгел. Ә менә шушы еллар эчендә бары тик 3 кенә тапкыр юл-транспорт фаҗигасенә юлыга: сменадан соң да калып акча эшлим дип, йокы аралаш йөк машинасына килеп бәрелә, ике тапкыр тиешсез урыннан йөгереп чыккан җәяүлеләрне «сыйпап» уза.
Миннерәшит абыйның тормыш иптәше, Зур Кукмара авылы кызы Зөләйхабикә моннан 32 ел элек вафат булып, Ташкентта җирләнә. Уллары Фәрит Биектауда тора, ә үзе бүгенге көндә кызы Әлфияләр гаиләсендә яши. «Тормышымнан канәгать, сәламәтлегемнән дә зарланмыйм, кирәк вакытта машинама утырып чыгып китәм, әле рәхәтләнеп таксист булып эшләр идем, — дип елмая ул. — Яшемә һәм ак сакалыма карагач кына эшкә алырга шикләнәләр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев