Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Нива» һәм «УАЗик» машиналары тапшырылды

Әлеге автомобильләр Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм чыгышы белән Вахит авылыннан булган, Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллиннар ярдәме белән алынды.

Вахит авылы егетләре Раниф Сәмигуллин, Илсур Минимуллин, Купкадан Алмаз Галиевлар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан игелекле юлда булып кайттылар. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар: Вахит кияве Рафаэльгә, регуляр армиядә хезмәт итүче Янил егете Илшатка  Нива һәм УАЗик машиналары илтеп тапшырдылар. 

Әлеге автомобильләр Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм чыгышы белән Вахит авылыннан булган, Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллиннар ярдәме белән алынды.

«4 көн юлда булып кайттык. Янил һәм Вахит авылларында яшәүчеләр, бу төбәктән чыккан, чит якларда торучы якташлар тарафыннан кирәкле көнкүреш товарлары һәм азык-төлек продуктлары, акчалата матди ярдәм дә шактый  җыелган иде. Өч машинаны да шыгрым тулы итеп тутырдык. Машина ачкычларын  Рафаэль белән Илшатның үз кулларына тапшырганнан соң, беренче көнне көн дәвамында бер яктагы мобилизацияләнгән якташ солдатларыбызны күреп, икенче көнне тагын 400 чакрым ара үтеп, икенчеләренең хәл-әхвәлләрен белештек, якыннары тарафыннан әзерләнгән посылкаларны да тапшырдык. Егетләр бик сөенделәр, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Алардан туган якларына сагынычлы  кайнар сәламнәр алып кайттык», - ди Раниф Сәмигуллин.

«Якыннарыбызга бердәм булып ярдәм күрсәткәннәре өчен хөрмәтебез чиксез. Игелекләре үзләренә меңләгән савап булып әйләнеп кайтсын», - ди Вахиттә яшәүче Миләүшә Нигъмәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык

erid: 2VtzqxWHLUk