Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Рафил Хәлимов: “Без бармасак, илне кем саклар?”
Махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой, махсус билгеләнештәге аерым отрядның хәрби тәэмин итү төркеме укчысы, Татар Толлысы авылы егете Рафил Хәлимовның вафатына 16 октябрьдә бер ел булды.
...1995 елның кышкы зәмһәрир салкын көннәренең берсе – 18 февральдә дөньяга килә ул.
- Кияүгә чыгып, үземнең бала көтүемне белгәч тә: “Малай гына туса ярар иде, ир бала сөясем килә”, - дип, бар күңелем белән теләдем, шулкадәр көтеп алдык без аны. Рафилебезнең хәтта елап тилмерткәнен дә хәтерләмим. Кызыксынучан, хәрәкәтчән, тырыш, мөстәкыйль, туганчылыклы булып үсте. Ике ел соңрак туган энесе Робертны беркайчан үзеннән калдырмады: уенга чыксалар да, мәктәпкә барганда-кайтканда да гел бергә. Бер-берсен үпкәләткәннәрен бөтенләй белмим. Бик дус булдылар, - дип искә ала аны әнисе Илмира ханым. - Тик менә язмыш сынаулары алда көткән икән шул: бер мизгелдә кадерле кешебездән аерды да куйды. Бер ел вакыт узса да, йөрәкнең яралары төзәлерлек түгел. 365 көн дәвамында балам бер генә секундка да башымнан чыкмады: күңелем белән улымны тудырам, күкрәк сөте имезеп үстерәм, тәрбиялим, укытам, армия хезмәтенә, махсус хәрби операциягә һәм... соңгы юлга озатам.
Мәктәптә “дүрт” һәм “биш” билгеләренә өлгерә Рафил. Унберенче сыйныфтан соң үзенең хәрби булу теләге көчле булса да, әти-әнисенең сүзен тыңлап, Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә. Әмма бер елдан соң читтән торып укуга күчә һәм армиягә китә, Самарадагы хәрби частьта элемтәче булып хезмәт итә. Аннан кайткач, Казанга Россия милли гвардия гаскәрләренә эшкә урнаша.
- Укуын ташламады ул, дәвам итте. Әмма шулай да: “Әни, менә бу хезмәт - минеке. Бик ошый”, - дип әйтә иде. Күңеленә хуш килгәч сөендек, исән-имин булуын гына теләдек, - дип сүзен дәвам итә Илмира Миннәхмәт кызы. – Узган ел аларның отрядын Керчь бугазында Кырым күперен сакларга җибәрәләр. Аннары махсус хәрби операция зонасына керәләр. Өч ай шунда булды ул. Берсендә ун көн хәбәргә чыкмады. Ул чагында ничек кайгырганны белсәгез сез?!
10 мартта гына шалтырата алды һәм: “Әни, бар да яхшы”, - диде. Безгә хезмәте турында, хәтта кайсы территориядә булуларын, ниләр белән шөгыльләнгәннәрен, берни сөйләмәде. Килешү хезмәтенең вакыты төгәлләнгәннән соң кайтты, тернәкләнү курслары узды. Әмма без белгән Рафил түгел иде инде ул: җитди, уйчан, ипле, аз сүзле... Өйдә озак тормады, безнең, туганнарның кире китмәс өчен үгетләвенә: “Без дә бармасак, илне кем саклар?” - дип җавап бирде. Шулай итеп, ул махсус билгеләнештәге отрядка урнашты да, 11 сентябрьдә алар махсус хәрби операция зонасында алгы сафларга керә. 16 октябрьдә иртәнге сәгать алтынчы яртыда уяндым да үз-үземә урын таба алмый үрсәләндем, бертуктаусыз гәүдәм калтырады. Иремә: “Улыбыз белән берәр хәл булдымы икән әллә, йөрәгем сыкрый бит”, - дим. Айдан артык хәбәргә чыкмагач, ул да ни әйтергә белмәде. Нәкъ менә шул көнне иртәнге сәгать сигезенче яртыларда өзелгән дә инде балабыз...
Иптәшләренең сөйләве буенча, Рафил Хәлимовка, хәрби бурыч үтәгәндә броньлы жилеты кырыннан үтеп кереп, мина ярчыгы тия. Яралары, кызганыч, бик тирән, исән калырлык булмый. Райондашыбыз туган авылы зиратында җирләнә.
- Улымның кешелекле, ярдәмчел булуын, чын дуслыкның кадерен белүен дә сөйләде хезмәттәшләре. Берсендә мобилизацияләнгән яралы егетне очрата болар. Рафил аның яраларын бәйли дә үзенең эчтәге кофтасын салып киертә. “Хәзер үзең туңачаксың бит инде”, - ди иптәшләре. Әмма ул: “Аңа кирәгрәк”, - дип җавап бирә. “Егетләр, ялга кайткач, мин сезне авылга кунакка чакырам, әти-әни белән таныштырам, алар минем шундый әйбәт”, - дип тә әйтә торган була. Әйе, дуслары, хезмәттәшләре – барысы да җыелып кайтты, тик менә күңелле ялга түгел, ә үзен мәңгелек йортка озатырга, - дип туктап калды әңгәмәдәшем. – Рафилнең дүрт ел очрашып йөргән Миләүшә исемле кызы бар иде. Безгә ул хакта әйтмәсә дә, өйләнү нияте булган. “Кайткач, плацта, отряд каршында сөйгәнемә тәкъдим ясыйм”, - дип тә хыялланган. Хәтта йөзек тә карап, сайлап куйганнар. Рафил үлгәннән соң, иптәше, ул йөзекне сатып алып, Миләүшәгә тапшырды. Улыбыз хезмәт иткән отрядның гаиләбезгә карата игътибары аеруча зур. Бер бәйрәмнән калдырганнары юк, һәрдаим шалтыратып, хәлне белешеп торалар. Китек күңелне юатканнары өчен мең рәхмәт.
Илмира ханым белән Фирдәвес абый ике улларын да олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерә. “Бәлки мин бераз кырысрак та булганмындыр, әмма әтиләре бераз шуклыклары өчен каеш белән эләктерү түгел, балаларга хәтта бер тапкыр кычкырып каты сүз дә әйтмәде. Шулкадәр сагынабыз, юксынабыз Рафилебезне, - ди ана, яшьле күзләрен сөртеп. - Соңгы вакытта аеруча якынайган идек үзе белән. “Әни, мин сезне бик яратам”, - дип СМС-хәбәрләр язды. “Әни, башымнан сыпыр әле, мине әз генә кочаклап утыр әле”, - дип тә әйтер иде. Гел көләч йөзле булды. “Елмайганда минеке шикелле беркемнең битендә андый чокырлар чыкмыйдыр”, - дип куанып әйтүләре дә күз алдымнан китми. Ничекләр түзәргә, ничек алга таба яшәргә?! Газиз баламның мәңгелеккә киткәнен акылым белән аңласам да, йөрәккә каршы килеп булмый бит... Аллаһы Тәгаләдән сабырлык кына сорыйсы кала”.
Рафил Хәлимов махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
“Геройларның әниләре” дигән проект кысаларында Татарстан офицер хатыннары берлеге фотосессия оештыра. Психологик ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү максатында, бөтен Россия буенча гамәлгә ашырылучы проект бүгенге көндә хезмәт итүче хәрбиләрнең, һәлак булган ир-егетләрнең әниләрен, апа-сеңелләрен, хатыннарын берләштерә. Шушы көннәрдә Илмира ханым да әлеге проектта катнашып кайта. “Улымның фотопортретын кулыма тотып, иңемә кителен салып фотога төштем, - ди ул. – Анда килүчеләрнең һәммәсен уртак борчу-хәсрәт берләштерә. Аралаштык, балаларыбызны искә алдык. Хезмәт итүчеләргә исән-сау якыннары янына кайтырга насыйп булсын дип, теләкләрне ирештердек”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев