Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә һәлак булган Фәнил Хисмәтуллинның хатыны: «Ул минем алмамның яртысы иде»

Иске Пенәгәр авылыннан Гөлзия Хисмәтуллина фаҗига кичерә - октябрьдә аның ире Фәнил махсус операциядә һәлак була. Хатын өч баласы белән ялгыз кала. Ул үзенең яраткан кешесен югалткач, күп нәрсәне югалтканын аңлый.

Гөлзия редакциябезгә рәхмәт хаты бирергә дип кенә кергән иде. «Иптәшем Фәнил вафат булганчы эшли башлаган янкормабыз бар. Бер башлаган эшне ярты юлда калдырып булмас дип, бар көчемне җыеп, яңадан тотындым. Миңа ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», - дип сүзен башлады ул.

Гөлзия белән сүз иярә сүз чыгып, тормыш юлы, Фәнил турында да сөйләшеп киттек. Украинада бара торган махсус хәрби операциядә һәлак булган Иске Пенәгәр егете – Фәнил Хисмәтуллинны моңа кадәр дә бары тик уңай яктан гына искә алалар иде. Гөлзияне тыңлаганда да аның үрнәк гаилә хуҗасы, хөрмәтле ир, әти буларак гомер юлы узганына тагын бер кат инандым. 

- Без аның белән 2013 елны өйләнештек. Икебезгә дә 35әр яшь иде. Бары тик ун гына ел аның җылы канаты астында яшәп калдым, - ди  Гөлзия, яшьле күзләрен сөртеп. – Беренче иремнән туган (ул шулай ук вафат булды) улым Рөстәмгә ул чакта 15 яшь иде. Кеше баласы кешегә кирәк түгел, дигән прин-цип белән башка кияүгә чыкмыйм, дигән фикердә яшәгәндә, Фәнилне очрат-тым. Улыма булган җылы карашын, Рөстәмнең дә аңа тартылуын күреп ри-залыгымны бирдем һәм Иске Пенәгәр авылына килен булып бардым. 

Ул вакытта Фәнил итек баса иде. Улыбыз Ибраһим тугач, бу эш белән генә тормыш итеп булмас, дигән фикергә килдек, һәм ул еракка - Курил утраула-рына эшкә китте. Ерак Көнчыгышта гел масштаблы хәрби өйрәнүләр бара бит, белгечлеге буенча шофер булса да, анда артиллерист-наводчик хезмәтен алып барды. Аннары Зәйнәбебез туды. Балалар үскәндә, яннарында булмый калам бит дип, Фәнил Казандагы УФСИНга (җәзаларны үтәү идарәсе) күчте. Анда да уңайлы түгел: тревога буенча тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, яңа гына эштән кайтып керсә дә чакырталар иде. Болай булмый бит, йокы күрмәгән килеш я юлда бәрелеп үләрсең дип, аңа бу эшеннән китәргә киңәш бирдем. 

Фәнилнең лаеклы ялга чыгарга ике елы (ташламалы еллары күп иде) калып бара иде. Шуңа күрә узган ел ул икенче хәрби контрактын төзеде һәм  апрель аенда тагын Ерак Көнчыгышка китеп барды. Ул вакытта махсус хәрби опе-рация башланган иде инде. «Кире әйләнеп кайтам мин, көтегез», - диде. Аны мәңгелеккә югалтырга мөмкинмен, дигән уй күңелемә кереп тә карамады. Беркайчан да. Тора-бара хәрби әзерлек бара, безне әзерлиләр, дигән хәбәрләре килә башлады. «Безнекеләр берникадәр вакытка баралар да кай-талар, баралар да кайталар», - диде. Ярты ел үткәч, мин аны чираттагы кыска ялына көтә башладым. Ә аны туп-туры шуннан 30 сентябрь көнне махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Фәнил самолеттан видеошалтырату ясады, кәефе яхшы иде, без киттек, диде. Салон тулы - булачак сугышчылар. Бу безнең кара-каршы итеп соңгы сөйләшүебез булды. 1 октябрьдә исә чит номердан шалтыратып: «Килеп җиттек, монда тыныч, беркем дә атмый», - дигән җөмләләрне әйтте дә телефонны сүндерде. Ә берничә көн үтүгә: «Бу номерга шалтырат. Фәнил», - дигән хәбәр килде. Телефонны хатын-кыз алды. «Сезгә кем кирәк: Владимир, Михаил, Александр?» - диде ул тиз-тиз генә. Мин каушавымнан бер сүз дә әйтә алмадым, Фәнил, дигәч, мин хәзер аның янына барам, көтеп торыгыз, диде. Әмма кире шалтыратсам да алмады. Шуннан соң үлеме турындагы хәбәрне алгач та,  бу номерны «миллион» тапкыр җыйганмындыр, әмма җавап сүзе ишетмәдем. Фәнил ул вакытта, мөгаен, госпитальдә булгандыр дип уйлыйм хәзер. 

Фәнилнең үлемен миңа 8 октябрь көнне эш урыныма килеп әйттеләр. Бүлмәмә берничә кеше керде, әмма мин район хәрби комиссары Альберт Гомәровны гына күрдем һәм барысын да аңладым... «Минем аны соңгы тапкыр күрәсем килә», - дидем хәрби комиссарга. Ул Фәнилнең гәүдәсен Ульяновск шәһәреннән үзе барып алып кайтты.

Табутына тәрәзә дә ясаттыр-ган иде: аннан Фәнилнең йөзе күренеп тора, яшел мендәргә салганнар, киеме дә яшелдән иде. Ул бит ислам динен бик хөрмәт итте, биш вакыт намазын калдырмады, авылыбыз имамы Зыятдин хәзрәткә метрикаларны тәрҗемә иткәндә дә булыша иде. Дагестанда укып, берникадәр дини белем алды. Соңгы тапкыр киткәч тә, Дагестанда язган язуларын еш соратып алды. Фәнил ерак юлга чыкканда, аннан бер кисәк ипине тешләтеп ала идем. Кайт-кач, ул аны ашта җебетеп ашый. Үләр алдыннан соңгы тапкыр ул тешләгән ипигә күзем төшкәч курыктым, эсселе-суыклы булдым: ипи кисәге яшелләнеп, күгәреп беткән иде. Әле һаман да аны ташларга кулым бармый. 

Фәнилгә бары тик  43 яшь кенә иде. Ярасы да әллә ни куркыныч булмаган: аягына граната кыйпылчыгы тигән. Белешмәдә ул 5 октябрьдә күп кан югал-тудан үлгән дип язылган иде. Ә мин 6сы көнне  үз-үземә урын таба алмадым. Йөрәгем чыгам, чыгам дип, бик каты сикерә, кая барып бәрелергә белмим, минем ничек тә булса Фәнилнең тавышын ишетәсем килде. Юләрләнәм дип торам. Ерак Көнчыгыштан килгән бер белешмәсеннән андагы телефон номе-рын таптым, әмма шалтырата алмыйм, аларда төн иде инде. 7се көнне Киров шәһәренә Ибраһим белән МРТ үтәргә бардык. Яныма кемдер килеп басканын сиздем, карыйм-карыйм, бүлмәдә берүзем, әмма барыбер янәшәмдә нидер булуы сизелә. Өйдә вакытта да шундый ук хисләр кичердем. 

Фәнилне югалтып, мин бик күп нәрсәне югалттым. Үзем генә беләм. Әйтәләр бит әле алманың яртысы дип, шул ярты алмам иде ул минем. Бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Сабыр, тыйнак, бик кешелекле иде ул. Елмаеп кына торды. Һәрвакыт миңа теләктәшлек итте. Аның янәшәсендә бик рәхәт иде. Үлемен әле һаман да кабул итә алмыйм, интернет челтәрләрендә солдатлар-ның ялга кайтканнарын күрсәтәләр бит әле, ул да кайтып керер кебек тоела. Картлыкны бергә каршылыйбыз дип, планнар кора идек. Апрель аенда киткәч, әйткәнемчә, мин ул җибәргән акчага майда янкорма эшләтергә то-тындым. Үлеме турында хәбәр алганда эчке эшләр генә калган иде.  Быел яз-га чыккач, җылылык торбалары сузарга уйладым. Бу эшкә ике ир-ат ярдәм итте. Менә шуларга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә дә инде. Аның берсе – Кукмарадагы «Ләйсән» балалар бакчасында каравылчы булып эшләүче Наил абый Фазылгалиев, икенчесе «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан Сергей абый Петров иде. Алдан бәясен дә сөйләшмәдек. Эш тәмамлангач, алар миннән бер тиен дә акча алмадылар. Шаккаттым. Сергей абый: «Безнең “Сугышчан кардәшлек” оешмасы уставында махсус хәрби операциядә һәлак булучының гаиләсенә ярдәм иткәндә бер тиен дә акча алмаска, дигән пункт бар», - дип аңлатты. Бөтен кешенең дә ярдәмчеләре юк бит, нинди зур эш башкаралар, бик зур рәхмәт үзләренә. 

Фәнилне Кукмарадагы «Дан аллея»сенә җирләделәр. Көненә әллә ничә тапкыр ул турыдан үтәм. Бик авыр вакытларда янына барып, булыш әле миңа дип елап кайтам. Балалар да аны озатырга бардылар. Белеп торсыннар, дидем. Фәнилнең үлемен Рөстәм бик авыр кичерде, дәваханәдә дә ятып чыкты. Ибраһимыбыз тыныч, басынкы, ә Зәйнәп әти кызы иде, исән чагында алдыннан да төшмәде. «Хәзер дә әти башка кайтмыймы?» - дип килеп сорый-лар да елый башлыйлар. Аннан тагын онытылалар. Зират турысыннан үткәндә балаларга әтиегез белән исәнләшегез, дим. Хәзер инде узганда үзләре үк әти, без монда, тегендә барабыз дип әйтеп китәләр.

Мин үзем – Ат елында туган көчле холыклы кеше. Бүтәнчә булмый да. Бер-бер артлы сеңлемне, әтине югалттым. Рөстәм улым – юл һәлакәтенә очрап, әни аягын сындырып, дәваханә юлында озак йөрделәр. Минем, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, балаларны аякка бастырасым бар. Миңа җебегән булырга ярамый. 

Кукмарада күршебездә бер гаилә яши. Алар бакчага чыгалар да бер-берсе белән көлешә-көлешә эшлиләр, балалар үстерделәр. Мин аларга шулкадәр сокланып, минем дә шулай яшисем килә дип  карап тора идем. Аллаһы Тәгалә бирде, күрсәтте шундый рәхәт, матур тормышны. Ишетте ул мине, рәхмәт. Әмма бик кызганыч, бу рәхәтлекне гомерем ахырына кадәр дип кенә сорамаганмын икән…
 
 
9 Май бәйрәме алдыннан Казанда үткән тантаналы чарада республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булган рядовой Фәнил Хисмәтуллинның Батырлык орденын хатыны һәм улына  тапшырды.

Язманы газетага әзерләгәндә Гөлзиядән тагын бер хәбәр килеп иреште. 8 май көнне аңа, Фәнилнең хезмәттәше шалтыратып, иренең ничек яралануы, үзе теләп, алгы сызыкка баруы, ә госпитальгә киткәндә янәшәсендәгеләргә мин әйләнеп кайтам әле дип елмаеп, кул болгап саубуллашуы турында сөйләгән.  Ә Батырлык ордены  белән якташыбыз үз позициясен бирмәгәне өчен бүләкләнгән.
 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев