Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар Кукмара районында яшәүчеләрнең 34 миллион сумга якын акчасын үзләштергән

Соңгы вакытта мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша актив һөҗүм алып бара.

Быелның 10 аенда район эчке эшләр бүлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсе белән бәйле 130 җинаять теркәлгән. Район халкына 33 миллион 860 мең сумнан артык зыян килгән. 

«Мошенниклар йокыны белми: алар көнне төнгә ялгап эшли, халыкны алдауның яңа төрләрен уйлап чыгара. Узган ел 10 ай эчендә банк карталарыннан акча урлау белән бәйле 84 җинаять эше ачылган булса, быел әлеге сан 46га артык. Кешеләргә килгән зыян да меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән исәпләнә. Соңгы вакытта мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша актив һөҗүм алып бара. 28 октябрьдә бер райондашыбызга таныш булмаган кеше шалтырата һәм порталдагы аккаунтны «вату» белән бәйле ялган мәгълүмат җиткерә. Аралашу вакытында кырыгалдар аның ышанычын яулый, нәтиҗәдә ул төрле банклардан 2 миллион 919 мең 515 сум кредит рәсмиләштерә һәм җинаятьчеләрнең счетына җибәрә. Шушы көннәрдә генә икенче бер райондашыбыз да ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына төшә. Аңа да «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси битенә чит кешеләр керүен хәбәр итәләр. Ул, булган акчаларын югалтмас өчен, аларны мошенникларның "имин счеты"на күчерә. Нәтиҗәдә 780 мең сум акчасыннан колак кага. Чираттагы зыян күрүче, инвестицияләрдә акча эшлим дип, 8 миллион сум югалта«, — ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.

Рамил Ришат улының сүзләренә караганда, районда кисәтү эшләре һәрдаим алып барыла, җәмәгать урыннарында, реклама баннерларында мошенникларга эләкмәс өчен сак булуның мөһимлеге турында мәгълүматлар урнаштырыла, участок инспекторлары да, халык белән аралашып, әңгәмәләр үткәрә. 

Әгәр төрле мессенджерлардан СМС-хәбәр аша сездән акча сорыйлар икән, кичекмәстән дусларыгызга, танышларыгызга шалтыратып, мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. 

«Таныш түгел номердан элемтәгә чыгучы „Дәүләт хезмәтләре“ порталында шәхси мәгълүматларның, банк счетларындагы акчаларның иминлеге турында сүз кузгатса, тиз арада сөйләшүне туктатыгыз. Якыннарыгызга, туганнарыгызга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә бу хакта аңлатыгыз, мошенниклык төрләре турында сөйләгез. Үз акчаларыгызны „кертү“ исәбенә баю мөмкинлеге турындагы отышлы тәкъдимнәрдән файдаланырга ашыкмагыз. Җинаять кылынган барлык очракларда да, урлау яисә мошенниклык булсынмы, җинаятьче төрле алдаулар белән зыян күрүчене онлайн-банк яисә банкомат аша акча күчерергә я булмаса счетның шәхси мәгълүматларын әйтергә мәҗбүр итә. Әгәр нинди дә булса мәгълүматны белә алмасалар, алар сезнең акчаларга кул суза алмый. Тагын шуны да онытмагыз: банк хезмәткәре беркайчан, телефоннан әйтеп торып, сезгә кулыгыздагы акчаларны банкомат аша билгесез счетларга күчерергә мәҗбүр итми. Игътибарлы булыгыз, үз милкегезне саклагыз!» — дип киңәшләрен бирде Рамил Нургалиев.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев