Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Юрий Осенковның әнисе: «Улым махсус операциягә киткәннән бирле юньләп йоклаганым булмады, шалтыратыр дип көттем»
Юрий Осенков мотоукчылар батальонының рядовое була.
Чарлы урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Юрий Осенковка истәлек тактасы ачылды. Мемориаль тактада: «Бу мәктәптә 1990-2001 елларда Осенков Юрий Николаевич белем алды. Ул махсус хәрби операция барышында 2023 елның 23 маенда һәлак булды. Россия Президенты указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде», — дип язылган.
Юрий Николаевич 1983 елның 8 сентябрендә Чарлы авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда укый. 2002 елда армиягә китә. Иң элек Тольятти шәһәрендәге укыту подразделениесендә әзерлек үтә, соңыннан Казандагы хәрби частька күчерелә. 2004 елның гыйнвар-маенда ул Чечен Республикасында хезмәт уза. Ә менә махсус хәрби операция башланганда, райондашыбыз Түбән Кама шәһәрендә эшли торган була.
«Узган елның сентябрь ахырында аңа повестка килде. Бәлки калу мөмкинлеге дә булгандыр. Чөнки ул вакытта әтисе дәваханәдә, аңа операция ясаганнар иде, мин дә авырыйм. Әмма Юрий: „Әни, мин китәм, куркак исеме алып качып йөрмәячәкмен“, — диде. Улыбыз махсус хәрби операциягә киткәннән бирле юньләп йокламадым, шалтыратыр дип көттем. Чөнки ул, җае булганда, нәкъ менә төнлә хәбәргә чыга иде. Кыска вакытлы ялга кайтыр алдыннан командирыннан Рәхмәт хаты алдык. Бик сөенгән идек. Ялдан кире китеп озак та тормады, үлеме турында хәбәр иттеләр. Бу хәсрәткә йөрәкнең ничек түзгәнен бер үзем генә беләм. Һәр ана өчен үз баласы якын һәм кадерле. Минем улым да акыллы, ярдәмчел иде, безнең төп таянычыбыз булды. Ачулансам да, башын иеп тыңлап торды да: „Аңладым, әни“, — дип китеп барды. Без аннан бары тик ягымлы, җылы сүзләр генә ишеттек, һәрчак ярдәмен тоеп яшәдек. Хәтта авыл халкына да кирәк вакытта булышырга гына торды. Мәктәптә яхшы укыды. Эш урынында да бик яраталар иде. Соңгы юлга озатырга күп кенә хезмәттәшләре кайтты. Бик авыр хәлләр...» — ди әнисе Нина Леонидовна.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында Геройның тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Александр Чапуринов үзенең истәлекләре белән уртаклашты:
«Яшьармиячеләр хәрәкәте кире кайтарылып, „Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннары оештырыла башлаган чорларда Юрий мәктәптәге „Витязи“ берләшмәсендә беренче командир иде. Ул чагында хәзерге шикелле махсус форма да юк, пилотка белән галстук кына. Юрий җитәкчелегендәге команда кайда гына чыгыш ясамасын, беркайчан сынатмады, һәрчак үзен лидер итеп күрсәтте. Укучыбыз актив, тырыш, җаваплы булды. Гадәттә, ярышларга баргач, „Визит карточкасы“ этабында һәр команда ниндидер тарих сөйли иде. Без анда еш кына Юрийның туганы Анатолий Осенковның музейда саклана торган хатын файдаландык. Хат исә: „Привет с правого берега Днепра“ дип башлана. Якташыбыз 1943 елда батырларча һәлак була. Минем шуны әйтәсем килә: ничә дистә еллар узганнан соң, тарих кабатлана. Батыр сугышчының энекәше Юрийның да шул ук географик киңлекләрдә Ватанны саклап гомере өзелде. Кызганыч, без аны югалттык. Әмма ул күңелләрдә мәңге сакланыр», — диде ул.
Юрий Осенков мотоукчылар батальонының рядовое була. Ул Луганск, Донецк Халык Республикалары территориясендәге махсус хәрби операция зонасында катнаша. Вафатыннан соң бирелгән Батырлык ордены әти-әнисенә тапшырыла. Герой туган авылы зиратында җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев