Метапневмовирус: Кукмара район дәваханәсендә инфекциядән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр
Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаровның сүзләренә караганда, метапневмовирус яңа төрле инфекция түгел, аның турында табибларга күптән билгеле.
Метапневмовирус дигән вируслы авыру турында телевизорлардан күп сөйләделәр, бу турыда интернет чыганакларда да мәгълүмат җитәрлек. Әлеге авыру турында беренчел чыганаклардан белергә теләп, без район үзәк дәваханәсенә юл тоттык.
Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаровның сүзләренә караганда, метапневмовирус яңа төрле инфекция түгел, аның турында табибларга күптән билгеле. Бүгенге көнгә кадәр районда әлеге вирус белән зарарлану очраклары теркәлмәгән.
«Метапневмовирус инфекциясе турында моннан 20–30 ел элек билгеле иде. Ул Россия, Азия илләрендә һәм Европада ачыклана. Аны гади генә итеп, кискен респиратор вируслы инфекция дип тасвирларга мөмкин, ягъни аның өчен респиратор тракты зарарлануының типик симптомнары хас. Бу — сулыш юллары зарарлану, йөткерү, томау төшү, бизгәк тоту, үпкә ялкынсынуы. Монда фон грипп яки башка вируслы инфекцияләр вакытындагы кебек үк. Ә вируслы инфекцияләр бик күп: грипп, ковид һәм башкалар. Шуңа күрә моңа гаҗәпләнергә, паникага бирелергә кирәк түгел», — диде Рамил Мохтаров.
Инфекция һава юллары, авыру белән контакт нәтиҗәсендә, тузан белән үпкәгә эләгергә мөмкин. Шуңа күрә әлеге инфекциядән профилактика максатында өйдә, зур коллективлы урыннарда шәхси гигиена таләпләрен, санитар-дезинфекция режимы кагыйдәләрен һәм башка саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу вирус хайваннар аркылы күчми, төп чыганак булып, авыру кеше тора.
«Метапневмовирус бер яшькә кадәрге балалар өчен, шулай ук хәлсезләнгән яки иммунодефицитлы пациентлар өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Әлеге инфекциягә карата халыкны йөз процент тикшерү үткәрелми. Әмма тикшерүләрдән күренгәнчә, гадәттә, биш яшькә кадәрге балаларның күбесе, ә ун яшькә барысы да әлеге инфекция белән авырыйлар», — дип сөйләде эпидемиолог.
Авыруны дәвалау ысуллары да башка респиратор инфекцияләрнеке кебек үк, ди табиб. Әмма авыруны дәвалауга караганда, профилактикалау күпкә әһәмиятлерәк һәм, әлбәттә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Иң беренче чиратта, иммунитетны ныгыту мөһим. Чөнки авыру ул сәламәтлеккә генә зыян салып калмый, ә гаиләнең бюджетына да йогынты ясый, күпме дарулар сатып алырга туры килә. Шуңа күрә сәламәтлегебезгә карата игътибарлы булсак иде», — диде Рамил Мирхәйдәр улы.
Үткән ел район үзәк дәваханәсенә кискен респиратор инфекциясе белән 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. 25 меңнән артык кеше вируслы авыруларга каршы вакцина ясаткан.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев