Милли киемдә – тарих һәм рух: Үрәсбаштан Альбина Михайлова республика бәйгесендә җиңү яулады
Альбина мәктәп һәм студент елларында иҗади чараларда, бәйрәмнәрдә актив катнаша, үз халкының йолаларын һәм мирасын өйрәнүгә зур кызыксыну күрсәтә.
Райондашыбыз Альбина Михайлова, республикакүләм “Керәшен чибәре” конкурсында катнашып, “Иң яхшы этник костюм” номинациясендә җиңү яулады.
Альбина Үрәсбаш авылында дөньяга килә. Җиде яшендә гаиләсе белән Түбән Үрәскә күченәләр. Кызчык балачактан милли мәдәнияткә, җыр-моңга, гореф-гадәтләргә тартылып үсә, җырлый, бии, шигырьләр сөйли. Мәктәп һәм студент елларында иҗади чараларда, бәйрәмнәрдә актив катнаша, үз халкының йолаларын һәм мирасын өйрәнүгә зур кызыксыну күрсәтә.

– Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Диплом алганнан соң, башкалабыздагы 7нче дәваханәгә урнаштым. Бүгенге көндә нейрохирургия бүлегендә шәфкать тукташы булып эшлим, – ди ул. – Тормышымны сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләсәм дә, мәдәният һәм сәнгать күңелемә һәрчак якын булды. Без – чын мәгънәсендә музыкаль гаилә. Ике яктан да нәселебездә җыр-моңны яраталар. Күп еллар хуҗалыкта шофер булып эшләүче әтием Геннадий да, мәктәбебездә башлангыч сыйныфларга белем бирүче әнием Фәимә дә бик матур җырлый. Әлеге сәләт энекәшләрем Ленар белән Динарга да күчкән. Әтиебез әле гармунда да оста уйный.
Әңгәмәдәшем репертуарында туган як, әти-әни, гаилә кыйммәтләре турындагы җырлар аерым урын алып тора. Аларны ул аеруча яратып башкара. Моннан тыш, Альбина керәшен халкының милли җырларына да гашыйк. Аның фикеренчә, аларда халкыбызның тарихы, рухы һәм күңел байлыгы чагыла. Шуңа күрә ул милли җырлар аша керәшен мәдәниятен саклауга һәм киләчәк буыннарга җиткерүгә үз өлешен кертергә омтыла.

– Мамадыш районының Җөри авылында узучы “Питрау” бәйрәмендә ел саен “Керәшен чибәре” бәйгесе оештырыла. Минем анда катнашып, үземне сынап карау теләге күптәннән бар иде. Әмма моңарчы гариза юлларга батырчылык итмәдем. Быел исә тәвәккәлләргә булдым. Бу хактагы уемны гаиләмә, якыннарыма һәм Үрәсбаш авылы клубы мөдире Оксана Сафаровага әйттем. Барысы да карарымны хуплап каршы алдылар, әзерлек чорында зур терәк булдылар. Үрәсбаш авылында яшәүчеләрдән дә бик күп киңәшләр, җылы сүзләр ишеттем. Аларның ышанычы һәм ярдәмен тоеп, бәйгегә тагын да зуррак җаваплылык белән әзерләндем. Бу җиңүдә һәркайсының өлеше бар, шуның өчен мин аларның барысына да чиксез рәхмәтле, – ди Альбина.
Билгеле булганча, “Керәшен чибәре” бәйгесе өч этаптан тора. Иң элек катнашучылар гариза һәм үзләре турында кыскача таныштыру видеосы юллый. Сайлап алу этабын уңышлы узган ун кыз Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә әзерлек үтә. Бу вакыт эчендә алар оештыручылар, режиссерлар белән эшли, сәхнәдә үз-үзеңне тоту серләренә өйрәнә, керәшен халкының милли киемнәре, йолалары турында лекцияләр тыңлый, вокал һәм бию буенча мастер-класслар үтә.

– Бәйгенең финал өлешендә һәр катнашучы үзе белән таныштырды, иҗади номер башкарды, керәшен халкы гореф-гадәтләренең берсе турында сөйләде һәм милли ризык тәкъдим итте. Әлбәттә, дулкынлану булды, әмма һәр сынауга зур җаваплылык белән әзерләнгәч, үзебезне ышанычлы хис иттек, – ди Альбина Михайлова. – Мин сәхнәгә бик матур керәшен күлмәгеннән, чигүле алъяпкычтан чыктым. Муеныма исә буыннан-буынга күчеп килгән, бүгенге көнгә кадәр үзенең милли үзенчәлеген саклап калган тәңкәле бизәнү әйберләре тактым. Милли киемебезнең һәр бизәге, һәр детале халкыбызның тарихын, мәдәниятен һәм рухи байлыгын чагылдыра. Шуңа күрә “Иң яхшы этник костюм” номинациясендә җиңү яулавым минем өчен аеруча кадерле булды. “Керәшен чибәре” – матурлык һәм талант кына түгел, ә зур тырышлык, түземлек һәм максатчанлык та сорый торган конкурс икән. Аннан үзем өчен бик күп яңалыклар алдым. Иң мөһиме – төрле районнардан килгән бик күп талантлы кызлар белән таныштым, яңа дуслар таптым. Бу бәйге үз-үземә ныграк ышанырга, сәхнә тәҗрибәсен арттырырга һәм милли мәдәниятебез белән тагын да ныграк горурланырга ярдәм итте.

Язмам героеның тормыш девизы да аның холкын бик төгәл чагылдыра: “Ярны ташлап китүдән курку хисен үзеңдә баса алсаң гына, океанны йөзеп чыга алачаксың”. Чыннан да, зур максатларга ирешү өчен иң элек үз көчеңә ышанырга һәм тәвәккәл адым ясарга кирәк. Альбинаның “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашып район данын яклавы һәм номинациядә җиңү яулавы да – моның ачык дәлиле. Аңа һөнәри эшчәнлегендә, иҗат юлында һәм яңа үрләр яулаганда уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев