Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марзыя Төхбәтуллина Кукмара район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә 26нчы елын эшли

Палаталарны чиста-пөхтә тоту, урын-җирләрне үзвакытында алыштыру, яраларны эшкәртү, бәйләү кабинетларын, операцияләр ясау залын тәртипләү, авыруларны тиешенчә карау, аларны төрле процедураларга йөртү — Марзыя ханымның төп вазыйфалары башлыча әнә шулар.

Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы Марзыя Төхбәтуллина район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә 26нчы елын эшли. 

...1993 елның җәе. Яшь ханым, кулына эшкә урнашу турында язылган гаризаны тотып, баш табиб ишеген атлап керә. 

«Ул көнне бик яхшы хәтерлим: җылы итеп каршы алганнар, матур итеп сөйләшкәннәр, эш графигы, таләпләрне аңлатканнар иде. Баш табиб Наил Саматов гаризага кул куйганнан соң, канатланып өйгә кайттым һәм икенче көнне үк дәваханәнең неврология бүлегендә санитарка вазыйфасына керештем. Анда дүрт ел эшләгәннән соң, иң авыр һәм катлаулы тармакларның берсе — хирургия бүлегенә күчәргә туры килде. Әмма бер дә үкенмәдем. Бүгенге көнгә кадәр бар көчемне һәм күңелемне биреп, биредә авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы булып эшлим», — ди ул.

Палаталарны чиста-пөхтә тоту, урын-җирләрне үзвакытында алыштыру, төнге смена вакытында процедура, яраларны эшкәртү, бәйләү кабинетларын, операцияләр ясау залын тәртипләү, авыруларны тиешенчә карау, аларны төрле процедураларга йөртү — Марзыя ханымның төп вазыйфалары башлыча әнә шулар. 

«Хирургия бүлегендә куркаклар, борын җыерып торучылар эшли алмый. Безгә мөрәҗәгать итүче, кем һәм кайдан булуына карамастан, иң беренче чиратта ул — авыру. Арада ялгызлар да очрый, яннарына килеп йөри алмаучылар да бар. Шуның өчен кайберләренең хәтта кием-салымнарын да юып кибәргә куябыз, табиб кергәнче, үзләрен дә тиешле тәртипкә китерәбез. Минем карамакта — биш палата. Реанимациядән чыккан авырулар: кайсында — өч, ә кайсында алты кеше дәвалана. Аякларына баса башлаганчы аларны яшь балалар шикелле тәрбиялибез. Кирәк булганда кашык белән дә ашатабыз, памперста булганнарныкын көнгә берничә тапкыр алыштырабыз, юындырабыз. Беркемне дә пычракта, юештә яткырган юк. Безнең тарафтан нинди эшләр башкарылырга тиеш — берсеннән дә читләшмибез», — ди кече шәфкать туташы.

Авыру яшьне сорап килми. Биредә дәваланучылар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә шактый, балалар да бар. 

«Үзләре мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучыларны процедура, тикшерүләргә алып барганда коляскаларның булуы, лифт эшләве хәзер аеруча уңайлы. Бүлеккә ремонт ясалганнан соң, краннардан җылы су агуына да сөенәбез. Без, биш кече шәфкать туташы, сменалап эшлибез. Кызлар белән дистә еллар дәвамында бер-беребезне бер сүздән, күз карашыннан аңларга өйрәндек. Хирургия бүлегенә бу вазыйфага алынган яшьләр дә бик тырыш. Алга таба да шулай була күрсен», — ди Марзыя Нурулла кызы.

Марзыя Төхбәтуллина — оператор-технолог, бухгалтер белемнәренә дә ия булуга карамастан, бар тормышын дәваханәдә эшләүгә багышлаган олы йөрәкле ханым.

«Иптәшем Ришат белән өч бала тәрбияләп үстердек. Кызымның медицина юнәлешеннән китүен теләгән идем дә: „Әни, мин каннан куркам“, — диде. Шөкер, балалар тормышта үз юлларын тапты. Ә мин исә бу эшемнән башка төр хезмәтне хәзер күз алдына да китерә алмыйм», — ди ул. 

Авырулар да үз итә Марзыя ханымны. «Төнлә чирләп киттем дә дәваханәгә эләктем бит әле. Биредә кызлар авыруларны бик яхшылап карыйлар. Марзыяның куллары аеруча йомшак. Бер эндәшүгә үк яныңа йөгереп килеп җитә, су эчәсең килмиме, тамагың ачыкмадымы дип сорап кына тора. Мондый кадер-хөрмәт булганда, тизрәк тә савыгасың бит ул», — ди Күкшел авылыннан Миңсылу апа Сабирова. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев