Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

#МойГеройМояСемья: Нуриев Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы

Редакциянең smm-белгече Гөлия Нигъмәтуллина үзенең бабасы турында сөйләде.

Минем бабам(әтиемнең әтисе) Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Сугышнын беренче көннәреннән үк фронтка алына. Дошманны куып, Берлинга кадәр барып җиткән. Җиңү көне җитеп, Германиядән кире кайтырга чыккач, аларны кабат фронтка – Япон сугышына җибәрәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, кире кайтырга приказ була. Әбием сөйләвенчә, бабайлар күперне саклап, бер атна күпер астында ятканнар. “Кышкы үзәккә үткеч суык, аякта ыштыр белән ботинка иде”, - дип искә алган, сугыштан кайткач.

Исән-сау туган якларына кайткач, бабам әбием Мөнәвәрәгә өйләнә, биш балага гомер бирәләр. Ләкин бабай аз яши, сугыш газаплары да эзсез калмагандыр, гомеренең соңгы елларын гел чирләп үткәрә. 1963 елда үпкә чиреннән вафат була. Әби 40 яшендә биш бала белән тол кала. Ничек кенә авыр булмасын, балаларын аякка бастыра, олы тормыш юлына озата.


Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәтов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике орден – берсе “Кызыл йолдыз”, җиде медаль белән бүләкләнә.

Нуриев Гасыйм Нурмөхәммәт улы. Ефрейтор. Сугышка 1941 елның август аенда алына. Армиягә Казан өлкәсе Логодельск РХКнан алынган. Сугышта 1942 елның 10 февраленнән. 2 Белорус фронтының 269 укчы дивизиянең 497 артеллерия Остроленков полкында сугыша. 497 артеллерия Остроленков полкы батареясенең номеры. 1943 елның 19 маенда яралана. Батырлыгы: Ярнуты торак пункты өчен сугышларда үзенең орудиесе уты белән 35 кадәр немецны үтерә һәм ике пулемет ноктасын юк итә. 497 артеллерия Остроленков полкының 1944 елның 16 август көнне язылган №21\Н приказы белән “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Батырлыгы: Иптәш Нуриев орудие номеры буларак үзенең тиз һәм төгәл эше белән орудиенең төз атуына ирешә. 1945 елның 8 февралендә Милленбург янындагы сугышларда үзенең орудиесенең төзәүчесен алыштырды һәм батареясе белән бергә дошманның ике контратакасын туктатты. Бу сугышта 15 немец үтерелде һәм ике пулемет ноктасы юк ителде. Иптәш Нуриев “Красная Звезда”ордены дәүләт бүләгенә лаек. 497 артеллерия Остроленков полкы командиры полковник Жульев. 22.02. 1945. Дивизия приказы №: 186/н, 09.03.1945.


(Архив материаллары)

 

Икенче бабай (әниемнең әнисе) Хисаметдинов Нотфулла Хисаметдин 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Аңа өч сугыш аша үтәргә туры килә. 1941 елда фронтка алына. Аңа кадәр “басмачы”лар белән, соңрак японнарга каршы сугышка җибәрелә, ләкин Монголиядән кире боралар. Бөек Ватан сугышында старшина булып хезмәт итә, яңа килгән солдатларны сугышка әзерли. 1945 елда демобилизацияләнә, әбием Гаделбану белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1966 елда туган авылында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk