Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәзәкләр: Елмаеп алыйк әле

Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта.

Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
— Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
— Нишләп?
— Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
***

Бер патша шәһәргә бара. Юлда бер крестьянны очрата. Шәһәргә юл күрсәтү өчен, ул крестьянны үз янына утырта. Юлда крестьян әйтә: «Патшаны күрәсе иде, аны ничек танып булыр икән?» — ди. Патша әйтә: «Патшаны күргәч, бөтен кешеләр баш киемнәрен салып тез чүгәләр. Шуннан танырга була», — ди.
Болар шәһәргә керү белән, барлык халык баш салып тез чүгә. 
— Монда баш киемен салмаган без генә калдык. Димәк, икебезнең беребез патша булып чыга инде, — ди.
***

Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып куялар:
— Улым, акчаңны кысыбрак тот!
Күп тә үтми улларыннан хат килә:
— Әти, әни, кысып тот, дигәч, әллә катырак кыстым инде, сез җибәргән акча үлде дә китте бит, тагын акча җибәрегез, — дип язган, ди. 
***

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
— И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
— Ничек курыкмадың соң? — дип сораганнар.
— Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле, үзе күреп калмады!
***

Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып, автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитү белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди һәм башкалар. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып сорый икән:
— Я, инде аңлашылдымы?
Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш биргән:
— Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? — дип сорый икән үзеннән.

***

Гаиләдә ир белән хатын — тигез, бигрәк тә хатын.
***

— Сәлам, кая бардың, кызлар яныннан кайтып киләсеңме әллә? — ди бәйләнчек дустына.
— Юк, университеттан...
— Хәзер кызлар янына киттеңме?
— Юк, китапханәгә...
— О-о, китапханәдә кызлар бармыни?
***

Ике дус сөйләшә:
— Кесәмдә кимендә 10000 сум акчам булмаса, үземне начар хис итәм.
— Ә мин 50000 сум булмаса.
— Синең кесәңдә андый акча булганы бармыни?
— Ә минем үземне кайчан яхшы хис иткәнем бар?
***

— Хәзрәт, сез үзегезне изге күңелле кеше дип саныйсызмы?
— Әлбәттә!
— Әгәр сез миллион сум акча белән тулы чемодан тапсагыз, аны иясенә кайтарып бирер идегезме?
— Әгәр ул чемодан фәкыйрь кешенеке булса, әлбәттә, кайтарып бирәм!
***

— Фәрди, нишләп сездә ясмык үсми?
— Чәчмәгәч!
— Ә нишләп чәчмисез?
— Үсмәгәч!
***

Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:
— Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? — дигән.
Беренчесе:
— Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам, — дип җавап биргән.
***

Бер кеше кызыл балчыкны ваклаган да базарга алып барган.
— Тычкан даруы! Бик шәп тычкан даруы! — дип кычкырып утыра икән.
Янына кешеләр җыелалар да:
— Моны ничек кулланырга соң? — дип сораштыра башлыйлар.
— Анысы бик җиңел инде аның. Башта тычканны тотасың, аннан соң кайнап торган суга саласың. Ун минут тотканнан соң өстенә шушы даруны сипсәң, күз ачып йомганчы үләчәк! — дип, «инструкция» биреп утыра икән тегесе.
***

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алып кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
— Әнә, күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! — дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
— И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
— Юк, әни, Фәнис икеле алды! — дигән малай.
***

Табиб, авыртам дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да, үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым:
— Духтыр әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, — дигән.
Табиб:
— Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, — дигән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев