Марзыя Вәлиуллина: «Мин Кукмарамны, үз йортымны, анда яшәүчеләрне бик яратам, шуның өчен дә күңелемне биреп эшлим»
Кукмарада яшәүче Марзыя ханым Вәлиуллина шәһәрнең Нур Баян урамындагы 50нче йортның башлыгы (домком) вазыйфасын 2009 елдан алып бара.
«Безнең өйне халык "дорожный дом"ы дип йөртә. Чөнки ул район юл төзелеше оешмасында эшләүчеләр өчен салына, һәм 1996 елда анда беренче яшәүчеләр күченә. Мин ул вакытларны яхшы хәтерлим. Якты, матур фатир бүлмәләрен күреп, барыбыз да шаккаткан, сөенешкән идек. Җитәкчебездән без — юл оешмасы хезмәткәрләренә зур бүләк булды ул. Ике подъездда барлыгы 30 фатир. Беренче көннән үк тәртип булдырдык. Ул чагында йорт комитеты башлыгы Семен Михайлов иде. Без бер генә өмәдән дә читтә калмадык. Хатын-кызлар елга берничә тапкыр подъезд эчен җыештырса, ир-егетләр ишегалды тирәсендә тәртип ясады. Семен вафат булганнан соң, берничә домком алышынды. Соңыннан ул урынга мине тәкъдим иттеләр. Башта бераз икеләнеп калган идем дә, кызларның ярдәме, аларның булышлыгы, теләктәшлеге белән инде менә 14 ел вакыт узып та киткән. Бу йортта яшәүчеләр — миннән, мин алардан башка бер эшкә тотынган юк», — ди Марзыя апа.
Кайбер күпкатлы йортларда яшәүчеләр хәтта күршесенә кем төпләнгәнен дә белми. Чөнки шәхси өй төзеп, шунда күченүчеләрнең күбесе фатирларын вакытлыча торак яллап торучыларга бирә: бер караганда, анда ике балалы гаилә яшәсә, икенче айда инде шул ук фатирда яшь егет яисә кыз күренергә мөмкин. Ә менә Марзыя ханым ул яктан бик игътибарлы. Ул үз йортларындагы барлык фатирларда яшәүчеләр хакында да хәбәрдар.
«Кем килгән, кем киткән, кем күченгән — һәммәсен аерым дәфтәргә теркәп куям, телефон номерларын да язам. Юкса, кирәк булганда кайдан табасың аларны?! Фатир хуҗалары белән аралашып тору иминлек ягыннан да бик мөһим. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең иң өлкәненә уртача 65-68 яшь. Шулай ук яшь гаиләләр дә бар. Без бик дус, бердәм. Ел саен үзара салым акчаларын да беренчеләрдән булып җыеп тапшырдык. Тормышта төрле хәлләр була бит ул. Йорт белән бәйле проблемалар килеп чыкканда, ниндидер гозерләре булган очракта да иң элек миңа мөрәҗәгать итәләр. Буяу исе киләме, подъездда песиләр күренәме — берсе дә игътибардан читтә калмый. Эшне зурга җибәрмичә, прокуратура, суд юлларында йөрмичә генә урында хәл итәбез. Участок инспекторлары белән дә һәрдаим элемтәдә торам. Җыелышлардан кайткач та, йортта яшәүчеләрне җыям һәм яңалыклар белән таныштырам», — ди йорт комитеты башлыгы.
2013 елда әлеге йортка капиталь төзекләндерү үткәрелгән булган. Ә инде бер елдан, үзләре акча җыешып, күпкатлы йортлар арасында беренчеләрдән булып домофон куйганнар. Хәзер алар косметик ремонт өчен чират көтә.
«Булганны кадерләп, саклап тотарга да кирәк. Ул яктан бездә, шөкер, тәртип. Берничә ел элек йорт янына брусчатка җәелгән иде, бик сыйфатлы булып чыкты. Алга таба да ватылмасын, шулай саклансын өчен, машиналарны аның өстенә менгермибез, карап кына торабыз. Идән юучыбыз юк, әлеге эшне дә һәр фатир хуҗасы чиратлап үзе башкара. Бездә бер генә дә пычрак күрмәссез. Мин Кукмарамны, үз йортымны, анда яшәүчеләрне бик яратам. Шуның өчен дә ялкынланып, күңелемне биреп эшлим», — ди Марзыя Абдулла кызы.
2017 елда Марзыя Вәлиуллинага «Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча үрнәк ишегалды» район конкурсында икенче дәрәҗә диплом тапшырыла. Үз вазыйфаларын фидакарь башкарганы, йорт яны территориясен үрнәк итеп тотуга көч керткәне өчен, йорт комитеты башлыгы берничә ел рәттән район башлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев