Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Кукмара районы егете Илназ Гайфиевның әнисе улы турында: «Чакырганнар, димәк, мин анда кирәк!» — диде
Илназ Гайфиевны 27 яше тулган көнне — туган көнендә соңгы юлга озаталар. Ул танк дивизиясенең атучысы була. Быелның октябрь аенда аның гомерен ядрә кыйпылчыгы өзә.
Махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән Илназ Гайфиев һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
«Илназ улым акыллы, тыйнак, гадел, сабыр... иде. Үзеннән ике яшькә олы абыйсы Ильяс белән игезәкләр шикелле үстеләр, дус-тату булдылар. Берәр шуклыгы өчен абыйсын ачулансаң, һәрчак яклап чыкты, аңа сүз әйттермәде. Ильяс биергә яратты, ә менә Илназ баянда уйнады. Тәртип бозып шелтә алганнарын да белмим. Шуның өчен җыелышларга да башымны туры тотып, тыныч күңел белән бара, улларым өчен сөенеп кайта идем. Илназ Казанда эшкә урнашкач та, абыйсы белән чиратлашып гел кайтып йөрде, хуҗалыкны алып барырга булышты. Аның: „Мин моны булдыра алмыйм“, — дигәнен бөтенләй хәтерләмим. Барысын да үзе хәл итәргә омтылды, мине дә, әтисен дә борчуга салмады. Тик менә тормыш дигәннәре безнеңчә шома гына бармый шул. Моннан дүрт ел элек әтиләре Фальнурны югалткан булсак, 12 ноябрь — 27 яше тулган көнне төпчек улыбызны җирләдек», — ди хәрбинең әнисе Гөлнур ханым.
Райондашыбыз Кукмара беренче гимназиясендә белем ала, «Яшь коткаручылар» берләшмәсендә дә әйдәп баручыларның берсе була, оста атучылардан санала. Казандагы техникумнарның берсендә укып диплом алгач, Илназ Мәскәү астындагы махсус билгеләнештәге частьта армия хезмәте уза. «Бер генә ел бит, озак түгел. Барам да кайтам», — дип тынычландыра якыннарын хәрби юнәлешне үз итүче егет.
«Армиядән аеруча ныгып, җитдиләнеп кайтты Илназыбыз. Озак та тормыйча эшкә урнашты, күп еллар кибеттә менеджер вазыйфасын алып барды. Хезмәттәшләре дә бик ярата, хөрмәт итәләр иде. Мобилизация башланып, повестка килгәч тә җибәрәселәре килмәде. Әмма аның сүзе бер булды: „Чакырганнар, димәк, мин анда кирәк!“ 27 сентябрьдә инде юлга кузгалды. Шуннан соң май аенда ике атналык ялга бер тапкыр кайтып килде дә, башкача үзен исән-имин күрә алмадык. Илназ телефоннан шалтыратканда һәрчак үзен тыныч тотты, „Әни, бар да яхшы“, — диде. Үзенә кыен вакытларда да минем турыда уйлады бит ул...» — дип өзгәләнә әнисе.
Илназ Гайфиев танк дивизиясенең атучысы була. Алар башта окоп казу, кизү тору кебек вак-төяк эшләрне башкаралар. Февральдә бер ай алдынгы сызыкта булып, аннан исән-сау чыга алалар. Быелның октябрендә беренчеләрдән булып кереп, Харьков өлкәсенең Купянск районы территориясендә хәрби бурыч үтәгән вакытта райондашыбыз һәм аның бер блиндажда яшәгән якын дусты Дмитрийның гомерен ядрә кыйпылчыгы өзә, ике иптәше, яраланып, госпитальгә эләгә. Бу вакытта алар эвакуацион төркем белән алдынгы сызыктан яралы, һәлак булган хәрбиләрне имин урынга алып чыга торган булалар. Башкаларга ярдәм итүче, күпләрне үлем тырнагыннан алып калучы егетләрнең үзләрен нәкъ менә шунда үлем сагалап йөрүе бик тә, бик тә кызганыч. Әмма... язмыштан узмыш юк!
«Баламның үлеме турындагы хәбәрне алгач, бер хәсрәт эченә чумсам, гәүдәсен ут эченнән алып чыгуларын ишеткәч, өйгә алып кайтып җиткергәнче икенче тапкыр йөрәгем телгәләнде. Улыбызны авылдагы мәңгелек йортка хөрмәтләп җирләдек. Зират өебездән ерак булмагач, күңелем белән аны гел янәшәмдә шикелле тоям», — ди Гөлнур Миннемулла кызы.
Махсус хәрби операция зонасында да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә Илназ, әнисенә командирдан Рәхмәт хаты да килә. «Хәрби бурычларны үтәгән вакытта беркайчан читтә калмады. Син яшь бит әле дип, блиндажда кизү торып калырга кушкач та каршы килә иде. Куркусыз, ярдәмчел, тугры дус булды», — ди аның турында иптәшләре.
Илназның әнисе һәм абыйсы белән соңгы аралашуы быелның 23 октябрендә була. Туган көне җиткәндә, ялга кайтырга ниятли, зурлап гомер бәйрәмен үткәрергә планлаштыралар.
«Чыннан да, ул көнне туган-тумача, дуслар, танышлар, бик күп кеше җыелды — тик менә бәйрәмгә генә түгел, соңгы юлга озатырга. Илназ хөрмәтенә ул укыган белем йортына мемориаль такта куярга телиләр. Анысы өчен дә сөендек. Герой улыбыз — горурлыгыбыз һәм шулай булып калыр да. Без аның хыялларын тормышка ашырырга, исеменә тап төшерми алга таба яшәргә тиеш», — ди якыннары.
Гөлшат Хөснетдинова, беренче гимназия укытучысы:
Мин Илназны 5-11 сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыттым, өч ел сыйныф җитәкчесе булып тордым. Шулкадәр тәртипле, ачык йөзле, күндәм, сүз тыңлаучан, тәрбияле егет иде ул. Яхшы укыды, баянда өздереп уйнады, спорт буенча да күрсәткечләре бик әйбәт булды. Аның беркайчан әйтелгән йомышны яисә бурычны аяк астына салганын хәтерләмим. Тирәнтен уйлый, кеше хәленә керә белде. Кызларга карата да ихтирамлы иде, аларга да бер авыр сүз әйтмәде. Бәйрәмнәрне матур рәсемнәр, плакатлар белән бизи, кыш җитсә, кар сыннарын ясаучылар арасында кайнаша иде. Бер эштән баш тартмады, авырлыклардан качмады. Илназ безнең күңелләрдә батыр йөрәкле егет булып мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев