Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мөршидә һәм Рафис Сафиннар: Әле дә укучылар арасында йөрибез сыман

Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга теләп, әлеге хыялларын чынга ашырган, тормыш сукмагыннан 46 ел бергә атлаучы, Кәркәүч авылында яшәүче Мөршидә апа белән Рафис абый Сафиннар укучыларын, белем йортын бүген дә сагынып, җылы итеп искә алалар.

Әти-әнисе чыгышлары белән Мамадыш районының Алгай авылыннан булган Рафис абый 1948 елда Караганда өлкәсендәге Коунрад поселогында (хәзер шәһәр) өченче — төпчек бала булып дөньяга килә. Аңа 1 яшь чагында Татарстанга күченеп кайта алар. Алгай, аннары Келәүш мәктәпләрендә белем алган яшь егет 11 сыйныфтан соң танышлары белән Башкортостанның Салават шәһәренә эшкә чыгып китә. Шуннан ике ел Ленинградта армиядә була. Аннары бераз "Сельхозтехника«да хезмәт куйгач, Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә дә Мамадыш Совхозы мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып урнаша. Чөнки кечкенәдән тарих белән кызыксынуы көчле була аның. Алты ел белем биреп, тәҗрибә туплаган остаз 1976 елда Кәркәүч мәктәбенә килә. Ике елдан соң директор итеп билгеләнгәч, тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы нәтиҗәсендә зур мәктәп төзетүгә ирешә. 

— Белем йортын салганда буш вакытым булмады, төзелеш, эш буенча гел йөрергә туры килде. Әлеге вазыйфаны алты ел башкарганда ялга бөтенләй чыкмадым. Мин төгәл идем, бу сыйфаттан башка директор эшен алып баруы мөмкин дә түгел. Планны безгә мәҗбүри куйдылар, ул бик кирәк нәрсә. Аны төземичә, дәрескә әзерләнмичә кермәдем. Язганда бөтен мәгълүматны исеңдә калдырасың да аннары бернидән карамыйча аңлатасың, — ди Рафис Зәки улы. Чыннан да, безне укыткан мөгаллимнең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә яңа теманы беркая да күз төшермичә, кызыксындырып сөйләвен, саннарны, бөтен исем-фамилияләрне төгәл белүен шаккатып тыңлый идек. 

Нәкъ тә шушы авылда Рафис абый булачак тормыш иптәшен — Мөршидә апаны очрата. 1977 елның март аенда дуслары Гүзәл апа белән Мансур абыйларның өендә танышалар да июньдә өйләнешеп тә куялар.

Мөршидә апа — үзе Кәркәүч кызы. 1953 елда туып, 7 балалы, зур гаиләдә тәрбияләнә, яшьләй эшкә өйрәнеп үсә, 4 яшьтән инде кечкенә энесен карый. Кәркәүч, Түбән Шөн мәктәпләрендә укыган кызга паспорт бирмәгәнлектән, бер елдан артык колхозда тир түгәргә туры килә. Сыерын да сава, саламын да кисә — бернинди авыр хезмәттән курыкмый. Әнисе Мәйсүфә рәистән паспорт сорап алгач, ул Сосновка шәһәренең Суднолар төзү заводына китә. 4 елга якын шунда, соңыннан 6 ай Кукмарадагы 9нчы мех фабрикасында хезмәт куя. Мөршидә апа кияүгә чыкканнан соң туган авылына кайтып, Кәркәүч мәктәбендә буфетта сатучы, лаборант, пионервожатый булып эшли. 1992 елда читтән торып Чаллы педагогия институтын тәмамлый да башлангыч сыйныфларны укытырга алына. Аңа шулай ук өстәмә профсоюз рәисе вазыйфасы да йөкләнә.

— Мәктәптә укыган вакытта ук башлангыч сыйныф укытучысы, туганым Миңниса апа бүлмәсенә керәм дә, ул миңа дәфтәрләр тикшерергә бирә иде. Бу һөнәр белән кызыксынуым, мөгаллимә булырга теләгем шуннан барлыкка килде дә инде, — дип башлады сүзен Мөршидә Миннемулла кызы.

— 8 сыйныфтан соң иптәшем белән башлангыч сыйныф укытучысына укырга керергә Арчага юл тоттык. Тик конкурсны үтә алмадык, музыка буенча көчле тикшерделәр. Шул вакытта язмагандыр дип уйладым. Соң булса да, үз теләгемә барыбер ирештем. Шуңа сөенеп туя алмыйм, Аллаһның биргәненә мең шөкер. 

Балаларны яратучы, аларны күз карашыннан ук аңлаучы Мөршидә апа эшен җаны-тәне белән башкара. Әле генә бакчадан килгән риясыз сабыйлар да беренче укытучыларын икенче әниләре кебек якын итәләр, өйдәге бөтен хәлләрен сөйлиләр, сүзен тыңлыйлар, тәртип бозмыйлар. Хәреф тә танымаган, саный да белмәгән балаларны белем дөньясына мөгаллимә җитәкләп алып керә. Дистә еллар узуына карамастан, аның хәтер сандыгында укучылары белән бәйле матур хатирәләр саклана. 

— Эльмира Сабирова, Ләйсән Гарипова, Чулпан Насыйроваларның балалар бакчасыннан мәктәпкә килгән вакытлары әле дә күз алдымда. Алар миңа сыйныфта тәртип урнаштырырга ярдәм итәләр иде. Кечкенәләрнең һәр сүзе, һәр гамәле кызык була бит. Берсендә математикадан бәрәңге җыю турында мәсьәлә чишәбез. Бер участоктан шуның кадәр бәрәңге чыккан, икенчесеннән шуның кадәр, диелгән иде. Ике чишелешле мәсьәләне эшләп килгән бер кызга биремне аңлатып бетергәч: «Хәзер нишлибез соң инде?» — дигән идем, бәрәңге җыярга барабыз дип көлдерткәне исемдә калган.
Мөршидә Сафина пионервожатый булганда, ул бүлмә бер дә буш тормый: анда быргы һәм барабанда, шахмат, шашка уйныйлар, газета-журналлар укыйлар. Бергәләп клуб, китапханә, Кукмарадагы оешмаларга экскурсияләргә баралар.

— Күңелле пионер тормышын сагынам. Отчет сайлау җыелышларында балалар чыгыш ясаганда, халык аягүрә басып кул чапты. Колхоз эшчеләренә хөрмәт шулай тәрбияләнде. Пионер, комсомол оешмалары тәртипле булу, укуга, эшкә теләк арттыру өчен омтылыш тудырды. Чөнки хезмәт тәрбиясе бик мөһим, — дип искәртә якташым. 

Актив Мөршидә апа укучылары белән бәйрәм, спектакль, концерт, сыйныфтан тыш чаралардан бер дә читтә калмый. «Элек балалар ыгы-зыгы килеп, бөтенесе бәйрәмнәрдә теләп катнаштылар. Хәзер укучылар саны аз булганлыктан, аларга мәктәптә кызык түгелдер шикелле», — дигән сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте. 

«Иң яхшы педагог-2009» исемен алган хезмәт ветераны үзенә диндә тынычлык таба: мәчеткә йөреп, гарәпчә укырга өйрәнә. Ул Коръән укый, абыстай буларак ашларга бара, мәет юа, үлем-җитемне озата. «Эштән туктагач, бик авыр була, диләр. Мин алай авырлык сизмәдем. Исемә төшеп, укытасы килгәли. Дәрес биргән вакытлар һаман да төшләремә керә», — дип моңсуланып та алды мөгаллимә.

Үзләре өчен түгел, ә укучыларга күңелле булсын дип тырышып эшләгән, төннәрен бергәләп утырып план язган, дәрескә әзерләнгән, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнеп, 2009-2010 елларда лаеклы ялга чыккан Сафиннарга балалар бүген дә ямансуларга ирек бирми икән, чөнки өй тәрәзәләреннән генә мәктәп күренеп тора. Йортның эшкә якынлыгы аеруча зур бәхет шул. «Укучыларыма: „Җәяү йөрегез, ул сәламәтлеккә файдалы. Менә мин эшкә көн саен җәяү барам“, — дигәч, шаяруымны аңлап көлә башлыйлар иде», — ди Рафис абый, елмаеп. 

— Үзебез дә укучылар арасында йөрибез кебек тоела. Барысы да күз алдында, нишлиләр икән дип уйлыйсы юк. Менә мәктәп эшләмәсә авыр булыр иде, — дип саубуллаштылар минем белән. Әле озак еллар аларга шулай парлашып гомер кичерергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев