Миннесәгыйдулла Галимуллин белән һәрвакыт рәхәтләнеп сөйләшеп, киңәш-табыш алып була
Яраткан шофер һөнәренә гомерен багышлап, бәхетен туган авылында хезмәттән эзләп тапкан, зур уңышларга 42 елга сузылган тырыш хезмәт юлы узып ирешкән шәхес безнең юбиляр.
Авыл егете ул... Һәрчак эш сөючән, тыйнак булуы белән башкалардан аерылып торучы авыл егете! Авылның һәр агачына, иксез-чиксез басу-кырларына, тауларыннан бәреп чыккан саф сулы чишмәләренә гашыйк, инде җитмеш биш яшен тутырган авыл баласы.
Авылча гади, авылча ихлас, авылча самими. Аңа сүз сыя, аның белән әңгәмә корып, киңәш-табыш итеп җанга тынычлык, тормышта дөрес юл табып була. Сүзем авылыбызның абруйлы шәхесе, күршем Галимуллин Миннесәгыйдулла Хәкимулла улы турында. Безнең татарда (башка милләтләрдә дә шулай дип беләм) шәхес турында тулы мәгълүмат кирәк чакта: «Син кем улы (кызы) буласың, атаң ни атлы?» - дип сорыйлар.
Миннесәгыйдулла абый – матур эшләре белән тирән эз калдырган, күркәм гамәлләре белән тирә-юньдәге бар кешене сокландырган гармунчы, тальянчы Хәкимулла абзый малае ул! Туган иле, газиз җире өчен сугышларда, Сталинград янында аягы яраланып, уң кулын калдырып, туган нигезенә кайткан яшь солдат – Галимуллин Хәкимулла улы ул! Сугыштан соң бер ай да тик тормаган, колхозда җаваплы эшләр башкарган, кадагын да суккан, балтасын да тоткан, өен дә салган, йортын да төзегән, шушы гамәлләре белән бар кешене сокландырып яшәгән атаклы Хәкимулла «малае» ул Миннесәгыйдулла Галимуллин!
Көчле рухлы була Хәкимулла абый, тырыш, тәрбияле. Матур гаилә төзи. Күкшел авылы кызы, күркәм Маһиәнвәр белән тормыш корган гүзәл ояда туа Миннесәгыйдулла, әтисе Хәкимуллага терәк, әнисе Маһиәнвәрнең горурлыгы булып үсеп җитә. Олыны олы итә белә, кечеләргә һәрчак рәхим-шәфкатьле ул. Тормыш юлдашы итеп, авылыбызның иң уңган кызы Венераны сайлый. Бүгенге көндә ул – Венера Камал кызының тугры мәхәббәте, улы Рәдиф белән кызы Ләйләгә тормыш үрнәге, оныкларының яраткан бабалары.
«Тот рульне, тот туры, юлларыңа бәхет яугыры» дип җырлана бит җырларда.
Яраткан шофер һөнәренә гомерен багышлап, бәхетен туган авылында хезмәттән эзләп тапкан, зур уңышларга 42 елга сузылган тырыш хезмәт юлы узып ирешкән шәхес безнең юбиляр.
Әмма бу уңышларга ирешү өчен, арып-талып эштән кайткан чакларда җылы итеп каршы алучы, тәрбияләп, эшкә һәм яшәүгә дәртләндерүче Миннесәгыйдулла абыйның җан яртысы Венера Камал кызы, без якын итеп дәшә торган «Венера апа» турында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде.
24 ел буе кайнатасы, кайнанасына олы хөрмәт, ихтирам белән килен хезмәте күрсәтеп, бер түбә астында тату яшәүләре, 27 елдан артык үзенең дә кайнана булуы безгә – алардан соң гаилә корган яшьләргә дә үрнәк иде. Бүгенге көндә дә бу пар бер-берсен бик хөрмәт итеп, берсенә-берсе терәк булып яши. Авылыбызның гына түгел, районыбызның танылган аш-су остасы, озак еллар җәмәгать туклануы оешмасы директоры булып эшләгән, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Венера Камал кызы – бик зыялы, укымышлы гаилә баласы. Аш-суга оста әнисеннән уңганлык, йомшак күңеллелек, аш-су хәзерләү серләрен өйрәнеп үскән уңган хуҗабикә, килененә үрнәк, гаиләсенә терәк ул.
«Әй шофер, рульне тот туры!» Тота, бүгенге көндә дә гаилә рулен, тормыш кыйбласын югалтмыйча, туры тота юбиляр. Җырдагыча бик бәхетле ул. Яраткан шофер һөнәренә гомерен багышлап, зур абруй казану өстенә сөекле хатыны, тырыш, эшчән улы, кызы, килене, кияве, берсеннән-берсе акыллы оныклары булу белән дә бәхетле ул.
Адәм баласы һәр туган көнен, юбилеен куанып, эшеннән канәгать булып, якыннарының җан җылысын тоеп, туган төбәгенең, аның халкының хөрмәтен, рәхмәтен тоеп каршы ала икән, димәк, дөрес яшәлгән, дөрес юлдан барылган.
Без сезне хөрмәт итәбез, Миннесәгыйдулла абый. Гомер бәйрәмегез белән! Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Венера апа белән һәр таңны куанып, шатланып каршы алыгыз. Якыннарыгыз сезне гел сөендереп торсын. Туган авыл Байлангарның искән җилләреннән, кошлар сайравыннан, ак карларыннан, аккан суларыннан сихәт алып, озын-озак гомер кичерергә язсын!
Минзәлия ӘГЪЛИУЛЛИНА, Байлангар
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев