Начар товар эләксә нишләргә?
Белгечләрнең җавапларына күз салыйк
Кунаклар җыючы танышыма өстәл әзерләшергә туры килде бервакыт. “Казылык-сырларны гына кисеп куй әле, зинһар”, - ди бу. Кирәкле продуктларны суыткычтан алдым да эшкә керештем. Сырны кисә генә башлаган идем, бер ягы күгәрә башлаган моның, икенче ягын әйләндереп карыйм – анда да шул ук хәл. Ярар, казылык ничегрәк икән дип, аңа тотындым. Монысы да куандырмады. Кулланылыш вакытлары чыкканмы әллә? Бәйләнерлек бер җире юк, бар да тәртиптә шикелле. Берсен әле өч көн элек кенә целлофан пакет белән төргәннәр, икенчесен дә яңарак кына китергәннәр.
- Кайдан сатып алган идең боларны? - дим.
- Барлык азык-төлекне дә Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсеннән алдым. Консервланган яшел борчак белән кукуруз да бар әле. Алары ничек икән? – ди бу.
Ачтык, кукуруздан шулай ук әчеп-күксегән исләр килеп тора иде. Кулында товарларының чегы булмагач, әлбәттә, танышым бозылган азык-төлекне кибеткә кире алып барып бирүдән баш тартты, вакыт кына әрәм узачак, диде. Әнә шулай күпме ризык чүп чиләгенә атылды, акчалар исә җилгә очты...
- Бервакыт сатып алган сөтем әчегән булып чыкты, кәефем кырылды. Яңадан кибеткә барып, сөтне күрсәттем. Кибетчебез берни сорамый-нитми генә алды да куйды, миңа исә икенчене бирде. Шуннан бирле аларга ышанычым бетте, хәзер күпчелек сөт продуктларын бик якын танышымнан гына алырга тырышам, - дип сөйләде Кукмарада яшәүче Наилә исемле ханым.
Мондый хәлгә калучылар район халкы арасында, чыннан да, аз түгелдер. Хәтта берничә мәртәбә авыз пешүгә карамастан, күбебез өреп капмыйбыз шул...
Начар сыйфатлы товарга юлыккан очракта нишләргә, эшне каян башларга? Сорауларга ачыклык кертү өчен “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлек начальнигы урынбасары Анатолий КИРИЛЛОВка мөрәҗәгать иттек:
- Әгәр кулланучы сыйфатсыз товар сатып алган икән, бу очракта ул кибеткә килеп дәгъва белдерергә тиеш. Сезне сәүдә ноктасында тыңлап та тормыйлар, акчагызны кире кайтарудан яисә товарны икенчегә алыштырудан баш тарталар икән, кичекмәстән, ике данәдә гариза-дәгъва язасың. Дәгъваның берсе үзеңдә кала, ә икенчесе сатучыга, я булмаса идарәчегә тапшырыла. Шикаятьне алмасалар, аны почта аша “уведомление” белән юллау мөһим.
- Дәгъва язу тәртибен дә аңлатып узсагыз иде.
- Ул ирекле формада языла. Кәгазь битенең өске өлешендә документның кемгә адреслануы (оешманың исеме, шәхси эшмәкәрнең исем-фамилиясе, әтисенең исеме) күрсәтелә. Сатучы биргән товар чегында оешма мәгълүматлары, адрес, товарның кайдан алынуы күрсәтелгән булырга тиеш. Алга таба аңлаешлы итеп үзең турында мәгълүматларны, яшәү урыны буенча адресыңны, контакт телефоннарыңны, нәрсә өчен дәгъва белдергәнеңне, таләпләреңне язасың. Имза һәм дата турында да онытмаска кирәк.
- Әгәр дәгъва белдергәннән соң кулланучы белән элемтәгә кермиләр икән, эшне туктатыргамы?
- Андый очракта 10 көннән соң сатып алучы “Роспотребнадзор”ның Кукмара районындагы территориаль бүлегенә килеп, алар өстеннән шикаять язарга хокуклы. Азык-төлекнең куллану вакыты чыкмаган, әмма ул бозылган икән, без аны лаборатор тикшерүгә юллыйбыз. Шуның өчен товарны ташламаска, ә ике арадагы аңлашылмаучанлык төгәлләнгәнче суыткычта сакларга кирәк. Лаборатор нәтиҗәләр әзер булгач, сатучыга, җитештерүчегә һәм товар белән тәэмин итүчегә карата тиешле чаралар күрелә.
Продуктның куллану вакыты чыккан, әмма аны кибеттә кире алмаганнар икән, сәүдә ноктасына барып дәгъва язып тормыйча гына туп-туры “Роспотребнадзор”га килергә кирәк.
- Гадәттә, күпләр товар сатып алганда чегын алып тормый, касса янында ташлап калдыра. Ул кеше үз хокукларын яклый аламы?
- Әлбәттә, ала. “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы Федераль законның 18 маддәсе нигезендә сатып алучы товарны түләүсез төзәттерергә, товар алыштыруны сорарга, сатып-алу килешүен өзеп, акча таләп итәргә хокуклы. Чек булмаган очракта шаһитның күрсәтмәсе дә җитә. Алар да юк икән, күп кенә сәүдә нокталарында видеокүзәтү җайланмалары бар, аның аша да үзеңнең биредә товар алуыңны расларга мөмкин.
***
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат БӘДРЕТДИНОВ:
- Узган ел район халкыннан 30 мөрәҗәгать (7се – язмача, 23е – телдән) кабул ителгән булса, быел үзенең хокукларын яклауны сорап 33 кеше мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе начар сыйфатлы, кимчелеге булган товар сатып алу белән бәйле.
Без идарә җитәкчесе белән берлектә ай саен авыл җирлекләрендә булып, халык белән очрашабыз, аларга хокукый мәгълүмат бирәбез, закон таләпләрен аңлатабыз. Әле күптән түгел районыбызның Урта Комар авылында булып кайттык. Бер хатын-кыз чәч ала торган машинка сатып алуы, әмма аның бер-ике кулланудан соң ватылып чыгуы турында сөйләде. Ул машинканы кибеткә алып бара, әмма анда: “Бу - гигиена чарасы, һәм без аны алыштыра алмыйбыз”, - дип әйтәләр. Чынлыкта исә әлеге кеше сату-алу килешүен өзә, товарны икенчегә алыштырта, яисә акчасын кайтаруларын таләп итә ала иде.
- Көнкүреш техникасы күпме вакыт эчендә кире кайтарыла ала?
- Әгәр сатып алынган көнкүреш техникасы яхшы сыйфатлы икән, аны икенчегә алыштырып булмый. Чөнки ул кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарларның исемлегенә керә.
Әйтик, кулланучылар арасында бик популяр булган кәрәзле телефонны алыйк. Ул техник яктан катлаулы товарлар исемлегендә. 15 көн эчендә ватыла икән, шул вакыт эчендә сату-алу килешүен өзәргә, аны шундый ук модельдәгегә яисә очсызлыракка, өстәмә акча түләп кыйммәтлегә алыштырырга, акчасын кире кайтарырга мөмкин. Ә инде 15 көннән соң моны эшләп булмый, димәк, ул ремонтка җибәрелергә тиеш. Ремонтлау вакыты – 45 көн. Бу срок үтәлмәсә, 46нчы көндә кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы Федераль закон нигезендә шикаять яза ала.
- Бер ел гарантия вакыты узганнан соң көнкүреш техникасы ватылган икән, сәүдә ноктасына мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?
- Әлбәттә. Әгәр сатып алынган товарны сыйфатсыз дип уйлыйсыз икән, ике ел эчендә аны икенчегә алыштыра, акчасын кире таләп итә аласыз. Әмма моның өчен иң элек бәйсез экспертка мөрәҗәгать итеп, аның, чыннан да, завод төгәлсезлеге булуын раслатырга кирәк. Билгеле булганча, эксперт хезмәте түләүле. Гарантия срогы вакытында товарга экспертизаны – сатучы, ә инде гарантия булмаганда кулланучы түли. Әмма товар төзексез булып чыга икән, әлеге чыгымны да кибет үз өстенә алырга тиеш.
- Зур күләмле көнкүреш техникасы белән проблемалар килеп чыкканда аны ремонтлау һәм юл чыгымнары кем хисабына башкарыла?
- Законның 18 маддәсе, 7 пункты нигезендә авырлыгы биш килограммнан арткан товарларны төзәтү яисә алыштыру өчен кире кибеткә алып килү чыгымнарын сатучы түли. Әгәр сатучының андый мөмкинлеге юк икән, кулланучы товарны үзе алып бара, әмма юл чыгымнарын кибетче каплый. “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы Федераль законның 18 маддәсе буенча сатып алучы моны таләп итә ала. Ремонтлау яисә алыштыру вакытында сатып алучының таләбе буенча шундый ук товар биреп торыла. Ләкин бу исемлеккә барлык товарлар да - көнкүрештә һәм медицинада кулланылучы көнкүреш электр товарлары, азыкны термик эшкәртү һәм пешерү өчен файдаланыла торган приборлар керми.
- Җәй көне алынган кышкы аяк киеменең гарантия вакыты кайчан чыга?
- Аяк киемнәренең гарантия вакыты сатып алынган көннән түгел, ә сезонга кергәч кенә башлана һәм сезон буена дәвам итә. Әйтик, ике атна эчендә кышкы аяк киеменең берәр кимчелеге килеп чыга икән, кулланучы кыш беткәнче шикаять яза ала.
Россия Хөкүмәте карары белән 14 көн эчендә кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарларның исемлеге:
- шәхси гигиена әйберләре;
- парфюмерия-косметика чаралары;
- текстиль товарлар;
- көнкүреш химиясе, пестицид һәм агулы химикатлар;
- өй шартларында авыруларны дәвалау һәм профилактика өчен товарлар;
- көнкүреш җиһазлары;
- корал;
- хайваннар һәм үсемлекләр;
- кыйммәтле бизәнү әйберләре;
- гарантия срогы булган, көнкүрештә кулланыла торган техник яктан катлаулы товарлар;
- китаплар һәм башкалар.
Техник яктан катлаулы товарлар:
көнкүреш техникасыннан суыткыч, туңдыргыч, кер һәм савыт-саба юа торган машиналар, телевизор, шәхси компьютер, цифрлы фотоаппарат һәм видеокамералар.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев