Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мулланур Хәкимов: Быелгы кыш салкын да, үзгәрүчән дә булыр кебек

Балыклы авылыннан Мулланур Хәкимов үзенең фаразлары белән уртаклашты.

Быелгы кыш үзенең гадәти булмаган, үзенчәлекле һава торышы белән аерылып тора. Декабрь аена керсәк тә, әле һаман кар күренми, көннәр буе вак яңгыр сибәли, күк йөзен кара болыт каплаган. 

Интернет киңлекләрендә төрле фаразлар йөри, халык исә һава торышының ничек буласын кызыксынып күзәтә. Безнең районда да табигать үзгәрешләрен даими теркәп баручы кешеләр бар. Шуларның берсе — Балыклы авылыннан Мулланур абый Хәкимов. Ул үзенең фаразларын безнең белән дә уртаклашты.

Декабрь фаразлары
Мулланур абый әйтүенчә, агымдагы елның 1–13 декабрь көннәрендә уртача температура 3 градус җылыдан 12 градус салкынга кадәр тирбәлер дип көтелә. Бу чорда кыска вакытлы яңгырлар, карлы яңгыр һәм кар явачагы фаразлана.

13–30 декабрь көннәренә килгәндә, температура 1 градус җылыдан 21 градус салкынга кадәр үзгәреп торыр. Аяз, салкын көннәр булачак, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар һәм кар явуы да ихтимал.

31 декабрьдә исә температура 0–4 градус салкын булыр дип көтелә, буран чыгуы да бар.

Гыйнвар үзгәрүчән булыр
Мулланур абый сүзләренчә, гыйнвар аенда һава торышы аеруча көйсез булыр дип көтелә.
1–15 гыйнвар аралыгында температура 1 градус җылыдан 21 градуска кадәр салкын булыр. Бу чорда аяз көннәр дә, яңгыр да, кыска вакытлы кар явуы һәм бураннар булырга мөмкин.
15–26 гыйнвар көннәрендә температура минус 7–27 градус салкын булыр дип күренә. Кайбер көннәрдә температура 0–3 градус салкын гына булырга да мөмкин. Аяз һәм кыска вакытлы кар явуы бар.

27–31 гыйнвар аралыгында температура 1 градус җылыдан 6 градус салкынга кадәр үзгәреп торыр. Бу чорда аяз көннәр, сыкы һава, яңгыр яву мөмкинлеге күзәтеләчәк.

Февраль — салкынның дәвамы
Күпләр февральне җылы киләчәк дип фаразласа да, Мулланур абый, үз күзәтүләренә таянып, бу айны салкын булыр дип уйлый.

1–15 февраль аралыгында температура 0 градустан 18 градуска кадәр салкын булыр. Бу 15 көннең 10 көне явым-төшемсез, ә калган 5 көне аяз һәм кыска вакытлы кар явып үтәчәк.

16–28 февраль көннәрендә исә температура минус 3–23 градус салкын аралыгында тирбәләчәк. Бу чор өчен дә аяз көннәр һәм кыска вакытлы кар хас.

Безнең төбәк төньякта Киров өлкәсе белән чиктәш булу сәбәпле, гыйнвар—февраль айларында салкыннарның минус 27, хәтта минус 34 градуска кадәр җитүе дә мөмкин.

Мулланур абыйның фаразлары буенча, быелгы кыш салкын да, үзгәрүчән дә булачак кебек. Декабрьдә булмаган салкыннар февральгә күчкәндәй тоела. Шуңа күрә алдагы айларда һава торышы белән сак булу, кием сайлаганда да, юлга чыкканда да игътибарлы булу кирәк. Билгеле, болар озак еллар дәвамында тупланган күзәтүләрдән чыгып туган фаразлар гына. Табигать-Анабыз барысын да үзенчә эшләячәк.

Мулланур Хәкимовтан сынамышлар

  • Миләш уңса, юеш көз һәм салкын кыш.
  • 12.10, 13.10, 14.10 — яңгыр яуды, кыш салкын килә.
  • 2.11, 3,11 — салкынча булды һәм кар төште, яз соң һәм салкын килә. 
  • 19.11, 20.11 — кар көртләре юк икән, ашлык уңышы ким була. Сулыкларда боз булмаса, ашлык уңышы ким була.
  • 24.11 — явым-төшем һәм салкынча һава икән, кар һәм салкыннар күп булыр, әмма алар җылы көннәр белән аралашыр.
  • 27.11 — яңгыр яуды, бодай уңа.
  • 28.11 — температура +1, +2, болытлы икән, май аенда начар һава торышы.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев