Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Машина сатып алырга җыенган татарстанлы мошенникларга 1,5 млн сум акча күчергән

Аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты нигезендә җинаять эше ачылган.

Чистай районының Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек ир-ат мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Хокук саклау органнарының мәгълүматларына караганда, ир-ат автомобиль сатып алмакчы булган һәм мессенджерда кызыклы белдерү тапкан. Ул сатучы белән элемтәгә кергән, сату-алу турында килешү төзегән, аннары таможняда рәсмиләштерү өчен 579 мең сум һәм автомобиль өчен тагын 980 мең сум акча күчергән. Шуннан соң аферистлар югалган һәм элемтәгә чыкмый башлаган.

Аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты нигезендә җинаять эше ачылган.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев