Өркеш авылыннан Ринат Галимҗанов: Бәйләргә әнидән өйрәндем
Олы йөрәкле райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләрне беренче көннән үк язмыш сынавына ташламады.
Бердәмлек авыр вакытта сынала, диләр. Олы йөрәкле райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләрне беренче көннән үк язмыш сынавына ташламады. Хәзер дә азык-төлек, кием-салым, дару препаратлары, көнкүреш кирәк-яраклары — һәммәсен җыеп җибәрергә тырышалар. Шушы көннәрдә Өркеш авылына барып кайттык. Биредә, бердәм булып, егетләргә оекбаш бәйлиләр.
Ярдәм итә алу — сөенеч
— Безнең авыл халкы бик ярдәмчел һәм киң күңелле. Социаль челтәрдә ачылган «Өркеш: үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркемдә махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләшәбез дә теләкне шул арада тормышка ашырабыз. Бу җәйдә авылның әле бер, әле икенче очында җыелышып, капка төбендә 21 маскировка өчен челтәр үрдек. Махсус хәрби операциядә булган авылдашыбызның әнисе ул вакытта чәй өстәле ясап кунакка да чакырды. Шулай ук азык продуктлары да әзерләп, җыю пунктына тапшырабыз. Кукмарада яшәүче авылдашыбыз Миннегөл апа Гозәерова җылы киемнәрдән тыш, сарымсак һәм хәтта кипкән гөлҗимешләргә кадәр салган иде. Узган ел кыш айларында хәрбиләргә оекбаш, бияләйләр бәйләдек. Быел да бу эшне дәвам итәбез. 100дән артык пар оекбашны, эченә кибеттән алган бераз юкаракларны да салып, егетләргә җибәрдек инде, — ди үзе дә бәйләү энәләрен уйнатып кына торучы кул эше остасы Фирая апа Мортазина. — Егермеләп кеше без. Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә бар. Күз курка, кул эшли. Авылда клуб булмагач, чиратлап өйләргә җыелабыз, сөйләшеп, гөрләшеп, көлешеп, рәхәтләнеп бәйлибез. Ярдәмнең һәммәсе дә тиешле урыннарга барып җитә, шуның өчен сөенә-сөенә, күңел биреп эшлибез.
Йомгаклар иганәчеләр һәм авыл халкы биргән акчаларга сатып алына икән. Фирая ханым шушы арада җитмештән артык йомгак кайтарган булган, барысы да диярлек ияләрен тапкан.
— Кышкы салкыннарда егетләрнең аяклары туңмасын, чирләмәсеннәр өчен тырышабыз, — ди иң өлкән бәйләүчеләрнең берсе Кәримә апа Галиева.
— Безнең әниләр сугыш вакытында ай яктысында да оекбашлар бәйләп, фронтка җибәргән. Без бит җылыда, яктыда утырабыз. Эш барышында: «Хәрбиләрнең барысы да исән-имин гаиләләренә кайтсын, ятимнәр булмасын», — дип телибез, дога кылабыз.
Бәйләү тынычландыра
Өркеш авылының уңган-булган кул эше осталары арасында Ринат Галимҗанов та бар. Әнисеннән өйрәнеп калган шөгылен ул бүген дә бик яратып дәвам итә.
— Мин үзем шушы авылныкы. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә бардым. Аннары биш ел фермада, хуҗалыкта төрле эшләр башкардым. Кызганыч, чирләп китеп, инвалидлык алырга туры килде. Шуннан соң инде кире эшкә чыга алмадым, — ди ул. — Бәйләүгә килгәндә, кулыма беренче тапкыр энә-җепне 7-8 сыйныфта укыганда алганмындыр. Кызыксынып башлаган идем, бүгенге көндә дә аерыла алганым юк. Оекбаш, башмак, бияләй, башлыклар бәйләргә яратам. Әзер эшләремне сеңелкәшләргә, абыйларга һәм туганнарга бирәм. Йомгакларны кибеттән сатып алам. Башлыклар бәйләгәндә төрле бизәкләр дә төшерәм әле, аларны инде интернеттан өйрәнәм.
Кайбер әче теллеләрдән: «Бәйләү — хатын-кыз эше ул», — дигәннәрен дә ишетергә туры килә Ринат абыйга. Әмма, үзе әйтмешли, күңел яткан эштән берни һәм беркем дә биздерә алмый!
— Авылдашым: «Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә син дә бәйләмисеңме соң?» — дигәч, кушылырга булдым. Узган ел 14 пар оекбаш әзерләгән булсам, быел санын тагын да арттырырга исәп. Рәхәтләнеп кисеннәр, — ди ул. — Үземне ул кадәр тиз эшли дип әйтә алмыйм, әмма тырышсаң, көнгә бер пар бәйләргә була. Авыл җирендә яшәгән кешенең хуҗалыкта да эше бар бит ул. Кар көрисең, ашарга пешерәсең, тавык-чебешләрне ашатасың... Гаиләм булмагач, кышкы озын кичләрдә генә вакыт озак үтә. Ул чагында бәйләү эше ярдәмгә килә, сәгатьнең узганы сизелми дә. Бу шөгыль минем күңелне тынычландыра, ял иттерә.
Ринат абыйның оекбашлары бертөсле генә түгел, кайсына — сары, ә кайсынадыр аксыл, зәңгәрсу төсләр кушылган. «Йомгак төбендә калган җепләрнең берсен дә әрәм итмим. Иң мөһиме — җылылык булса да, ачык, якты төсләр кушылгач, оекбашларым тагын да нәфис һәм матур килеп чыккан шикелле тоела», — ди ул, елмаеп.
Фирая Мортазина:
Ринатыбыз акыллы, тырыш, аш-су әзерләргә дә бик оста. Каз өмәләренә, сарык йоннары алырга, өйләр юарга да йөри, ярдәм сораучыларның берсенең дә үтенечен кире какмый. Егетләр өчен дип тырышучы авылдашыбызны бәйләү өмәләреннән дә калдырмыйбыз. Игелекле эше үзенә савап булып әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев