Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар Кукмара 3нче урта мәктәп музеена экспонатлар тапшырды

Кунаклар 6 «Г» сыйныфы укучылары белән сыйныф сәгате үткәреп, аларның сорауларына җавап бирделәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ирле-хатынлы Динара һәм Андрей 3нче урта мәктәп музеена махсус хәрби операция зонасыннан экспонатлар тапшырды.

Алар фронттан коптер һәм самолет тибындагы БпЛА калдыклары, «Герань-2»нең койрык өлеше, дронга каршы мылтык, хәрбинең бер тәүлеклек рационы, кыр шартларында кулланыла торган коры душ, «Барс-Сармат» сугышчан эшчәнлеген чагылдырган фотосурәт һәм башка әйберләр алып кайттылар. Шулай ук кунаклар 6 «Г» сыйныфы укучылары белән сыйныф сәгате үткәреп, аларның сорауларына җавап бирделәр.

Балаларга мөрәҗәгать итеп, хәрбиләр Ватанга хезмәт итүнең мәгънәсе турында йөрәктән чыккан сүзләр әйттеләр:

«Балалар, Ватанга хезмәт итү — ул һөнәр генә түгел. Ул — намус, сабырлык һәм батырлык мәктәбе. Без дә сезнең кебек үк шушы парталар артында утырдык, хыялландык, киләчәк турында уйладык. Бүген без Ватаныбызны саклыйбыз, чөнки сез тыныч укысын, бәхетле яшәсен дибез. Үз илеңне ярату — зур сүзләрдән түгел, ә кечкенә гамәлләрдән башлана: тырышып уку, бер-береңә ярдәм итү, өлкәннәрне хөрмәт итүдән. Вакыты җиткәч, һәркем үз иленә файдалы кеше булырга тиеш», — диде алар.

Өлкән прапорщик Динара Алексеева (Хәйруллина) — әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәрби хезмәткә 20 елдан артык гомерен багышлаган кеше. Бүген исә аның кызы Алина да шушы мәктәптә белем ала.

Шулай ук мәктәп коллективы һәм ата-аналар җыйган гуманитар ярдәм Динара һәм Андрей аша махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелде. 

«Сезнең хатларыгыз, җылы сүзләрегез безгә көч бирә. Балалар кулыннан язылган һәр юл — безнең өчен иң кадерле бүләк. Без сезнең ышанычны акларга тырышабыз», — дип рәхмәт белдерде хәрбиләр.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев