Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар Кукмара районында яшәүчегә 1 миллион 950 мең сумлык зыян китергән

Бу факт буенча җинаять эше ачылды, хәзер тикшерү эшләре бара.

Быелның 21 маенда Кукмара районының бер авылында яшәүчедән Рәзил (исеме үзгәртелде) исемле танышы кредит рәсмиләштереп бирүен үтенә, интернет челтәрендәге инвестицияләр компаниясенең онлайн платформасы аша акча эшләү мөмкинлеге турында сөйли. Шулай ук ул счетында 53 миллион сум акчасы барлыгын, аларны алу өчен 644 мең сум акча кертергә кирәклеген әйтә. 

«Танышым: „Миңа банктан кредит бирмиләр, син ярдәм ит әле“, — дигәч, аны-моны уйлап тормадым, ризалаштым. Шуннан соң без өчәүләп: мин, сеңлем һәм Рәзил, кәрәзле телефонга „йөкләнгән“ онлайн-банк кушымтасы аша кредит рәсмиләштереп, 644 мең сум акча алдык. Мин аларны — сеңелкәшкә, ә ул исә Рәзил әйткән банк счетына, бер хатын-кызга күчерде. Әмма танышымның счетындагы миллионнарны алырга ярдәм итәргә теләүчегә ул сумма гына җитмәде, тагын 500 мең сум сорады. Шуннан соң... 31 мең 482 сум, 356 мең һәм 301 мең сумлык һәм тагын берничә кредит рәсмиләштердек. Кыскасы, Рәзилнең „яңа танышы“ сорый торды, ә без күчерә бардык. Барысын бергә кушкач, сумма 1 миллион 950 мең сумга җитте. Тик менә танышымның акчалары гына кире кайтмады. Шуннан соң без шикләнә башладык, алданганыбызны аңладык. Полициягә килеп гариза яздык, мошенникларның эзенә төшә алырлар дип ышанам», — ди зыян күрүче ир-егет.

Әлеге факт буенча район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев белән дә сөйләштек. 

«Яшьләрнең җиңел юл белән акча эшләргә омтылуын мин бөтенләй дә аңлап бетермим. Телефон төймәсенә басып утырып кына миллионнар килеп торса иде дә бит! Әлбәттә, бу факт буенча җинаять эше ачылды, хәзер тикшерү эшләре бара. Ә менә банк җинаятьчене тапканнарын көтеп тормый, ай ул бик тиз уза. Шуның өчен кредит рәсмиләштерер алдыннан түләү хакында да уйларга кирәк», — диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы.

Җитәкче аеруча киң таралган мошенниклык очракларына да тукталды.

«Районда мошенниклар тозагына төшүчеләрнең саны һич кенә дә кимү ягына бармый, арта гына. Бүгенге көндә алар китергән зыян якынча 15 миллион сумны тәшкил итә. Шушы көннәрдә бер оешма хезмәткәренә шалтыратып: „Сезнең флюорография узу вакыты чыккан, ни өчен дәваханәгә бармыйсыз?“ — дип сорыйлар. Ул исә хәбәргә чыгучыга ел саен үтүен әйтә. Аңа: „Хәзер без, базага кереп, яңадан тикшерәбез. Моның өчен кәрәзле телефоныгызга килгән парольне әйтегез әле“, — диләр. Райондашыбыз алар кушканны эшли. Пароль исә Дәүләт хезмәтләр порталыныкы була. Бераздан бу турыда хисапчыга сөйли. Ул мошенниклар булмадымы икән дип шикләнүен белдерә. Дәүләт хезмәтләр порталына керсәләр, шәхси кабинетында инде зур суммаларга кредит рәсмиләштерү өчен документлар әзерләнгән була. Бәхеткә каршы, ялган юл белән акча үзләштерүчеләр акчаларны алырга өлгерми. Шулай ук кәрәзле телефон СИМ-картасының килешү вакыты чыккан дип шалтыратулар да күбәйде. Һәркем исендә тотсын иде: килешүнең вакыты чикле түгел. СИМ-карта эшләми башласа, паспортны алып, оператор янына гына барырга кирәк. Телефонга килгән бернинди парольне дә чит кешегә, аеруча пароль сорап шалтыратучыларга әйтәсе түгел. Чөнки мошенниклар шул рәвешле җайлы гына итеп шәхси кабинетларга үтеп керә һәм, онлайн-кредитлар рәсмиләштереп, кешене төпсез коега төшерә. Һәркемнең игътибарлы булуын сорыйм», — дип сөйләде Рамил Нургалиев.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев