Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мирас һәм фән очрашуы: Зур Сәрдек гимназиясендә фәнни-гамәли конференция узды

Конференциягә 10 район һәм 4 шәһәрдән барлыгы 200дән артык эш килде, икенче турга узганнары 8 төрле юнәлештәге мәйданчыкта тәкъдим ителде.

Зур Сәрдек гимназиясендә Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге VI төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. 

Анда Татарстан районнары, Киров өлкәсе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләреннән яшь тикшеренүчеләр һәм педагоглар, гуманитар юнәлештәге югары уку йортларыннан студентлар чыгыш ясады. Экспертлар ролендә район мәгариф идарәсе методистлары, Кукмара мәктәпләренең әйдәп баручы укытучылары һәм Нократ Аланы районыннан килгән вәкилләр катнашты. Фәнни бәйрәмгә гимназиянең элеккеге укучылары — исемнәре илкүләмендә билгеле шәхесләр — Чулпан һәм Фираз Харисовлар, Маһинур һәм Габделхәй Сәмигуллиннар, Динар Шәмсетдинов кунак итеп чакырылган иде. 

Конференциянең максаты: Сәгыйть Сүнчәләйнең исемен популярлаштыру, туган телне һәм мәдәни мирасны саклау, фәнгә кызыксыну тәрбияләү. Ул Габдулла Тукай әсәрен сәхнәләштерү белән башланды, җитәкчеләрнең хәер-фатихасы, кунакларның сәламләү сүзләре, секцияләрдә чыгыш ясау һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Конференциягә 10 район һәм 4 шәһәрдән барлыгы 200дән артык эш килде, икенче турга узганнары 8 төрле юнәлештәге мәйданчыкта тәкъдим ителде. Бигрәк тә укучыларның теория белән генә чикләнмичә, экспериментлар белән үрелеп барган проектлары сокландырды. 

Конференциядә Зур Сәрдек мәктәбенә нигез салган тарихи шәхес Сәгыйть Сүнчәләйгә зур урын бирелде. Тел галиме, профессор Фираз Харисов чыгышы чараның эчтәлеген тоемларга ярдәм итте. «Безнең тарих Сүнчәләйдән башлана...» исемле фәнни эш, укучыларның Зур Сәрдек җирлеге, Ватан геройлары белән бәйле проектлары катнашучыларның милләтпәрвәрлеген тагын бер кат раслады.

Жюри әгъзалары чыгышларны объектив бәяләделәр дип ышанып әйтә алабыз: җиңүчеләр арасында төрле мәктәп укучылары, төрле район педагоглары булуы — моның ачык мисалы. Бу, үз чиратында, конференциянең дәрәҗәсен арттыра, катнашучыларга алга таба да стимул бирә.

Чулпан ГАСЫЙМОВА, Роза МӨБАРӘКОВА, гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасарлары

Фото: Зур Сәрдек гимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев